Туганайлар

Тырлау аланында Кач мандылар Фото

19 январь - Качману бәйрәмен православныйлар быел да зурлап үткәрде. Чиркәүләрдә зур келәүләр узды, халык нәкъ бу көнне генә сихри үзенчәлекләргә ия булган суда чумылып, Ходайдан тән сихәтлеге, күңел матурлыгы һәм тынычлык сорады. Көне дә бит, махсус бирелгән кебек - ялкау гына булса да кояш күтәрелде. Сагындырган икән үзе. Нурларыннан...

Җөри

Бәйрәм һәр ел Питрау гөрли торган Тырлау аланындагы "Тәпи" чишмәсендә булды. Җәйге челләдә саф суын эчеп сусауны бассалар, кышын изге суына чумылып сихәт алалар икән биредә. Җәен генә түгел, кыш уртасында да гаҗәеп матурлык Тырлауда. Борын заманда монда чишмә булмаган икән. Шулай, бер ана баласы белән таудан төшкәндә, сабые, сусап, "нәнәй, су!" дип кычкыра икән. Таш арасында нинди су булсын, балам, дип өзгәләнгән ана. Шунда бала аягы белән ныграк басып җибәрүгә, су чәчрәп чыккан, дигән риваять сөйлиләр биредә. Шуңа күрә изге ул, исемен дә "Тәпи" чишмәсе дип куйганнар, диләр.

Качмануга район башлыгы Анатолий Иванов, аның урынбасары Вадим Никитин һәм Республика керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова килгән иде. Анатолий Иванов җөрилеләрне бәйрәм белән котлап, "изге су тәннәребез белән җаннарыбызга сихәт булып ирешсен", диде.

"Тәпи" чишмәсенең суын, Качмануга чыккач, төнлә Мамадыштан килеп, отец Александр аруландырган. "Берничә көн авылдашлар күпельдә чумылачак",- диде авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова.

Качману Җөри һәм Юкәче авылларының престол бәйрәме икән. "Элек-элек үк якын-тирә керәшен авылларыннан - Дүсмәт, Комазан башы, Әҗмәк якларыннан кунаклар чакыра идек. Ул чакта көненә дүртәр йортка кереп, Әртил ашы уздыра идек. Мин Юкәчедән Җөригә килен булып төшеп, биш-алты ел узгач, таралыша башлады бу ашлар. Качману, бер заман тынып торганнан соң, яңадан уздырыла башлады. Бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Качмануга каршы көнне өйләр җыештырыла, кояш баеганчы мунчага керелә, үлеләргә өлеш салына, төнлә келәүдән кайткач, ризык пешерәбез. Менә бүген төнлә йокламадык. Элек бик зур итеп бәйрәм итә идек, клубта уеннар көне-төне гөрли иде. Менә хәзер йолаларыбызны яңадан торгыза башладык. Яшьләр тырыша, булдыралар. Качмануда ару суларның файдасына ышанабыз һәм үз тәннәребез белән сихәтен тоябыз",- дип сөйләде Начтый түти Гаврилова.

Шушы урында, Дүсмәт кызы буларак, мәрхүм Анный әбиемнең Качмануда башкарган йолалары турында да әйтми булдыра алмыйм. Бәйрәмгә каршы көнне кояш баеганчы йорт, каралты-кура ишекләренә тыш яктан акбур белән кач сыздыра иде ул. Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дия иде. Качману көнне, беренче эш итеп, өйдәге барлык тәреләрне су белән юып ала иде. Шул су, теләкләр тели-тели, идән астына төшеп, нигезгә сибелә. Хәзер бу эшләрне әнием башкара.

Инде сигез ел буена Качмануда бәкедә чумылучы, Җөри авылы медпункты фельдшере Рая Никитина да әлеге йоланың файдасы турында әйтте. Ләкин Качмануга кадәр берничә көн организмны чыныктырырга кирәклеген дә искәртте ул.

Чыннан да, Җөри авылы Качмануга ныклап әзерләнгән. Купельдә чумылучыларга бар уңайлыклар да оештырылган. Киенеп-чишенү өчен җылы палаткаларына кадәр бар. Авылның "Көмеш тәңкә" ансамбле матур җырлар сузды, кыңгыраулы мәһабәт ат авылдашларны чанасына утыртып, сыздырып кына, чишмә буена алып килде. Ир-атлар учакта уха, шашлык, пирмәнкә пешерде. Бер кырда майлы табада тәбикмәк четердәп торды. Мәтрүшкәле чәй исе бөтен Тырлау аланына таралган иде. "Кичке уенга калмадыгыз инде", - диешеп, җөрилеләр безне озатып калдылар.

Әҗмәк

Юлдан бераз читтәрәк, тау астыннан бәреп чыккан Изге чишмәдәге купельгә, искиткеч табигатькә соклана-соклана, шыгырдап торган кар сукмагыннан кердек. Бер-берсен салмак кына алыштырып торучы дүрт ел фасылын күрә алуыбыз белән дә бәхетле бит без.

Чишмәгә килеп җиткәндә бәйрәм келәве бара иде, суны да аруландырдылар. Батыр йөрәклеләр шундук бер-бер артлы купельдә чумылып алды.

Борынгыдын ук шифасы билгеле булган әлеге чишмәдә, чыгышы белән шушы авыл егете булган Петр Рязанов 2011 елда купель ясата.

"Әби-бабайларыбыз шушында авыруларын дәвалаганнар. Хәтта Чаллылардан ук килүчеләр булган. Башта чардуганы гына бар иде. Без инде купель куярга булдык. Монда бакыр руднигы бар, чишмә шуның яныннан чыга. Су составында көмеш тә бар. Шуның белән дә шифалы ул", - диде Петр Николаевич.

Качмануда да авылдашлары белән зур бәйрәм оештырган ул. Чарада Мамадыш төбәге керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов та катнашты. Келәүгә кадәр түтиләр авыл көйләренә матур җырлар сузганнар. Мул табын корып куйганнар, учакта шашлык кыза тора, тәмле ботка да пешеп чыкты.

Шыгырдап торган салкынга карамастан, Әҗмәктә туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүчеләр дә бәйрәмгә җыелган.

"Элек Рождестводан соң, Качмануга кадәр Нардуган булып йөриләр иде. Хәзер авылда кеше аз калды инде. Гадәттә чиркәүгә барабыз, Кач манган су алабыз. Бүген батюшка безгә килә дигәч, бик сөендек. Качмануда алган ару суны бар туган-тумачаларга да, балаларга да өләшәм. Авырганда, "Күктәге Атабыз"ны әйтеп, эчәргә кушам. Шифасын күреп торган көн", - ди Үкчи түти Чуманова.

Инде нык кына картайган Әҗмәк авылы балаларының шулай бәйрәмнәрдә бергә җыелып, хәл белешеп яшәүләрен күреп сөенеп куйдым. Ни дисәң дә, туган туфрак үзенә һәрвакыт тартып тора шул.

Бозлы суда чумылып кына, кылган җазыкларың юылып төшмидер инде ул. Дөрес, җаен белеп эшләсәң, сәламәтлек өчен файдасы зур, диләр. Бу йоланы үтәвебез модага иярү өчен генә булмасын иде. Иң мөһиме, күңелләребез белән чиста булыйк, карендәшләр!

Җөри Качмануыннан фоторепортаж

Әҗмәктә Качману бәйрәме фото

Алиса Спиридонова фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: