Туганайлар

“Урамнардан ай узабыз, җепәк тасма сузабыз...”

30 майдан алып 7 июньгә кадәр атнада бөтен керәшен дөньясы бер ду килеп алды. Кайдадыр Симетне, кайдадыр Чүкне, республиканың күп районнарында Тройсынны бәйрәм иттеләр. Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында, традиция буенча, Җармука гөрләде. Авыллардан килгән хәбәрләрнең берничәсе белән таныштырабыз. Алан-Полян Бездә, Алан-Полянда, Симек бәйрәме өч көн дәвам итә. Беренче көнне...

30 майдан алып 7 июньгә кадәр атнада бөтен керәшен дөньясы бер ду килеп алды. Кайдадыр Симетне, кайдадыр Чүкне, республиканың күп районнарында Тройсынны бәйрәм иттеләр. Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында, традиция буенча, Җармука гөрләде. Авыллардан килгән хәбәрләрнең берничәсе белән таныштырабыз.

Алан-Полян
Бездә, Алан-Полянда, Симек бәйрәме өч көн дәвам итә. Беренче көнне (пәнҗешәмбе) эиратка барып үлгәннәрне искә алабыз, икенче көн - сөлге-яулык, йомырка, бүләк җыю, өченче көнне урманда күнел ачу - Симек.

Бәйрәм йолаларына туры китереп, клуб мөдире Лариса Кибякова җитәкчелегендә "Бәрмәнчек" ансамблен һәм авылның бала-чагасын, яшен-картын җыеп, яулык, йомырка җыйдылар. Тальян гармунда өздереп уйнаучы Павел Емельянов һәр йорт саен матур җырлар җырлатып, биетеп йөрде. Ә без инде бала-чагаларны тәм-том белән сыйлап, иң матур бүләкләребезне тоттырдык.

Симек бәйрәменең иң күңеллесе, авылдан ерак түгел, урманда дәвам итте. Аны моңлы тавышы белән Оксана Новикова башлап җибәрде. Оксанага "Түгәрәк уен" белән авыл көен җырлап, олы яшьтәге хатыннар кушылдылар. Күп төрле уеннар, спорт ярышлары, көрәш дәртле көй астында күмәк җыр-бию белән дәвам итте. Симек батыры булып Теләчедән килгән кунак егете Раил Нургалиев калды.

Яшүсмерләр арасындагы көрәштә катнашкан Максим Петухов, Евгений Емельянов, Александр Кибяковларның алдагы елларда Симек батырлары булуларын теләп калабыз.

Марина ЕЛИСЕЕВА,
Балык Бистәсе районы

Село Чура
Симет бәйрәмен мин кечкенәдән үк яратып көтеп алам. Газиз авылым Село Чурада ул үзенчәлекле үтә. Бәйрәмне "Карендәшләр" халык ансамбле ачып җибәрде. Элек-электән килгән "Түгәрәк", "Капкалы", "Борылдырыш" уеннарын уйнадык. Олысы да, кечесе дә чабата көенә рәхәтләнеп биеде. Яшьләребезнең дә күңелен күрер өчен төрле кызыклы ярышлар оештырылды. Көймәдә суны кичеп чыгу, таяк, аркан тартыш, милли көрәш кебек уеннар бик кызыклы үтте. Симеттә җырчы кызларыбыз һәм егетләребез моңлы җырлары белән сөендерделәр. Кичен яшьләр өчен дискотека оештырылды. Халкымның гореф-гадәтләрен онытмый, буыннан-буынга тапшыруын күреп, күңел сөенә.

Альмира АЗИНА,

Кукмара районы



Керәшен Сәрдәсе
Балачактан ук күңелгә кереп урнашкан, туган-тумачаны, дус-ишләр, классташларны очраштырган иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Тройсын
Сәрдәдә дә узды.

Бәйрәм мәйданына халык бик күп җыелган иде. Кичке алтыда башланган бәйрәм төн авышкач кына тәмамланды. Бәйрәмнең концерт өлешен керәшеннең танылган "димчесе", артистка Аграфена Антонова алып барды. Бик күп танылган җырчылар катнашты. Җыр-биюләр төрле көлкеле уеннар, ярышлар белән бергә үрелеп барды.

Көрәш батырына аталган тәкә Алексей Круглов иңнәренә салынды. Икенче һәм өченче урыннарны Геннадий Тимофеев белән Тимофей Никитин бүлеште.

Евдокия НИКИТИНА,
Питрәч районы

Казаклар Чаллысы
7 июнь көнне Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы һәм Иванай авыллары арасында урнашкан түгәрәк аланда ике авылны элек- электән берләштереп, бергә җыеп торган Чүк бәйрәме гөрләде.

Суббота көнне ике авыл да яулык җыеп, атна көнне матурланып, барлык эшләрне читкә куеп, тимер атларга төялеп, кыр казларыдай тезелешеп урман ягына юл алды. Күрше-тирә авыллардан, шәһәрләрдән, хәтта ерак араларны якын итеп, меңәр чакрымнардан да, бәйрәм күрергә, туганнар белән күрешергә дип карендәшләр җыелган иде. Елдагыча, бәйрәмнең төсе дә, алып баручысы да - Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры, Казаклар Чаллысы авылы егете Олег Фазылҗанов булды. Аннан башка Чүкне хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Халык та үзен яратып, "безнең Олег" дип көтеп кенә тора.

Бәйрәм "Нур" фольклор ансамбле башкарган керәшен җырлары белән башланып, мавыктыргыч капчык сугышы, кул көрәштерү, бау тарту кебек ярыш-уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең абсолют батыры исемен, барлык көндәшләрен артка калдырган Иванай авылы егете Алексей Козин яулады. Гадәттәгечә башта аны күккә чөйсәләр, аннан ары ул үзенә тиешле симез тәкәне иңенә салып мәйдан тирәли әйләнеп узды. Үз бәйрәмеңдә, үз кешең җиңү яулау күңелле күренеш, әлбәттә. Бәйрәм тәмамлангач, батыр тәкәсеннән тәмле шулпа пеште.

Авылларыбызның күрке булып торган милли бәйрәмнәребез югалмасын иде. Аларны саклап, киләсе буыннарга да җиткерәсебез бар.

Һәр елны зур мәйдан тирәләрендә, исәнлектә күрешергә язсын!

Надежда ТОКРАНОВА,
Балык Бистәсе районы


Бигәш
6 июнь көнне Бигәш (Старое Гришкино) авылында Тройсын бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәм электән калган традицияләр буенча узды. Авылның борынгы җырларын җырлап, каен агачына атлас чуклар, тасмалар бәйләп теләк теләп, суга каен ботакларын агыздылар.

Бәйрәмнең җыр өлешен "Бигәшкәй", "Бигәш" халык фольклор коллективлары, Карманково авылыннан килгән мари ансамбле һәм авылның үзешчәннәре алып барды.

Мәйдан төрле конкурслар, уеннар белән гөрләп торды. Явып үткән яңгыр да халыкны тарата алмады. Яңгыр вакытында себерке бәйләү, бау тартышулар һәм башка уеннар Культура йорты фойесында дәвам итте. Кояш чыккач, көрәш башланды. Спонсорларыбызга бәйрәмне оешырырга ярдәм иткәннәре, ясаган бүләкләре өчен бик рәхмәтле калдык.

Валентина МАМАКОВА,
Менделеев районы

Бөрешле
Татарстанның халык артисты Галина Казанцева җитәкләгән "Айбагыр" керәшен фольклор ансамблен Менделеев районы Бөрешле авылына Тройсын бәйрәменә чакырдылар.

Без, "Айбагыр"лылар, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина, биюче Григорий Сергеевлар составындагы бер төркем карендәшләр белән Бөрешле ягына юл тоттык. Авыл табигатьнең бик матур почмагына урнашкан булып чыкты. Керәшенлек төсе һәр җирдә үзен белгертеп тора. Тройсын тройсын булып калган, аны Сабантуй билгеләре күмеп китмәгән. Иң сөенечлесе - авыл хуҗалыгы таралмаган, бәйрәмгә чыгучылар да - бу хуҗалыкның чын хуҗалары, колхозда эшләүчеләр икән. Соңгы вакытларда күп җирдә бәйрәмне уздымы - узды өченгә генә үткәрәләр, басу-кырларга, чәчүгә бер катнашы да булмаган төсле уза ул. Ә "Победа" күмәк хуҗалыгы - аягында нык торучы хуҗалык. Мәйданга килүчеләрнең күпчелеге - шушы җир хуҗалары. Кызыксынуым шулхәтле көчле булды, бөрешлеләрдән ничек замана чиренә бирелеп, колхозны таратмый кала алулары турында сораштым.

"Безнең авыл җирләре дә кайсы кая таратылып, без дә хуҗалыксыз калган, авылыбызны югалткан булыр идек инде. Туксанынчы елларда авыл картлары, җыелып киңәшкәннән соң, шушы авылда туып үсеп, Алабуга шәһәрендә яшәүче Геннадий Павлович Козловны председатель булып кайтырга үгетләделәр. Рәхмәт яугыры, күнде бит шул беткән хуҗалыкны җитәкләргә. Беренче елларны аңа да, колхозчыларга да бик авыр булды. Үзенең дә ник ризалаштым, дигән чаклары булгандыр. Тик кире чигенмәде. Бүгенге уңышларыбыз - шул чакта тырышканның нәтиҗәсе. Геннадий Павлович күмәк хуҗалыкны саклау ул - авылны да саклау, бетермәү икәнен дөрес аңлый. Әле менә бүгенге бәйрәмгә Казан кадәр Казаннан җыручылар чакыруы да - керәшенлегебезне саклау, башка төбәк керәшеннәре культурасы белән безне таныштырасы килүдән бит", - диде Бөрешле түтие.

Бәйрәм барышында "Победа" хуҗасы гел халык белән булды, уеннар оештырганда да, ярышларда да, котлауларда да үзе җитәкчелек итте.

Оста җитәкченең ныклы хуҗалыгын күреп, керәшен йолаларының саклануын белеп, күтәренке күңел белән кайттык. Бу бәйрәмгә безне чакырган Геннадий Козловка, безне оештырып алып барган җитәкчебез Галина Казанцевага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Вера СЕМЕНОВА,
Казан шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: