Туганайлар

Усманов кебек ир-егетләр булганда, игенче һөнәренең кадере югалмас

Югары Баграж авылы керәшене, 1996 елдан игенчелек белән шөгыльләнүче Илья Усманов игенче эше турында сөйләде

Элек шулай дип җырлыйлар иде. Ә хәзер игенченең тырышлыгы янына, җиргә чәчә торган орлыкның сыйфатлы булуы, кыйммәт хакка ашлама алу, үз гаиләңдәгеләр белән урып-җыюны кыска срокта тәмамлау һәм ашлыкны сату мәшәкате дә өстәлә. Алар өчен элекке колхозлар чорында әллә нихәтле белгеч җаваплы иде.

Шәһәрдә яткан башың белән боларны каян белер идең, телефоннан сөйләшкәндә ишеттем. Зәй районының Югары Баграж авылы керәшене, 1996 елдан игенчелек белән шөгыльләнүче Илья Усманов сөйләде. 2015 елдан аның эшен, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе буларак, улы Александр дәвам итә. Авылда йорт җиткерүче Александр әлегә үзе гаиләсе белән Чаллыда яши, техниканың барлык нечкәлекләрен белә.

Хәзерге вакытта үзләренең 64 гектар чәчүлек җирләре бар. Шуннан тыш, тагын өч пай җирен арендага алганнар. Анысы 17,4 гектар тәшкил итә. Басуга бодай, арпа, карабодай чәчәләр. Безнең якта җиргә ашлама кертсәң генә мул уңыш алырга була, аның җәе тагын ничек килә әле. Узган ел да җәй буе яңгырның тамчысы да төшмәде. Шул шартларда Усмановлар гаиләсе гектарыннан 15 центнер уңыш җыеп алганнар. Алар иген культураларын өч басуда чиратлаштырып чәчәләр. Техника, тырмасыннан алып комбайнына кадәр үзләренеке.

Аларның иген басулары Югары Баграждан бер чакрым ераклыкта гына. Язгы-көзге сезонда Илья да, Александр да кырдан кайтып кермиләр. Ильяның хатыны Люба аларга ашарга әзерли. Дуңгыз, үгез бозау ише мал-туар да асрыйлар. Үзләреннән арткан итне сатып, кирәк-яракка тоталар. Шул ук ягулык-майлау материалы (ГСМ) сатып алырга да. ГСМ өчен хөкүмәттән субсидия алып, очсызракка да сатып алырга була, әмма бензавоз яллап базадан барып алып кайту күпкә кыйммәткә төшә. Шунлыктан, кирәк булган саен, заправкага барып, үз акчаларын түләп алалар. Элиталы орлык, ашлама өчен дә хөкүмәт субсидия бирә. Әмма ашламаның бер тоннасы 30 мең сум тора, бу кыйммәт. Шуңа күрә дә урып-җыю чорында, ашлама урынына, бодайның һәм арпаның саламын җиргә таратып калдыралар.

Моңа кадәр чәчәүлек орлыкны Чаллыдан сатып алганнар, узган ел уңыш булмагач, быел андый мөмкинлек юк. Шуңа да язын чәчү өчен бодай белән арпаны складка салып куйганнар. Ә карабодайны центнерын 3300 сумнан сатканнар. Бер килосы 33 сум була. Арзан. Әмма алыпсатар шуннан да күбрәк хак бирми. Ә игенченең сатмый хәле юк. Система шулай көйләнгән. Россия бит фермерларының алма уңышын да вакытлыча саклап торырлык складлар төзеп куйган Польша да, башка ил дә түгел.

Усмановлар көздән 34 гектар чамасы мәйданда көзге бодай чәчеп калдырганнар. Быел игенче өчен кар әйбәт ява, зарланырлык түгел. Шулай да игенчеләр алдан кычкырганны, алдан планлаштырганны яратмыйлар. Әнә бит Илья Усманов та: “Кышы карлы да, яз ничек килә инде. Кинәт кенә килсә, кар ташу суына әйләнеп агып бетәчәк. Акрынлап килсә әйбәт, җиргә сеңеп бетәчәк, туфрак дымга туеначак”, – дип әйтү белән чикләнде.

Үз туган авылларында җиргә ныклап басып йөрүче, туган як басуларында алабута кебек чүп үләннәр үсүгә юл куймаучы аталы-уллы Усманов кебек ир-егетләр булганда, игенче һөнәренең кадере югалмас.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: