Туганайлар

Валентинны министрлыкта да беләләр

Тукай районының Борды авылын республикабызда белүчеләр күпме, әллә азмы – төгәл генә әйтә алмыйбыз. Әмма шунысы хак, туган авылы һәм районы данын яклаучы, аны республика дәрәҗәсенә күтәрүче 10 сыйныф укучысы Валентин Чернов хакында фән һәм мәгариф министрлыгында беләләр

Республикакүләм уздырыла торган фән олимпиадаларында ул бишенче сыйныфтан ук даими катнаша һәм күп очракта беренче, һичьюгы призлы урыннарны яулап тора. Быел да февраль башында авыл мәктәпләрендә белем алучы 10 сыйныф укучылары арасында математика фәне буенча уздырылган «Путь к Олимпу» республика конкурсында Валентин Чернов беренче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. 

Укырга, укырга һәм укырга

Гыйлем иясе. Бу сүзне, гадәттә, галимнәргә һәм бик укымышлы кешеләргә карата әйтәләр. Һәм без, һичшиксез, бу очракта чал чәчле профессорны күз алдына китерәбез. Әмма, уртак сөенечкә, тормышта бу кагыйдәдән искәрмәләр дә була. Бу – нәкъ шундый очрак. 

Валентин Чернов – сирәкләр өлешенә тия торган зирәк зиһенгә ия яшүсмер, беренче сыйныфтан алып унынчы сыйныфкача барлык фәннәрдән дә бары тик «5»ле билгеләренә генә укый. Уку отличнигы нинди генә шөгыльгә алынмасын, аны җиренә җиткереп эшләп куя. Мәктәп, район күләмендә оештырылган мәдәни чараларларда актив катнаша. Ничек барысына да өлгерә?! Язмамның төп герое белән шул хакта сөйләшәбез.

– Кеше табигате белән тургай һәм ябалак сыйфатына ия. Әти-әнием – тургай, мин ябалак – төнлә илһам килә. Иң уңышлы сочинениеләрем дә тәүлекнең нәкъ шул вакытында языла. Аннары, китап укырга бик яратам. Татар, рус әдәбияты классикасын су урынына эчәм. Бөтен кеше татлы йокыга талганда әсәр геройлары белән бергә «сәяхәт» итәсең, бу үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Галәм серләренә төшенәсем килә. Җәйге төндә аяз күк йөзен күзәтү – минем хобби. Шул чакта матур хыялларга чумасың, башыма бик күп идеяләр килә, берсеннән-берсе кызыклы фикерләр туа, – ди Валентин.

 – Фәннәр патшасы булган алгебрага күпчелек укучының «теше үтми». Саннар белән «дус» булганнарга табигый фәннәрне үзләштерү берни түгел инде ул, – дим отличникның кылларын тарткалап.

– Кемдер гуманитар, кемдер төгәл, ә кемдер табигый фәннәрне ярата. Күпчелек кеше билгеле бер юнәлештә көчле була. Барлык фәннәрне дә тигез яратсам да, кечкенәдән үк математиканы барысыннан да өстен күрәм. Математика авыр фән дигән фикер белән килешеп бетмим. Бик кызыклы фән ул. Аны башлангычта укыганда дөрес аңларга, нигезенә төшенергә кирәк. Һәрвакыт мәсьәләнең, мисалның берничә төрле чишелешен табам. Математика, алгебра, геометриядә бер генә төрле чишелеш булмый, бары тик фикерләргә һәм төрле юлларын эзләргә генә кирәк. Үз методикам буенча эшлим. Зур булмаган тәҗрибәмнән чыгым әйтәм, кече яшьтән белемгә тартылган балага төгәл фән авыр бирелми. Барлык балалар кебек үк мин дә компьютерда, айфонда утырырга яратам, әмма чамасын беләм. Дөньяны танып белүдә файда китерә торган каналларны гына ачам. Кеше үзенә зарар китерә торган нәрсәләрдән ерак торырга тиеш. Яшүсмер шуны белә һәм тормышта куллана икән, ул уңышка ирешәчәк, – дип файдалы киңәшләрен бирә Валентин. Әңгәмәне дәвам итеп болай дип тә өсти: – Классиканы яратып укуның файдасы бик күп. Беренчедән, китап уку иҗади фикерләүне үстерә; икенчедән, иншаны бай эчтәлекле итеп язарга ярдәм итә; өченчедән, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген аңлыйсың. 

Уен гына димәгез 

Уенның төрләре бик күп. Алар баланың зиһенен үстерү белән беррәттән физик яктан сәламәтлеген ныгыта. Акыл үсеше өчен файдалы булганнары белән беррәттән хәрәкәтле уеннар бала яшәешендә мөһим урын тота. 

– Валентин, балачакта уйнарга ярата идеңме? Хәрәкәтле уеннар ошыймы сиңа? – дип һәрвакыт белем алу, китап уку белән мәшгуль булган Валентинның фикере белән кызыксынам.

– Кечкенәдән башны эшләтә торган, зиһенгә бәйле уеннар күңелемә якын булды. Бәләкәй чагымда пазллар җыярга ярата идем. Шулай ук лего да уенның бик мавыктыргыч төре. Шахмат – үз фигураларыңның гына түгел, оппонентыңның да берничә йөрешен күзаллап, алга карап эш итәргә өйрәтә торган акыл уены. Спортның бу төре логик фикерләү сәләтен үстерә. 

Сабый чагымда ук әтием шахмат уйнарга өйрәтте. Аннары, мәктәптә кергәч мин әтине ота башладым. Шуннан соң инде безнең партияләр сирәгәйде. Яр Чаллыдагы шахмат-шашка клубына йөреп беренче сыйныфта укыганда икенче разрядка ия булдым. Гел укып, җитди шөгыль белән мавыгып кына утырмыйсың инде ул, уйнарга да кирәк. Балачакта шаярышып, көрмәкләшеп уйнадык. Башлангыч сыйныфларда укыганда мәктәптән кайтканда дустым Илшат белән тау шуып, яңа яуган йомшак карда аунап, кар атышып рәхәтләндек. Көз, яз айларында таганда атына идек. Хәзер бу шаярулар бетте. Һәр нәрсәнең, һәр уенның үз вакыты була. Җитдиләндек. Икебез дә «5»кә генә укыйбыз, – ди егет, дусты өчен дә горурлык хисләре кичереп.

 «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» 

– Валентин Чернов тугызынчы сыйныфта укыганда район буенча уздырылган «Ел укучысы» конкурсында җиңде. Бу бәйгегә бик гадел нәтиҗә ясалды – укучыбыз бар яклап та зур бәягә лаек, – дип сөйли Валентинны башлангыч сыйныфларда укыткан Любовь Петровна Лаврентьева. – Яңарак кына татар теле һәм математикадан республика буенча уздырыла торган олимпиадаларда беренче урынны алып кайтты. Бу көннәрдә рус теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм уздырыла торган «Путь к Олимпу» олимпиадасында көч сынаша. Аңа уңышлар телибез. Мәктәбебезнең генә түгел, районның һәм үз нәселләренең көзгесе ул. Нәсел дигәннән, Валентинның әтисенең бертуган абыйсы Сергей Чернов белән бер сыйныфта укыдык – Сергейга математика, физика кебек катлаулы фәннәр бик җиңел бирелде. Бик зиһенле булды: саннарга күз төшереп алуы да җитә – мисал булсынмы, мәсьәләме, тиз арада чишеп тә куя торган иде. Классташым Зәй районы мәктәбендә төгәл фәннәрдән укыта, озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Шунысы кызыклы, бу ир-егетләр бер нәселдән. Шуңа да басым ясыйсым килә – Валентинның әтисе Валериан урманчы, әнисе балалар бакчасы тәрбиячесе. Алар авыл халкы арасында абруйлы, уңган-булган, ярдәмчел кешеләр. Олы кызлары белән улларына яхшы тәрбия бирүче үрнәк ата-ана. Без Валентинның зиһенле булуын балалар бакчасына йөргән чагыннан ук белдек. «Белмәгән нәрсә хакында улымнан гына сорыйм, мизгел эчендә җавап бирә. Күп нәрсәгә өйрәнәбез аңардан», – ди әнисе. Авылыбызда шундый кешеләрнең булуы барыбыз өчен дә зур горурлык, – ди тәҗрибәле педагог. 

Яшүсмердән нинди һөнәр сайлаячагы турында сорыйм. Валентин туган авылын яратуын, аны озак вакытка калдырып чит-ят җирләргә китәсе килмәвен яшерми.
– Югары белем алгач кабат туган ягыма кайтыр идем. Әгәр дә эшләү, иҗат итү мөмкинлеге булса. Шау-шулы шәһәр тормышын, тыз-быз чабучы машиналарны – тимер ташкынын өнәп бетермим. Мин табигать баласы. Тыныч, салмак агышлы, табигать кочагында утырган авыл тормышы холык-фигылемә якын. Шуңа күрә булачак һөнәремне сайлау, киләчәк тормышымны кайсы өлкәгә багышлау мәсьәләсен әлегә төгәл генә хәл итмәдем. Мин фәнгә бик нык тартылам, – ди ул. Ә фән галимнәре, авылда туып-үссәләр дә, күпчелек очракта, дөресрәге, һәрвакыт, калада яши. Бәлки әле безнең район җирлегендә туып-үскән һәм белем алган егет бервакыт төгәл фәннәр докторы, дөньяга танылган галим булыр. Ул чагында... ул чагында татар халкының тагын бер асылташы фән күгендә йолдыз булып кабыныр. 

Зәрия Вәлиева,"Якты юл"

/ Фото Черновларның гаилә архивыннан. 

 /Автор фотосы.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: