Туганайлар

«Ватаным Татарстан» тәрҗемәчесе Валентина Семеновага 55 яшь: «Кире дә, үҗәт тә булгалыйм»

Тәрҗемәче белгечлеген йөртсә дә, чын журналист кебек: мәкаләләр дә яза, әңгәмәләр дә кора, җомга санындагы «Серле сандык» кушымтасын да алып бара ул

Дөрес, Валентинаның безнең котлауларны тыңларга бер минут вакыты да булмаска мөмкин. Бөтен кешедән иртә килеп, җиң сызганып эшкә керешә ул: башта газетаның сайты өчен әле генә табадан төшкән яңалыкларны җыя, кичкә таба газета өчен әзерли. Шуңа күрә бар нәрсәдән хәбәрдар. Әлбәттә инде, эш-гамәлләре моның белән генә чикләнми. Тәрҗемәче белгечлеген йөртсә дә, чын журналист кебек: мәкаләләр дә яза, әңгәмәләр дә кора, җомга санындагы «Серле сандык» кушымтасын да алып бара. Сәхифәгә материалларны иләктән сөзеп кенә, укучыларыбызга кирәк булганнарын гына сайлый. Хәер, монысын әйтеп торырга кирәкми, үзегез дә килешәсездер. Ә төп эше булган тәрҗемә турында әйтәсе дә юк. Монда бит нигездә зур җаваплылык сорый торган җитди документлар турында сүз бара. Бу кадәр эшне үҗәт булсаң, фанатларча бирелсәң генә башкарып була торгандыр. Валентина моны үзе дә кире какмый, елмая гына.

– Мин Кәҗәмөгез йолдызлыгында туганмын. Шуңа күрә кире дә, үҗәт тә булгалыйм, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Шул җәһәттән балачак хатирәсен дә искә төшереп алды:

– Ачуын китергәнмендер инде, бер тапкыр шул кирелегем аркасында әниемнең идән астына ябып куйганын хәтерлим. Өйдәге песи белән дуслык бик шәп иде. Минем кайдалыгымны сизеп алды бу: идән асты капкачы янына килде дә мыраулапмы мыраулый. Ахыр чиктә өйдә аның тавышына түзә алмадылар, мине чыгарырга мәҗбүр булдылар.

Форсаттан файдаланып, шунысын да әйтик: Валентина инде күп еллар газетада «Йолдызнамә» рубрикасын алып бара. Шуңа да ул астрологлардан бер дә ким түгел, кемнең кем икәнен шундук әйтеп бирә.

Мәктәптә укыганда «отличник синдромы»ннан «чирләгәнен» дә ул йолдызнамәдә билгеләнгән сыйфатларга бәйли. 8 сыйныфны туган авылы – Балык Бистәсе районындагы Казак Чаллысында укыганнан соң, күршедәге Котлы Бөкәш урта мәктәбен «5»кә генә тәмамлый. Татарчадан урысча укуга күчәргә мәҗбүр булуы да тискәре йогынты ясый алмый. Шуннан Казан педагогия институтының рус филологиясе бүлегенә юл тота. Татарчаны да, русчаны да әйбәт белүе аның булачак һөнәрләре өчен бик әйбәт була. Институтны тәмамлаганда авылдаш егете Павел белән тормыш корып, инде бәби көтүләре сәбәпле, әллә ни сайланып торырга мөмкинлеге булмый: Казандагы 71 нче мәктәпкә рус телле балаларны татарча укытырга керә. Яшерми, авыр була аңа. Укытуы түгел, ә рус балаларының татар теленә мөнәсәбәтен күреп йөрәге әрни. Шуңа күрә бу һөнәрен алыштыруы көтелмәгәнрәк чыкса да, барыбер очраклы гына дип әйтеп булмый.

– Шулай бервакыт авылга кунакка кайткан идек. Декрет ялында идем әле. Балалар белән диванда утырганда, «Ватаным Татарстан»дагы бер игъланга күзем төште. Газетага тиз арада тәрҗемәче кирәк, дигәннәр, телефон номерын куйганнар. Күңел кытыкланып куйды. Әмма шундук элемтәгә керергә җөрьәт итмәдем. Уйланып йөрдем. Берничә көннән Казанга килгәч, шалтыраттым, трубканы бик матур тавышлы бер ир-ат алды. Диктор кебек иде ул. Әллә радиога эләктем инде, дип тә уйладым хәтта. Соңрак ачыкладым: баш мөхәррир урынбасары Нургали Булатов булган икән. Әмма ул: «Кирәк иде дә, алдык шул», – дигәч, кәефем кырылды. Шулай да югалмагыз әле, дип юатып та куйды үзе. Бераздан шалтыратсам, безгә корректорлар кирәк, тик хәзер үк түгел, кереп чыгарсың, ди Нургали абый. Бардым. Газетаның баш мөхәррире Мөнир абый Әһлиуллин белән таныштырдылар. Өч ай үткәч, эшли башладым. Бу һөнәр миңа шул дәрәҗәдә ошады ки, бөтенләй икенче дөньяга килгән кебек булдым. Тора-бара тәрҗемә итәргә омтылыш барын сизеп, шул бүлеккә күчерделәр, – дип хатирәләрен яңартты Валентина.

Әзерлекле кебек тоелса да, җиңел генә булмый, әлбәттә. Беренче биремне ул бик тырышып эшли дә мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризвановка тапшыра. Бераздан кереп караса, ярты көн тәрҗемә иткән текстын сыза-сыза, «монысын кара», «монысына игътибар ит» дип сырлап тутырган җитәкче. Тикшерә башласа, тексттагы саннарның бөтенесе диярлек дөрес язылмаган булып чыга. «Сүзләргә игътибар итеп, саннарны бөтенләй күз уңыннан төшереп калдырганмын. Бөтенесендә диярлек хата. Бу минем өчен гомерлек сабак булды», – дип искә ала Валентина. Шулай итеп, Нургали Булатов, Габделбәр Ризванов кебек җитәкчеләр аны тәрҗемә эшенең нечкәлекләренә төшендерә.

Авырлыкларны җиңәргә гаиләсенең түгәрәк булуы да ярдәм итә. Ире Павел – төзүче, прораб, вакыты әллә ни булмаса да, авыр чакларда хәләл җефетенең хәленә керә белә. Үзләренә терәк булырлык менә дигән ике егетне бергәләп үстерәләр. Икесе дә югары белемле. Станислав – кадастр инженеры, Вячеслав УФСИНда табиб булып эшли. Оныклары Дарья, Глеб, Даниилны сөеп туя алмый әби белән бабай. Киленнәре Арина белән Регина да мондый гаиләгә эләгүләренә бик шат. Үрнәк алырлык кешеләре янәшәдә генә бит.

Үрнәк алу дигәннән, хезмәттәшебез үзенең матур гамәлләре белән безне дә гаҗәпләндерә. Чираттагы ялга башкалар чит илгә китү, санаторийда ял итү ягын караса, Валентина тыныч кына әти-әнисен кунак итәргә әзерләнә башлый. «Олы яшьтә булгач, анда-монда чыгып китә алмыйлар. Үзебезгә алып киләбез дә санаторий кебек шартлар тудырырга тырышабыз инде», – ди ул зур канәгатьләнү хисе белән. Анна түти белән Михаил дәдәйнең дә олы бәйрәмнәре быел. Бергә яши башлауларына – 60 ел. «Ватаным Татарстан»ны гомер буе кулларыннан төшермиләр. Михаил дәдәй, һәр язманы энә күзеннән үткәреп, гел тәнкыйть утына тота, исән-саулармы, ничек яшәп яталар икән, дип шалтыраткан саен «эләгә» кызына. Ә Валентина хәлләрен белеп кенә тора әти-әнисенең. Берәр нәрсә булса, шундук Түбән Камадагы апасы Нина, төп нигездәге энекәше Николай, шәфкать туташы булып эшләүче киленнәре Лариса белән киңәшләшеп алалар, тиз генә бер фикергә киләләр. Аларны күреп, бергәлеккә ни җитә, дип уйлап куясың.

Алга таба да шулай бердәм, исән-сау булып, тигезлектә, иминлектә яшәсеннәр дигән теләктә калабыз. Хезмәттәшебезне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз! Тормышлары һәрвакыт түгәрәк булсын!

 

 Фәния Әхмәтҗанова

Илдар Мөхәмәтҗанов фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: