Туганайлар

Утыр, балам, әкият укыйм

"Балалар китабы" дигән төшенчә XVI гасыр ахырында гына барлыкка килә. Шул вакытта Россиядә 2 китап бастырыла һәм анда балаларга аңлаешлы телдә меңнән артык сүз туплана. Ул балаларга башка китапларны укыганда аңлар өчен кирәк сүзләрне үз эченә ала. Шул вакытның укый белгән балалары олылар өчен язылган китапларны укыган. XIX гасырда җәмәгатьчелек...

"Балалар китабы" дигән төшенчә XVI гасыр ахырында гына барлыкка килә. Шул вакытта Россиядә 2 китап бастырыла һәм анда балаларга аңлаешлы телдә меңнән артык сүз туплана. Ул балаларга башка китапларны укыганда аңлар өчен кирәк сүзләрне үз эченә ала.
Шул вакытның укый белгән балалары олылар өчен язылган китапларны укыган. XIX гасырда җәмәгатьчелек балаларга үз китапларын булдырырга кирәк дигән фикергә килә һәм шул вакыттан балаларга багышланган иҗат үсеп китә. Иң бөек әкиятче диеп Ганс Христиан Андерсен санала. Халыкара совет тәкъдиме белән Халыкара балалар китабы көнен Андерсенның туган көне 2 апрельгә туры китереп бәйрәм итә башлыйлар.
Шушы көн уңаеннан, үзебезнең күренекле язучы, шагыйрьләребез Дарья Аппакова белән Ямаш Игәнәйнең нәни укучыларыбызга атап язылган әсәрләрен тәкъдим итәбез.

Ямаш Игәнәй
1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен "Йолдыз булып ян" һәм 1984 елда "Хәзинәләр иле" исемле китаплары басыла. 1987 елда - "Игелекле төбәк", ә 1989 елда аның "Мин әтигә охшаган" исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.

"Батыр песи"
Чабып керде энем тыштан:
- Абый, песи күсе тоткан! -
Дип шатланып. - Әйдәле күр,
Күсе аның битен ерткан...
Нык сугышкан, каһәр суккан,
Песи аны барыбер тоткан!
Батыр бит ул безнең песи,
Тирә-юньдә юктыр тиңе.
Быел гына да бит, мескен,
Дүртбиш күсе тотты инде.
Бу юлы хәтта дошманын
Җиңгән ул яралы килеш.
Абый, безнең песигә бит
Күптән алтын медаль тиеш?

"Сыерчыкның яңа көе"
Җылы яклардан
Сыерчык килде.
Мин куйган яңа
Ояга керде.
Бик тә җентекләп
Тикшереп йөрде.
Шундый сөенде,
Ошаткач инде...
Оя кырында
Чыбыкка басып,
Үзе турында
Сөйләде ачык...
И туган илне
Сагындым, диде,
Аннан сайрады
Үзе чыгарган
"Сагыну" дигән
Яңа бер көйне...

"Кызык итәм"
Әти белән әнине
Чүт кенә "кызык" итәм.
Үзләренә әйтмәгез,
Сездән башка серемне
Беркем белмәсен бүтән!..
Алар эштән кайтуга,
Бар өйне җыештырам,
Аш пешерәм, чәй куям.
Ә үзем - күренмичә
Чоланга кереп торам...
Алар кергәч, юынгач
Һәм ашарга утыргач,
Берни белмәгән сыман,
"Уеннан" кайтып керәм...
Нәрсә диерләр икән?
Бу эшләрне эшләгән
Кем дип белерләр икән?
Җен дип белерләр микән?

"Диңгезгә ашыгам"
- Елга, бераз туктап тор,
Агасың да агасың.
Ял итеп ал, ичмасам,
Арыгансың, талгансың.
- Ерак әле барасым,
Ашыгам, - диде Елга, -
Кирәк шул миңа тизрәк
Диңгезгә кушылырга.
Югыйсә ул саегыр,
Әзәер суы, бетәр,
Диңгездәге балыклар
Аннары кая китәр?
Кораблар ничек йөзәр?
Ашыгам, һич ярамый
Миңа туктап калырга.
Кирәк тизрәк барырга,
Диңгезне коткарырга.

Дарья Аппакова
"Кечкенә Бануның тарихы" (1937) исемле хикәя, повестьлары һәм балалар театры өчен "Дошман" (1939) дигән өч пәрдәле пьесасы дөнья күрә. 1943-1948 елларда Д. Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә. Аның "Тапкыр егет" (1943), "Шүрәле" (1944), "Бишек жыры" (1946), исемле пьесалары иҗат ителә. Гомеренең соңгы елларында Д. Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Ул халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып "Сөмбел", "Иске чиләк", "Гөлчәчәк белән Сандугач", һ.б. әкиятләрен язган. "Сөяк саплы пәке", "Йолдызкай", "Елка бүләге", "Шыгырдавыклы башмаклар" һ.б. кече күләмле хикәяләре дә шул елларда дөнья күрә.

Ач Эт белән Бүре

Бер Эт картайган. Картайгач, өрмәгәч, аны хуҗасы куалап чыгарган. Бу аптырап кырга чыгып киткән. Моңарга кырда Бүре очраган. Бүре әйткән:
− Эт дус, син нишләп йөрисең? - дигән.
− Нишләп йөрим, хуҗам куалап чыгарды. Картайдым өрә алмыйм. Өч көн бернәрсә дә ашаганым юк, - дигән.
− Ач булгач, әйдә минем белән, дигән. Мин сине ашамакчы идем, хәзер ашамыйм, жәллим, - дигән.
Кырда бер Ат ялгыз йөри икән. Этне шуның янына ияртеп барган. Бүре барган да Атның койрыгына асылынган, син карап тор, дигән Эткә. Бүре тартып Атны тәмам чүмәштергән. Шул чагында Эткә әйткән Бүре: "Күзем акайдымы?" - дигән. Эт Бүре күзенә караган, исе киткән. "Күзең акайды", − дигән. Шулай дигәч, Бүре Атны җибәргән дә, Ат чүмәкләп китеп егылган. Шуннан Бүре, Атның бугазын чәйнәп, үтергән. Бугазын чәйнәгән дә аның казылык турын аерган: "Менә симез төшен көн дә килеп аша, сиңа байтакка җитәр", - дигән. Үзе киткән. Ярар. Эт бер көн килеп ашый, ике көн килеп ашый. Ач Эткә бу Ат бер атнага җиткән. Шул Атны ашап бетергәч, аңарга бер Эт очраган. Тук Эт:
− Нихәл нишләп йөрисең, - дип сораган.
Килүче Эт әйткән:
− Мин ач, дигән. Хуҗам ярлы, ашарга бернәрсә дә бирми, - дигән.
− Ач булсаң, әйдә минем белән, - дигән. Бу да, Бүре кебек, ялгыз Ат артыннан барган. Эткә әйткән: "Сиңа: күзем акайдымы? - дип әйтермен. Син карап
тор", - дигән. Эт китте, ди, Ат артыннан, тегесе утырып карап тора. Бу барып асылынды, ди, Атның койрыгына. Асылынгач, сорый: "Күзем акайдымы?" - ди. Теге әйтә: "Юк әле, акаймады", - ди, дөресен әйтә. Ул да булмый, Ат таза булган булырга кирәк, Эткә типкән дә Этне әллә кая очырган. Карап торган Эт шунда әйткән:
− Менә акайды инде күзең, - дигән.

Әзерләде Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: