Туганайлар

Уртак югалту

29 апрель көнне Түбән Кама керәшен җәмгыятенең иң актив членнарыннан берсе, ветеран-укытучы Анна Гурьевна Бутяева арабыздан китте. Анна Гурьевнаның башкарган хезмәтләре турында сөйләргә сәгатьләр генә җитмәс иде. Түбән Кама керәшеннәре җәмгыятен оештырганда, беренчеләрдән башлап йөрүче ул булды. "Сүрәкә" фольклор ансамбленә нигез салучыларның берсе, шулай ук, Анна Гурьевна. Борынгы керәшен күлмәге...

29 апрель көнне Түбән Кама керәшен җәмгыятенең иң актив членнарыннан берсе, ветеран-укытучы Анна Гурьевна Бутяева арабыздан китте.

Анна Гурьевнаның башкарган хезмәтләре турында сөйләргә сәгатьләр генә җитмәс иде. Түбән Кама керәшеннәре җәмгыятен оештырганда, беренчеләрдән башлап йөрүче ул булды. "Сүрәкә" фольклор ансамбленә нигез салучыларның берсе, шулай ук, Анна Гурьевна. Борынгы керәшен күлмәге үрнәкләрен өйрәнеп, үз куллары белән, ансамбль җыручыларына тәүге күлмәкләрне тегүче кеше дә ул. Озак еллар буена, 19 нчы мәктәптә эшләп, анда керәшен музее оештырган, үзе экскурсияләр үткәргән, керәшен бәйрәмнәренең сценарийларын язып, балалар белән бергәләп сәхнәгә куйган этнограф-режиссер да ул.

Түбән Камада һәр елны зурлап уздырылучы Олы көн - Пасха бәйрәменең берсе генә дә "Күкәй тәгәрәтү" уеныннан башка узмады. Анысын да, бөтен нәсел-ыруын тартып, фойеда үзе оештыра, манган күкәйләрне һәр катнашучыга үзе биреп тора иде...

Түбәнкамалыларның Анна Гурьевнаны яратулары, аңа карата хөрмәтләре саубуллашу митингысында аермачык күренде. Бик олы түрәләрне озатканда гына, шуның хәтле халык җыела, шуның хәтле рәхмәт сүзләре әйтелә. Анна Гурьевнаны, үзенең теләге буенча, туган авылы - Тукай районы Мәләкәс авылы зиратында җирләделәр. Авылдашлары да, ул башкарган хезмәтләрне искә алып, аның турында бик җылы сүзләр әйтеп, балаларының, якыннарының авыр кайгысын бүлештеләр. Без, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре дә, Анна Гурьевнаны бик ярата идек. Очрашулар вакытында , ул үзендә туган яңа идеяләре, яңа теләкләре белән уртаклашып, алга таба нәрсә эшләргә икәненә оеткы салып җибәрә иде. Шулай, бер-беребез белән хезмәттәшлектә яшәдек. Анна Гурьевнаны югалту - барыбыз өчен дә уртак хәсрәт. Аның турындагы хәтер, ул сөйләгән истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр. Караңгы гүрләрең якты, авыр туфракларың җиңел булсын, Анна түти!

"Туганайлар" исеменнән, авылдашың Мария Мартынова

Анна Гурьевна, алда санап кителгән һөнәрләре өстенә, әле матур-матур хикәяләр, истәлекләр дә язучы иде. Аларның күбесе - сугышка бәйле язмалар. Әтиләре сугышка киткәндә, әниләре Кирҗә түти, берсеннән-берсе кечкенәрәк өч кызын кочаклап кала. Гурий дәдәй турында "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәр алсалар да, әтиләре исәндер, бер көн килеп, кайтып төшәр, дип, гомер буе көтеп яшиләр. Анна түтинең сугыш туктаган елларны чагылдырган бер истәлеге белән укучыларыбызны таныштырабыз.

Көтү

Сугыш беткәч, солдатлар кайта башлады. Матвей бабай өч улының үлгәнлекләре турында хәбәр алса да, моңа өй эчебез белән ышанмыйбыз. Бер-бер артлы кайтып төшәрләр кебек иде...

Авыл эчен хәерче басты. Керәләр дә, берни әйтмичә, ишек катында басып торалар. Кайвакыт әбиебез, аклангандай сөйләнеп: "И, ипи үзебезгә дә юк шул. Менә мин сезгә сөт эчерим әле. Бусы - Микулаем, бусы - Иваным, бусы - Гурием өчен", - дип такмаклый-такмаклый, сөт салып бирә.

Без, бала-чага, сугыштан кайтучы әтиләрне көтү өчен иң кулай урын - магазин төбенә җыелышабыз. Башта, ач күзләребезне төрле ризыклар өстеннән йөртеп, стойка янында басып торабыз. Шунда очкан чебеннәрдән көнләшеп: "Аларга рәхәт, җаннары теләгән әйберне туйганчы ашый алалар, Их, нигә без дә чебен булмадык икән?" - дип, кызыгуыбызны әйтеп куябыз. Аннары, Минәйләр турындагы эскәмиягә чыгып утырабыз.

Шул чактагы бер вакыйга бүгенгедәй күз алдымда тора. Ике баласын җитәкләгән бер хатын Түбән очка таба төшеп бара. Өс-башларына карарга куркыныч - җамау өстендә җамау. Безнең авыллар түгел - хәер соранып җөрүчеләр. Каршыларына килгән машинага җул чабып, безнең якка чыктылар. Шофер, машинасын туктатып, магазинга кереп китте. Ә безнең күзләр - кузовтагы солдатка текәлгән - берәребезнең әтисе түгелме?!

Шулчак, йөрәк өзгеч тавыш белән: "Марҗый, Марҗыем!" - дип кычкырып җибәрде теге солдат. Ул да түгел, машинадан сикереп төшеп, хәерче хатынга таба йөгерә башлады. Ә Марҗый дигәннәре, шунда яңа чабылган үлән күк ишелеп төшкәндә, солдат аны эләктереп алырга өлгерде һәм күкрәгенә кысты. Теге ике бала да солдатның аякларына килеп ябышты.

Без бу бәхетле семьядан күзләребезне ала алмый тордык. "Безнең дә әтиләребез кайтыр, кайтмый калмаслар!" - дип уйладык ул чакта.

Боларны - Зәй ягы кешеләре, диделәр. Кузовка менеп, бер-берләренә сыенышып, җылый-җылый, көлә-көлә китеп бардылар.

Бу хәлдән соң, әтинең кайтканын күрми калмыйк, дип, Минәйләр эскәмиясенә тагын да иртәрәк барып утыра торган булдык. Тик әтиләр генә күренмәде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: