Туганайлар

"Якташыбыз - күңел йолдызыбыз"

Албай Культура йортында узган чараның исеме әнә шулай аталган. Татарстанның халык артисты Георгий Мефодиевич Ибушев белән очрашу кичәсе булды ул. Районыбызда, Мәдәният елы уңаеннан, культура йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективлары белән берлектә библиотекаларга язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән очрашулар оештыру йөкләтелгән. Ә менә албайлылар Георгий Ибушевны чакырып, ике куянның койрыгын берьюлы тотканнар:...

Албай Культура йортында узган чараның исеме әнә шулай аталган. Татарстанның халык артисты Георгий Мефодиевич Ибушев белән очрашу кичәсе булды ул. Районыбызда, Мәдәният елы уңаеннан, культура йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективлары белән берлектә библиотекаларга язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән очрашулар оештыру йөкләтелгән. Ә менә албайлылар Георгий Ибушевны чакырып, ике куянның койрыгын берьюлы тотканнар: шигъриятнең дә, җыр сәнгатенең дә югары үрнәкләрен күрсәтү мөмкинлеген тапканнар. Җырчы шагыйрьләр була. Аларның күп шигырьләренә көй язылган, андыйлар әдәбиятта шактый күп, ә менә Георгий Ибушев кебек үзе җырчы, үзе шагыйрь булганнары, бик сирәк.

Албайлыларның Ибушевны чакыруы юкка гына түгел, әлбәттә. Владимир, Албай-Әрнәш, Чия башы керәшеннәре гомер-гомергә якын йөрешкән, туганлашкан, бергәләп бәйрәмнәр уздырган, аралашып яшәгән. Ибушевларның да биредә туганнары да, Усали мәктәбендә бергә укыган классташлары да күп. Шуңа да залда алма төшәрлек урын да юк: усалилеләр дә, владимирлылар да, кыерлылар да җыелган иде.
Кичә җыр-моңга, нәфис сүзгә һәм... күз яшьләренә ифрат бай булды. Георгий Мефодиевич "Су буйлап"ны, башка моңлы көйләрне сузганда бөтен күзәнәкләрне чемердәтеп, тәнгә ниндидер, телебездә сүзе табылмаган, көчме, җылылыкмы таралганда күзгә яшь бәреп чыга. Владимирның гап-гади инеше - Курач чылтыравы турында, табигать үзе стадионны хәтерләтеп ясаган Мүкле күл, авыл урманы буенда гүзәл урын - Кумрау почмагы, сабыйлар җәен су коена торган Амар тугае турында сөйләгәндә дә балачак эзләре калган, шул эзләрне саклаган бу кадерле урыннар турында күңел тулырлык итеп сөйли Георгий. Җае чыккан саен үз шигырьләре белән дәлилләп тә куя. Тормышында, бала чагы, яшьлегендәге кызык хатирәләрне яңартканда да "җылый-җылый" көлдек.
"Ибушев интонациясен" газета битләрендә биреп булмаса да, берсе белән таныштырыйм әле. "Кыш. Салам түшәлгән ат чанасына утырып, күрше авылга концерт куярга барабыз, - дип сөйли Георгий яшь вакытларын искә алып. - Бер ат арбасына 10-15 ләп кеше сыйдык. Айлы якты кич. Ат ыжгырта гына. Атның салулап китүе булды, бара торган көе биючебез Ипкеев Иванның тәгәрәп төшеп калуы булды. Ул шулхәтле кызык итеп төшеп калды ки, артка карап утыручы мин, чыдый алмыйча кычкырып, тегеннән көләм. "Туктагыз әле", - дип әйтергә өлгермәдем, туктаттылар атны. Туктатканнар сиңа. Саламым-нием белән үзем төшеп калганмын". Халык эче катып көлә, эчтәлегеннән бигрәк, Георгийның кызык итеп сөйләвеннән көлә.
Очрашу-кичә барышында "Георгий Мефодиевич" дигән эндәш сүз "Георгий дәдәй"гә әйләнеп беткәнен үзе дә, алып баручы да, тамашачы да сизми калды.
Бик эчкерсез, халык белән турыдан-туры аралаша торган чара оештырганы өчен библиотекарь Ирина Мишуринага халык бик рәхмәтле булды ул көнне. Программада биографик мәгълүматлар да, истәлекләр дә, кызыклы һәм кызыксындырырлык сораулар да сыйган. Халык үз сорауларын торып басып та, язып та бирде. "Баянчыгыз Геннадий Максимов кайсы як керәшене?", "Сезгә исемегезне татар исем-фамилиясенә алыштырырга тәкъдим итүчеләр булдымы?", "Шигырьләрегезнең кайсылары җыр булып китте?" Бу һәм башка бик күп сорауларга җавап алынды.
Очрашуга Георгий Ибушевның укытучылары, классташлары, туганнары махсус чакырылган иде. Усали урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Роза Григорьевна Пасыева Георгийның музыка сәнгатенә керткән өлеше, "Рәхмәт сиңа, җыр!" дип исемләнгән шигырь китабы, гомумән, Ибушевның иҗатына тулы бер анализ ясады. Усали мәктәбендә укыган вакыттагы истәлекләрне искә төшерде. "Мин Владимирның түбән очында үскән кыз. Озынлыгы өч километрга сузылган авылның югары очында яшәүче җырак дәдәйләргә кунакка менә торган идем. Нипук дәдәйнең өй нигезенә утырып, гармун уйнаганын беләм бит мин. Мефодий дәдәйне безнең авыл керәшеннәре Нипук дәдәй дип йөртте. Акыллылык та, затлылык та, гадилек тә, сәләт тә нәселдән килә", - диде Роза апа. Әйе, бу сыйфатларның нәселдән килүен күрсәтте ул көнне Ибушевлар. Георгийның бертуган дәдәләре - Николай белән Михаилның моңлы керәшен җырлары сузулары талантның нәселдән булуына шик калдырмады.
Владимир мәктәбендә татар теле укыткан Роза Петровна Бахрова сюрприз әзерләгән. Анда 5 нче класс укучысы Ибушев Георгийның үз куллары белән язылган шигырь альбомы саклана икән. Сабый күңеленә шигъри моң әнә шул вакытлардан ук салынган булган инде.
Георгий Ибушев белән 10 ел буе мәктәптә бергә укыган Елизавета Осипова да аның белән чиксез горурлануы, укыгандагы кебек кешелекле, гади, эчкерсез, якын булып кала алуы өчен зур рәхмәтен җиткерде.
Керәшен һәм татар халык җырларын, композиторларыбызның халык яратып җырлый торган җырларын башкарды кичәдә артистыбыз. Шулай ук албайлылар әзерләгән концерт номерларын да игътибар белән, теләктәшлек белдереп карады, һәммәсенә каты итеп кул чапты. Укучы балалар - Аида Кирушина, Люда Савельева, Анжелика Григорьева, Оксана Сидорова, укытучы Раиса Кибякова җитәкчелегендәге "Көмеш тәңкәләр" балалар фольклор ансамбленә халык артисты Георгий Ибушевның үзе каршында чыгыш ясау олы дәрәҗә булды. Мактау сүзләрен шулай ук шагыйрьнең шигырьләрен "Рәхмәт сиңа, җыр!" җыентыгыннан ятлаган бер төркем укучылар да кабул итте.
"Мин дә сүз алмасам, җазык булыр, - дип башлап китте баянчы Геннадий Максимов. - Ә беләсезме, мин сезнең күбегезне беләм, хәтта исем-фамилияләрегезне беләм. Каян дисезме? Георгий сөйләвеннән. Сез эчкерсез булганга да Георгий шундый, сез шаяра белгәнгә ул да шаян, сез якын иткәнгә ул да сезне ярата, сез җыр-моң яратканга - ул да сәләтле. Чишмә башының каян икәнен аңлап китәм мин бүген. Без Георгий белән бик күп очрашуларда булдык, бик күп концертлар куйдык. Ләкин бу очрашу берсе белән дә чагыштырырлык түгел".
Мәкаләмне кичәдә сөйләнгән тагын бер мәзәк хәл белән тәмамлыйсым килә: "Балакаем, син бик озак укыдың инде, кайда эшлисең соң син, Георгий, - дип сорый икән Ибушевларның терәлеп торган күршесе Микулай дәдәй, консерватория бетереп, эшкә урнашып кайткан Георгийдан.
- Филармониягә эшкә урнаштым мин, Микулай дәдәй.
- Нинди җир соң ул, балакаем?
- Казанның бик олы клубы инде, - дигән Георгий олы кешегә ни дип аңлатырга белмичә.
- Нишлисең соң син анда?
- Җырлар өйрәнәм, җырлыйм инде, Микулай дәдәй, шуңа укыгач.
- И балакаем, - дип бик жәлләгән егетне кулыннан көрәксәнәк төшмәгән Микулай дәдәй, - неужели бүтән бер эш тә тапмаслар инде сиңа анда?"
Зал тагын дәррәү күтәрелеп көлә.
Ә безнең теләк шул: бүтән эшләрдә эшләргә язмасын Сезгә, Георгий Мефодиевич! Җырлагыз, яңа җырлар өйрәнүегезне дәвам итегез. Безгә олы җырчы, талатлы шагыйрь кирәк. Классик әсәрләр белән бергә үзебезнең керәшен җырларын профессиональ югарылыкка күтәреп, дөньяга таныту өчен дә нәкъ менә Сез кирәк!

Кичә тәмамлангач, рәхмәт белдерергә күтәрелгән районыбызның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина очрашудан зур тәэсирләр белән китүен, ә район мәдәният бүлеген җитәкләүче Валерий Шрыков аның тәрбияви дәрәҗәсен ассызыклады.

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш, Албай

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: