Туганайлар

Яңа ел бәйрәменнән соң кесәдә җилләр уйнамасын өчен ни эшләргә?

Яңа елны матур һәм купшы итеп каршы алу өчен хәтта банктан кредит алучылар да бар

Пандемия «җимеш»е

Банктан кредит алырга җыенуы хакында «Работа.ру» порталы уздырган сораштыруда катнашкан һәр ун кешенең берсе әйткән. Аларның 56 проценты бу акчаның күп өлешен бүләкләргә, 36 проценты бәйрәм табыны әзерләүгә тотмакчы. Бурычка алынган акчага Яңа ел каршылау өчен сәяхәткә китәргә җыенучылар да (23 процент), аны күңел ачу чараларына гына тотарга (15 процент) планлаштыручылар да бар. Бәйрәм дигәндә, аяк идәндә, кыскасы. Респондентларның күбесе 50 мең сум күләмендә бурыч алырга җыена. 25 проценты 100 мең сумга кадәр акча аласын әйткән. Күңел ачу һәм бүләкләргә тагын да күбрәк акча сарыф итәргә теләүчеләр дә бар.

Казан дәүләт медицина университетының клиник психологы Эльмира Миассарова халыкның шул рәвешле бәйрәм дип шашуын соңгы ике елда үзәккә үткән пандемия «җимеш»е дип саный. «Илдә кризис, пандемия кебек катлаулы вазгыять хөкем сөргәндә, кешенең психикасы да үзгәрә башлый. Бу күбрәк рухи ныклыгы чамалы булган кешеләргә кагыла. Билгесезлек, иртәгәге көнгә ышаныч булмау, әледән-әле ишетелеп торган үлем-китем турындагы тискәре хәбәрләр, ахыр чиктә, үзенекен эшли. Кешене курку били, гел киеренке халәттә яши, хәвефләнә. Җәмгыятьтә киеренкелек арта бара. Кеше тормыштан ямь, тәм таба алмый тилмерә, аңа эмоцияләр җитми башлый. Бәйрәмнәргә, аерым алганда Яңа елга карата халыкта үзгә мөнәсәбәт барлыкка килү әнә шуның белән аңлатыла. Күргәнегезчә, күпләр җаны теләгәнчә ял итү өчен бернәрсә дә кызганмый, кредитка хәтле ала», – ди  белгеч.

Исемлексез тотынма

Бер яктан, халыкның ел буе көтеп алган бәйрәмне күңеле теләгәнчә үткәрергә теләвенең бер гаебе дә юк. Ләкин тормыш бәйрәмнәр белән чикләнми шул. Озын-озак яллардан соң да кабат үз көенә дәвам итә ул. Яңа ел бәйрәменнән соң кесәдә җилләр уйнамасын өчен ни эшләргә? Акча тота белүнең сере нидә? Бу сораулар белән финанс һәм хокук белгече, юрист Ләйсән Халиковага мөрәҗәгать иттек.

Ләйсән, ил халкының, бәйрәм дигәндә, кредит сазлыгына да батарга әзер булуын ничек аңларга?

– Безнең илдә менталитет шундый. Бүген халыкның финанс аң-белеме бик түбән. Шуның аркасында акча тота белмибез. Яңа ел – ел саен үткәрелә торган бәйрәм ул. Ел буена андый бәйрәмнәр шактый җыела. Аларның кайчан булачагын да, кемнәргә бүләк бирәчәгебезне дә якынча чамалыйбыз. Димәк, бу максатка дигән акчаны да алдан җыеп куярга мөмкинлегебез бар. Әйтик, сезгә бәйрәмгә бүләкләр алу өчен 10 мең сум чамасы акча кирәк була, ди. Айлык хезмәт хакының бер өлешен шундый бәйрәм чыгымнарына, икенче бер өлешен – финанс «мендәр»енә дип җыеп барырга кирәк. Ләкин без киресенчә эшләргә өйрәнгән. Бүгенге көн белән яшибез. Бәйрәм вакытларында, нәрсәдер алыр вакыт җиткәч кенә, бер тиен акча калмаганын аңлыйбыз. Бу очракта инде күпләр кредит алырга, йә булмаса, соңгы акчасына табын корырга, бүләкләр алырга мәҗбүр була. Чыгымнарын алдан планлаштырган кеше кыен хәлдә калмый.

Кешенең «кара көн»гә җыелган акчасы күме булырга тиеш?

– «Кара көн»гә җыелган акча – алдарак телгә алынган шул ук финанс «мендәр»е инде ул. Аена ун мең эшлисеңме син, йөз меңме – мөһим түгел. Иң мөһиме аның бер өлешен, төгәлрәк әйтсәк, 10 процентын җыеп барырга кирәк. Әгәр кешенең мондый мөмкинлеге юк икән, анда аена, кимендә 100 сум, 500 сум акча булса да җыелып барырга тиеш. Әгәр кеше үзе генә яши икән, аның кулында, ким дигәндә, өч айлык чыгымы күләмендә запас акчасы булса яхшы. Мисал өчен, айлык чыгымнары 10 мең сум икән, аның, ким дигәндә, 30 мең сум җыелган акчасы булырга тиеш. Гаиләле кешеләрнең финанс «мендәр»е алты айлык чыгым күләменнән дә ким булмаса яхшы. Бу акчаны яңа телефон, машина кебек зур әйберләр сатып алуга тотарга ярамый. Сәламәтлек какшау, эшсез калу яисә хезмәт хаклары кимү кебек көтелмәгән хәлләр килеп чыга калса, кул астында булырга тиешле запас акча бу.

Яшеренбатырын түгел, бүген ил халкының күбесе бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр яши. «Кара көн»гә 100 сум акча арттыра алмаган кешеләр дә бар. Бу очракта ни эшләргә?

– Акча җыю тәртибе турында сөйли башласаң, күпләр: «Нинди акча җыю турында сөйлисең?! Хезмәт хакыбыз болай да түбән», – дип зарланырга тотына. Бу – аклану гына. Теләгән кеше аз гына хезмәт хакыннан да запас җыярга җай таба. Пенсионерларны гына алыйк. 30–40 еллык хезмәт стажы булган кешеләрнең күбесе бүген нибары 8–9 мең сум чамасы пенсия ала. Әмма шуңа да карамастан, алар шушы минималь акчадан да оек эченә акча җыеп барырга җай таба. Теләк кирәк. Моның өчен ай саен билгеле бер күләмдәге акчаны җыеп баруны гадәткә кертергә кирәк. Бу иртүк торып теш чистарту, иртәнге аш ашау кебек гадәти күренешкә әйләнергә тиеш. Акчаны элеккеге вакытлардагы кебек мендәр астына салып сакларга димәгән. Хәзер телефоннардагы онлайн банк кушымтасын ай саен күчкән акчаның билгеле бер өлешен автомат рәвештә туплау счетына күчеп бара торган итеп көйләп була. Бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр очны очка ялгап яшәмәс өчен, өстәмә керем чыганаклары да табарга киңәш итәр идем. Бүген аның әллә нинди юллары бар. Йортыгызда иске кием-салым, тотылмаган савыт-саба, кирәкмәгән башка кирәк-яраклар булса, аларны махсус сайтлар аша сатарга да мөмкин. Сезнең өчен иске булып тыелган товарлар кем өчендер менә дигән коткару чарасы була ала бит.

Елныңелында халык декабрьдә хезмәт хакы, премияләр ала да гыйнвар уртасына кадәр акчасыз утыра. Яңа ел ялларыннан чыкканда кесәдә җилләр уйнамасын өчен, акчаны ничек тотарга кирәк?

Бәйрәм дип башны югалтырга ярамый. Айлык керем-чыгымнарны һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан да табын әзерләүгә, күңел ачу чараларына, бүләкләргә күпме акча тотарга җыенуыгызны планлаштырып, исемлек төзегез. Анда яллардан соң көндәлек тормышта тотарга да акча калган булсын. Бәйрәмдә тотылачак чыгымнарның  һәркайсына конкрет сумма билгеләгез. Әйтик, 5 мең сумга Яңа елга якыннарыгызга бүләкләр алырга уйладыгыз, ди. Ни генә булса да, шушы чиктән чыгарга тырышмагыз. Бу суммага сыешмасагыз, исемлекне тагын бер кат карап чыгып, төзәтмәләр кертегез. Бүләкнең арзанрагын, йә булмаса башка төрлесен дә сайларга була бит.

Яңа елда буш акча янчыгы белән калмас өчен кагыйдәләр

  1. Кибеттән азык-төлек җыяр алдыннан иң элек меню төзегез. Өстәлегездә нинди ризык, аны әзерләү өчен күпме күләмдә, нәрсә кирәк буласын граммына кадәр төгәл ачыклагыз. Исемлек итеп языгыз. Юкса, азык-төлекне артыгы белән яки бөтенләй кирәк булмаган әйберләр дә җыеп кайтуыгыз бар. Бозылмый торган, консервланган банкалы продуктларны алданрак алып куегыз.
  2. Кибеткә хуҗабикә үз барса яхшырак. Бу эшне ирегезгә тапшырмавыгыз хәерле. Яшерен-батырын түгел, ир-ат азык-төлек алганда вакланып, бәя чагыштырып сайланып тормый, нәрсә туры килсә, шуны ала.
  3. Яңа елны якыннар, дуслар белән зур компаниядә каршыларга яратабыз. Ләкин өегезгә кунаклар җыясыз икән, алдан ук бер шартны сөйләшеп куегыз. Сез табын әзерләргә продукция аласыз да квитанция буенча шуны кешеләр санына бүләсез. Икенче төрле дә эшләргә мөмкин: һәр гаилә үзе белән берәр төрле ризык алып килә дә табын шулай корыла.
  4. Бүләкләрне Яңа елга кадәр 1–2 ай алдан алып куярга кирәк. Белеп торабыз: теләсә кайсы бәйрәм алдыннан бөтен әйбер кыйммәтләнә. Кул эшенә оста кешеләр бүләкне үз куллары белән дә әзерли ала. Андый бүләк кадерлерәк тә була, шактый акча да янга кала. Аннары Яңа елда бүләк бирешү мәҗбүри түгел бит. Өлкәннәр, үзара сөйләшеп, бөтенләй бүләк бирешмибез дип тә килешә ала. Ләкин балаларны сөенечтән мәхрүм итә күрмәгез! Балачакта Яңа ел да, анда бирелгән бүләкләр дә аеруча истә кала бит.

 

ВТ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: