Туганайлар

Яңача иске Мулимун

Узган ел безнең авылда чиркәү ачылды. Ул булды суббота көнне. Халык инде чиркәү ачылуга кайтты, Мулимун дип түгел. Элеккеге вакытта Мулимун бәйрәме 3 көн булган. Беренчесе - каршылау көне - тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе - зиратка бару көне. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе - кунакларны...

Узган ел безнең авылда чиркәү ачылды. Ул булды суббота көнне. Халык инде чиркәү ачылуга кайтты, Мулимун дип түгел.

Элеккеге вакытта Мулимун бәйрәме 3 көн булган. Беренчесе - каршылау көне - тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе - зиратка бару көне. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе - кунакларны озату көне. Совет заманнары җиткәч, читтәгеләр воскресенье генә кайта алган. Шуңа бәйләп, бәйрәмне дә атна көнгә генә калдырганнар. Узган ел чиркәү ачарга килгән өч батюшка да әйттеләр: "Сез инде алга таба дөрес иттереп уздырыгыз бәйрәмегезне. Чөнки атна көнне үлеләрне чиркәүләрдә искә алмыйлар, исәннәр өчен келәү була. Ә үлгәннәр, панихида, родительский день (чиркәү куйган 9 көн) көннәре бөтенесе дә суббота көнне үткәрелә. Сез дә Мулимуныгызны суббота көнгә көйләгез", - диделәр. Быел шулай эшлибез, диеп, алдан хәбәр җиткерелде. Тик бөтен кешенең дә моны кабул итәсе килмәде.

Башта үлеләрне искә алдык

Суббота - 23 май көнне Колышчы чиркәвенә күрше Урманчы авылы настоятеле отец Михаил килде. Ул сәгать уннан унбергә чаклы бик яхшы иттереп панихида уздырды. Шәмнәр куеп, запискалар биреп, һәркем үзенең якыннарын искә алды. Теләгән кешеләр бөтенесе дә килделәр, укырга бирделәр. Безнең керәшеннең бер җайсыз ягы бар бит инде: ул чакырган җиргә соңарып килә. Күпләр аны тыйнаклык дип бәяли, мин үзем аны сансызлык дип атыйм. Чакырган кеше көтә, ул әзерләнгән була, соңга калгач, аның планнары өзелә. Ә инде кемнедер көтеп тору, соңрак башлау кебек күренешләр чиркәү өчен бөтенләй ят нәрсә. Нинди сәгатьне куя ул - шул сәгатьтә башлый, шул сәгатьтә бетерә. Бездә дә соңарып килүчеләр булды. Андыйларның запискаларын алып киттеләр, кайткач үзләрендә укырга дип. Ә инде суббота искә алырга теләмәгән, гомер-гомергә воскресенье булды бит Мулимун, безнең нәнәләр, тәтәләр гел воскресенье зиратка йөрделәр бит инде, дип, ризасызлык белдерүчеләргә: "Ял көнне чиркәү ишеге дә, зират капкасы да ачык, үзегез карыйсыз, кем ничек килә", - дип әйтелде. Күпчелек халык суббота көнне кайтты, шул көнне чиркәүгә дә, зиратка да керде. Ә калганнар ял көнне килде, чиркәүгә дежур куелды (шәмнәр белән булгач, ут-күз чыкмасын, дип).

Шул ук узган елны тагын бер сүз кузгатылды. "Мулимун көне - безнең бәйрәм икән, бәйрәм булгач, бәйрәм булсын, әйдәгез, сабантуйны да шушы көнне уздырыйк", - дигәннәр иде. Иртән без үлеләрне искә алыйк, ә кичен туганнар белән аралашыйк, сабантуй да бергә үтсен, диделәр. Быел шушы сүз дә үтәлде. Кайткан кешегә, бүген китәсе бар, дип ашыгасы булмады.

Шәп булды, тик керәшенлек җитмәде

Уникедән соң туганнар бер-берсенә кунакка барды, хәл белеште. Ә кичке алтыда халык сабантуй мәйданына җыелды. Бик күптәннән инде мондый хәзерлекле сабантуйны күргән юк иде. Сабантуй буласы җир алдан, берничә атна элек, өмә белән бик яхшылап җыештырылды. Үзәк өлеш тә чистартылды. Өмәгә халык күпләп катнашты. Атна буена яңгыр яуды, ямь-яшел үлән чыкты. Сабантуй урыны әйтеп бетергесез матур иде. Түбән Сөн авылы җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин, берүзе организатор булып, бик каты тырышты. Коймаларны рәтләттерде, буйыйсын буяттырды, матур-матур палаткалар китертеп утыртты. Монда бәйрәм, сабантуй икәне әллә каян күренеп тора иде. Моңарчы алай булмады. Сабантуй барышында кешеләрнең активлыгы җитмәү, караучы ролендә генә утырулары бәйрәмнең ямен бераз киметте киметүен. Авылда керәшен ансамбле булмау да сәбәпчедер инде моңа. Керәшен авылында керәшенлек күренмәде, дип әйтер идең, җырчы Вадим Захаров килмәсә. Ул килеп, бәйрәмгә керәшенлек төсен кертте. Рәхмәт аңарга. Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә Мамадыштан бер төркем кунаклар да булды. Күрше авыл клубларыннан үзешчән җырчылар да килгән иде.

Быелгы сабантуйлар арасында - безнең авылныкы иң беренчесе, безнең бәйрәм булганга күрә генә бер "исключение". Алдагы елларда да, Мулимунга кушылып, бәйрәм өстенә бәйрәм булып, традициягә әйләнеп китәчәк, дип әйттеләр. Тройсынга бер атна кала, һәр елны суббота оештырылачак.

Быелгы сабантуйның тагын бер үзгә ягы булдs - кунаклар әйбәт-әйбәт бүләкләр белән кайттылар. Бүләкләрнең хуҗаларын халыкка ишеттерделәр. Моңарчы сабантуй үткәргәндә, "Наталья" һәм "Валентина" кибетләре булыша иде. Быел да алар спонсорлык иткән, аның өстенә, бөтен Колышчы - авылда яшәүчесе дә, кайтып-китеп йөрүчесе дә. Бу - күңелле әйбер. Бер елны Тәмте сабантуена баргач, шаклар каткан идек. Менә безгә дә йоккан шундый әйбәт "чир". Алдан ук адарынып, бүләкләрен күтәреп кайтканнар.

Күңелне борчып торган шул бер әйбер - авылда керәшен ансамбле булмау күренде. Җырлаучылар да җитәрлек, югыйсә. Бер башлап китүче генә юк.

Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы бәйрәм күп тапкырга күңеллерәк булды, дип кабатлап әйтәм. Шулай тырышып йөргәне өчен, авыл Советы председателе Равил Гафиятуллинга Колышчы авылы халкы исеменнән зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. "Колышчыларны күбрәк яратасың, әллә инде авылына торырга ук китәсеңме?" - дип үртиләр икән үзен авылдашлары - түбән сөнлеләр. Теләге булса, бик рәхәтләнеп кабул итәбез, ди колышчылар.

Үлеләр сәбәбе белән кайтып, исәннәрне дә барлап, рәхәтләнеп аралашу, күрешү бәйрәме булды Мулимун. Алдагы елларда бәйрәмгә - Тройсынга бер атна кала - суббота көнендә көтеп калабыз.

Валентина МАКСИМОВА
Мамадыш районы,
Колышчы авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: