Туганайлар

Украинада 32 ел торганнан соң туган якларына кайтканнар

Тукаевлар гаиләсе Украинадан Удмуртиягә күченеп кайткан

Традицияләрне саклап

Елизавета Тукаева белән Менделеевск районының Иске Гришкин авылында “Бигәш” һәм “Бигәшкәй” ансамбльләренең юбилей концертларында таныштым. Керәшен костюмыннан булгач, чыгыш ясыйдыр дип уйлап, янына килдем, кайчан сәхнәгә чыгачагын сорадым. Ул күрше республика керәшене булып чыкты. Алда искә алынган “Тәңкәләр” ансамбленнән үзе генә килгән. “Бүген чыгыш ясамыйм, кунак кына булам. Үзләренең дә концерт номерлары күп икән”, – диде Елизавета елмаеп.

Яңа танышым гармунда уйнавы турында сөйләде: “Мин гармунда уйнап, җырлар башкарам. Зур талантым юк. Кечкенәдән таныш, гади көйләрне уйныйм. Әтием шәп гармунчы иде. Янында оста биюче һәм җырлаучы әнием булды”.

Порым авылында яшәгән Пелагея һәм Степан Романовлар үрнәк гаилә булганнар. Бергә 70 елдан артык гомер кичергәннәр. “Әти-әни икесе дә авыл ансамбленә йөрделәр. Порымга берәр кунак килсә, туп-туры безнең йортка җибәрәләр иде. Янәсе, иң кызыклысы – боларда. Чыннан да, безнең йорт музей кебек булды. Безнең Марҗый әбинең туку станогы булган. Әбинең 4 өр-яңа тукылган келәме сакланып калган. Хәтеремдә, аларны Пасха көнне генә җәеп, бәйрәм үтүгә җыеп куялар иде”, – дип үткәннәрне исенә төшерде.

Порым авылында әти-әниләре йөргән ансамбль “Туганай” дип аталган була. Хәзер аны “Тәңкәләр” ансамбле алыштырган. Үзе ансамбльгә 2015 елда Порымга күченеп кайткач йөри башлаган. Аңа кадәр алар ире Анатолий белән 32 ел Украинаның Каменка дип аталган авылында гомер кичергәннәр.

Греклар авылында

Үзе дә, ире дә Порым – тумалары. Украинага 1983 елда күченеп китәләр. “Иң беренче булып, түтиебез китте. Шунда кияүгә чыкты, гаилә корды. Аңа ияреп, без дә күчендек”, – дип сөйләүче Елизаветаны Украинадагы тормышның туган ягыныкыннан нык аерылып торуы гаҗәпләндергән. “Бездәге юлларда асфальт юк иде. Яңгыр яуса, тездән сазга батып йөрдек. Анда юллар төзек. Украина халкы бездән күпкә яхшырак яши иде”, – ди ул. Каменкага күченеп килгән яшь белгечләргә яңа йорт биргәннәр. Йорт котёл белән җылытылган. Котёлга сыек ягулык якканнар. Андый котёл башкаларда булмаган. Күпләр йортларын пичтә күмер яндырып җылытканнар.

2014 елга кадәр Каменка авылы Донецк өлкәсенең Тельмановский районына кергән була. Хәзер авыл – Волновахский районы составында.

Каменка – греклар авылы. “Бу җирләрдә гомер итүче грекларның әби-бабалары Кырымда яшәгәннәр. Екатерина II заманында аларны Украинаның Азов далаларына күчергәннәр. Каменкада яшәүчеләр үзләрен греклар дип саныйлар иде. Авыл колхозына семеновод булып урнашкач, беренче көнне аларның үзара сөйләшүләрен ишеттем. Бер сүз аңлашыла, аннары икенчесе, өченчесе... Алар сөйләшкән нәрсәләрнең күбесен аңладым. Мәсәлән, без “килегез” дибез, алар “тилегез”, диләр. Шунда ук аларга: “Мине сөйләмәгез, сезнең телегезне бик яхшы аңлыйм”, – дип шаяртып әйттем. Бу сүзләремә алар нык гаҗәпләнделәр”, – дип андагы вакытларны сагынып алды. Елизавета Тукаева авыл клубында оешкан греклар ансамбленә дә йөри. Греклар телендә җырлар җырлый. “Балаларыбыз Лариса белән Дмитрий мәктәптә украин телен дә өйрәнделәр. Без дә аңлый идек. Кайчак рус теле белән украин теленең аермасын да тоймый идек. Әмма украинча сөйләшүе генә авыр иде”, – дип сөйләде Елизавета.

Колхозга башта семеновод булып урнашса да, тиз арада агроном дәрәҗәсенә күтәрелә. 25 ел буе агроном булып эшли. Донецк җире бик уңдырышлы, кара туфраклы икән. Яңгырлар аз яуса да, ел саен мул уңыш алганнар. Анда иген минераль ашламаларсыз да яхшы үскән. Ире Анатолий Донецк белән ике арада йөри торган автобуста эшләгән. Сугыш башланганнан соң бу маршрутларны туктатканнар.

Украинадагы хәлләр

2014 ел аларның тыныч тормышларына зур үзгәрешләр кертә. Украина халкының радикаль өлеше Киев мәйданнарына чыга. Бераздан Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләрендә сугыш башлана. “Мәйданнан соң, Донецк өлкәсенә һөҗүм итә башладылар. Күпләр кебек без дә түзәр идек. Әмма балаларыбызның гомерләре өчен курыктык. Улыбыз Дмитрий бар. Тиздән һәрбер йортка кереп, ир-егетләрне сугышырга алып чыгып китәргә мөмкиннәр иде. Аларга нишләргә, мылтык тотып, үзебезнекеләрне кыра башларгамы?! Озак уйламадык, Дмитрийны һәм күршеләрнең улларын алып, туган ягыбызга кайтып киттек”, – дип сөйләде ул.

Ларисаны гаиләсе белән Харьков шәһәрендә калдырганнар. Шуннан бирле очрашканнары юк. Телефон аркылы гына аралашалар. Украинадагы хәлләрне кызларыннан, каменкалылардан белешеп торалар. Күптән түгел Лариса Каменкага барып кайткан. “Һөҗүм итүдән бераз гына туктап торганнар. Тыныч”, – дип хәбәр иткән иде. Безнең авылга бомбалар төшмәгән. Якын-тирәдәге Гранитное авылында 26 йорт җимерелгән”, – дип уфтанды Елизавета.

Бүгенге көндә каменкалыларның иң төп проблемасы – күмер җитмәү. Донбасстан күмер кертелмәгәч, халык үз йортын утын ягып җылыта башлаган. Тирә-яктагы күп кенә урман полосалары йортларны җылыту өчен киселеп бара икән. 2014 елга кадәр 2000ләп халык яшәгән Каменка авылында хәзер 400ләр тирәсе генә кеше калган. Шуларның күбесе – пенсия яшендәге кешеләр. Яшьләр төрле җирләргә таралышканнар. Бер өлеше Россиягә күченсә, икенчеләре Европага акча эшләргә киткән.

32 елдан соң

Өч дистә ел яшәгән йортларыннан, авылдашларга, дусларга әверелгән кешеләрдән аерылып кайту җиңелләрдән булмаган аларга. “Украина безнең илебезгә әверелде. Бу хәлләр килеп чыкмаса, без аннан күченеп китү турында уйламас та идек. Туган ягыбызга кайтсак та, без монда чит кешеләр булдык. Башта “беженец” статусы белән яшәдек. Шуннан соң вакытлыча яшәргә рөхсәт бирелде. 2020 елда Россия гражданлыгы алдык. Һәрбер статусны алыр өчен дә пошлина түләргә, медицина тикшерүе үтәргә кирәк булды. Акчалары булмаган кешеләргә бик кыенга туры килде. Без дә өч еллап пенсиясез яшәдек. Әти-әниләребез ярдәм иткәнгә күрә генә, безнең өчен бу эшләр җиңелрәк үтте”, – дип, бирегә кайткач очраган проблемаларга да тукталды.

Елизавета Тукаева Удмуртиягә кайтканнан соң әти-әнисе авырайган. Узган ел әнисе – 92, әтисе 90 яшендә гүр иясе булган. “Бераз гына булса да аларны карап, тиешле итеп якты дөньядан озата алдым”, – ди ул. 63 яшендә ире Анатолийны да коронавирус чире алып киткән.

Әти-әнисе белән Россиягә кайткан Дмитрий Граховода яши. Шунда дзюдо буенча тренер булып эшли.

Елизавета Тукаева Удмуртиянең яхшы якка үзгәрүе турында әйтте. “Мәдәнияткә зур игътибар бирелә, яңа мәдәният йортлары төзелә, искеләренә капиталь ремонтлар ясала”, – дип сөйләде ул. Порым авылының 1980 елларда салынган мәдәният йортына да күптән түгел ремонт ясалган. Порым авылы гөрләп яши. Авылда балалар бар әле. Алтмышлап бала өчен ике этажлы мәктәпләре эшләп тора. Мәктәп бинасы да яңа гына төзелгән. Шунда ике авылдан килеп укыйлар.

Авыл халкын эш белән “Агрохим-Прибой” ачык акционерлык җәмгыяте тәэмин итә. Алар авыл янындагы басуларны эшкәртәләр. Маллар фермасы да тоталар. Авылдашларын да мактады Елизавета Тукаева: “Порымда тырыш халык яши. Йортлар төзек, урамнар чиста. Җәй көне авыл шау-чәчәккә күмелә”.

Порымда туган тел мәсьәләсе генә кискен хәлдә икән. Олылар үзара керәшенчә сөйләшсәләр дә, яшьрәк буын рус телен үз итә. Елизавета Тукаеваның балалары да туган телләрен белмиләр.

32 ел эчендә Порым нык үзгәргән. Авылдашларның инде күбесе җир йөзендә юк. Яңа буын үсеп җиткән. “2017 елда мәдәният йортына эшкә алдылар. Анда 2019 елга кадәр эшләдем. Шул вакыт аралыгында авыл халкы белән таныштым”, – ди ул.

Әңгәмәдәшем белән озак сөйләшеп булмады. Берничә минуттан концерт башланып китте. Икебез дә концерт карарга дип кереп киттек.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: