Туганайлар

Виктор Шадрин: "Газета өчен иң мөһиме, яшәү шарты – тираж"

Мәктәп елларыннан бирле фотога төшерү белән мавыгу сәбәпле, фотокорреспондент итеп алмаслармы дип, моңа кадәр бер мәртәбә дә бусагасын атлап кермәгән район газетасы редакциясенә барып карарга булдым

Совет Армиясендә хәрби хезмәтемне тәмамлап, 1973 елның көзендә өйгә, Балтачка кайтып җиттем. Максатым – Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керү. Ә аңа кадәр әле бер елга якын вакыт бар, каядыр эшкә урнашырга кирәк... Мәктәп елларыннан бирле фотога төшерү белән мавыгу сәбәпле, фотокорреспондент итеп алмаслармы дип, моңа кадәр бер мәртәбә дә бусагасын атлап кермәгән район газетасы редакциясенә барып карарга булдым.

Редактор минем белән сөйләште дә, “Безнең фотограф бар, ә менә яза торган корреспондент кирәк. Башлы, үткен егет күренәсең, әйдә, берничә тема биреп карыйм”, – димәсенме! Бермәлгә аптырап калсам да (беркайчан да газетага язып караган юк), мәктәптә сочинениеләрне гел “бишле”гә язуымны искә төшереп, бу сынауны узып карарга булдым. Редактор биргән темаларга  берничә төн утырып язмалар сырладым да, артык зур өметләр багламыйча, тагын редакциягә киттем. Гаҗәпләнүемә каршы, редактор тәнкыйтьләп атмады, “Булган бу, яза аласың. Әйдә, иртәгәдән эшкә кил”, – диде.

Шулай итеп, мин журналистикага килеп кердем. Бу тынгысыз, авыр, әмма кызыклы, мавыктыргыч һөнәр күңелемә хуш килде, редакция эшен тырышып өйрәндем. 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга кердем һәм аны 1980 елда тәмамладым. Ул чагында инде редакциядә җаваплы секретарь идем.

Университетта бергә укыган дустым чакыруы буенча, 1983 елның январында Балтачтан Түбән Кама шәһәренә күченеп, ике телдә чыга торган район газетасы редакторының татарча дубляж буенча урынбасары булдым. 1990 елда дубляж урынына мөстәкыйль “Туган як” газетасы чыга башлаганнан соң, аның редакторы итеп билгеләделәр. Балтач һәм Түбән Кама газеталарындагы эш стажым 43 елга җиткән 2016 елда  шәһәребездәге “Шинник” спорт комплексына матбугат хезмәте җитәкчесе булып күчтем, бүген дә шунда эшлим.

Журналист эшчәнлеге истәлекле вакыйгаларга бай инде ул, кайсын да булса аерып әйтү кыен. Бу очракта шунысын телгә алу урынлы булыр: мәктәптә – рус классында, университетта рус журналистикасы бүлегендә укыдым, гомер буе татар газеталарында эшләдем, әмма беркайчан да үземнең керәшен булуымны онытмадым, һәр керәшен миңа туганым кебек. 1990 елда “Туган як” газетасында керәшеннәр өчен “Карендәш” дигән махсус  сәхифә чыгара башладым (ул Татарстан матбугатындагы беренче керәшен сәхифәсе булды, дип беләм). Беренче елларда аны үзем, аннан соң озак еллар  журналист Фирая Моратова әзерләп килде (әнисе ягыннан нәселе Бакалы ягы керәшеннәренә тоташа). Чаллыда “Керәшен сүзе” газетасы чыга башлагач, Ананий Малов белән Людмила Белоусовага аны чыгаруда һәм таратуда ярдәм иттек. “Керәшен сүзе” газетасы өстендә болытлар куергач (андый заман да булды), ул газетаны соңгы вакытларында, ахыргы санына кадәр диярлек, Фирая белән бергә Түбән Камада “подпольно” чыгарып килдек...

Бүген, шөкер, “подпольно” заманнары артта калды, керәшеннәр  өчен инде рәсми – дәүләт ярдәме белән чыгарыла торган “Туганайлар” газетасы бар, аңа язылып, һәр санын кызыксыну белән укыйм һәм җыеп та барам. Аның битләрендә халкыбыз тарихы, бүгенге көнебез, күренекле шәхесләребез, рухи байлыкларыбыз һ.б. турында актуаль язмалар чыга.

Журналист буларак, яхшы беләм: һәр газета өчен иң мөһиме,  яшәү шарты – тираж. “Һәр керәшен җортына – керәшен гәҗите!” дигән девизны мөмкин кадәр тормышка ашыра алсак иде. “Туганайлар” озын гомерле булсын, керәшен халкын берләштерүдә, саклап калуда үз миссиясен  тиешенчә үти алсын өчен, һәммәбезгә шушы бердәнбер үз газетабызга язылырга кирәк (бәясе дә арзан  гына). Барыгызны да Татарстан  матбугаты көне белән котлыйм (бу бәйрәм редакциядә эшләүчеләрнеке генә түгел, газета укучыларныкы да). “Туганайлар”ны уртак көч белән яшәтербез һәм үстерербез, дип өметләнәм.

Виктор Шадрин,

журналистика ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының “Бәллүр каләм” бүләге  иясе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: