Туганайлар

Тыл ветераны Агафья Пукаева янында

Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, газапларын күргән кешеләр - безнең өчен тере тарих. Яннарына барып, элекке вакытларны алар авызыннан ишетү, сөйләүләрен тыңлау сугышның ничек куркыныч булуын тулырак аңларга ярдәм итә

Авылыбызда шул чорның афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән тыл  ветераны Агафья Пукаева яши. Без аның хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән   уртаклашып кайттык. Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул. Тавышы калтыранып китә, тонык күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртеге буразна булып сызылган тирән җыерчыклр эченә кереп югала. Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып, шомлы сугыш еллары турында сөйләү.

Агафья Васильевна 1924 елның 1 гыйнварында Сарсаз-Баграж авылында Василий белән Анастасия гаиләсендә беренче бала булып туа. Гаиләдә дүрт бала үсә. Агафья авылда дүрт класс белем алгач, күрше Югары Баграж авылы мәктәбендә 5 сыйныфны тәмамлый. Ул вакытта алга таба укуны дәвам итү я Казанда, я Алабугада гына мөмкин булган. Шулай итеп, 12 яшьлек Агафья әнисе белән колхозда эшли башлый. Басуда чәчкән җирне атка җигелгән тырмалар белән тырмалыйлар, урак уралар. Сугыш башлану хәбәрен кырда, ашлык суккан вакытта ишетә. “Басуда, эскерт янында ашлык суга идек, авыр хәбәрне ишеткәч, барыбыз да авылга кайттык,” – дип хатирәләрен яңартты Агафья әби.

- Шул көннән ир-атларны сугышка ала башладылар. Авылдагы эш кызлар, үсмерләр өстендә булды. Әтиебез 1943 елда сугышка алынды. Смоленск тирәсендә яраланган. Бер елдан артык әти сугышта булса да, бер хәбәре дә килмәде. Моның сәбәбе шул булып чыкты -  әтинең  Прокопьев фамилиясен, авыл Советында бутап, Пукаев дип язган булганнар. Хат килгән саен, бездә мондый фамилияле кеше юк, дип кире борганнар. Бер кулын сугышта югалтып кайтты әти, - дип сөйләде Агафья түти.

Әтисенең 1926 елгы энесе Александрны исә 17 яшьтән хәрби хезмәткә алалар. Ул сугыштан соң Чехословакиядә хезмәт итә. Аңа бары 7 елдан соң гына туган авылына кайту насыйп була.

1942 елның салкын гыйнварында бер төркем кызларны ФЗУга укырга җибәрәләр. Алар арасында Агафья да була. Андагы газап-михнәтләрне ишеткәч, Бөгелмәдән качып кайтып китәләр.
Ул елларда Сарсаз-Багражда Леспромхозның филиалы данлыклы кустарь булган. Анда эшләүчеләрне торф чыгару, окоп казу кебек эшләргә җибәрмәгәннәр. 1943 елда Агафья да шунда эшкә урнаша. Сугышка китмәгән ир-атлар белән бергә, кулларына балта тотып, урман кисәләр, агачтан төрле тәгәрмәчләр, чаналар, “уфалла арбалары”, өстәл-урындыклар һәм башка бик күп төрле әйберләр ясыйлар. Кустарь таралганчы, 21 ел  шунда эшли.
 “Безнең заманда кызлар бик күп иде, авылда гына да 300дән артык кыз бар иде. Егетләрнең күбесе сугышта һәлак булды. Шул сәбәпле, кияүгә дә соңлап кына чыктым,” - дип искә ала яшьлек хатирәләрен Агафья әби.

Ләкин тормыш иптәше 4 елдан соң үлеп китә, ул туган авылына кире кайта. Байтак еллар Урта       Багражда гомер итә.

Балачагы, яшьлеге авыр вакытларга туры килсә дә, бүгенге көне рәхәт, тынычлыкта уза  Агафья әбинең. Ул  ялгызы түгел. Менә инде 16 ел сеңлесе Прасковьяның кызы Зоя тәрбиясендә яши. Хөкүмәт безне онытмый, медаль дә бирделәр, искә дә алдылар, ил-көнебез тыныч, имин булсын,  дип изге теләкләрен тели 96 яшен тутырган тыл ветераныбыз Агафья Пукаева.

Марина Халикова, Сарсаз-Баграж авылы китапханәчесе, "Зәй офыклары"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: