Туганайлар

Тыңлагыз, эфирда карендәшләр...

13 февраль Халыкара радио көне буларак билгеләп үтелә. Кайчандыр керәшеннәр өчен дә махсус тапшырулар эфирга чыга иде. Казанда "Арумысез, карендәшләр", Чаллыда "Арумысез, керәшен карендәшләр" дигән радиотапшырулар алып барылды.

Халкыбыз аларны ниндидер бер бәйрәмгә әзерләнгәндәй, көтеп ала, соңыннан тирә-күрше, дус-танышы белән уртага салып, сөйләшү - "бурное обсуждение" үткәрә иде. Менә шулай - үткән заман формасында гына сөйләшергә калды: хәзер инде бу тапшыруларның берсе дә юк.

Радиотапшырулар бүгенге көндә алып барылмаса да, аларны эфирга чыгарган журналистлар исән-саулар. Алар белән элемтәгә кереп, шаулы туксанынчы еллар сәхифәләренә кабаттан кайткандай булдык.

Радио бүлмәсендә җыелыштык

Чаллыдан Анна Асанова:

Татар иҗтимагый Үзәге төзелеп, җыелышларның гөрләгән чагы. Республикага мөстәкыйльлек таләп иткән чор. Мин дә ТОЦ утырышларына йөрим, Республикабызның, телебезнең киләчәге өчен борчылам. Күңелем сизә: мин бу җыелышларда бөтенләй үк "үз кеше" түгел. Үзен минем хәлдәге кебек тоючылар тагын да бар икән. Шунда мин Ямаш Игәнәй, Александр Филимонов, Татьяна Мироновалар белән таныштым. "Ямаш дәдәй, безгә үзебезнең җәмгыятьне булдырырга кирәк, безнең проблемаларны башкалар хәл итмәячәк бит", - дим. "Әйдәгез, җыелып сөйләшик. Син радиода эшлисең бит, белдерү бирә аласың", - диде Ямаш Игәнәй.

Мин, чыннан да, ул вакытта Татарстан радиосының Чаллы филиалында эшли идем. Анда эшли башлавым да Татар иҗтимагый хәрәкәтенә йөрүем белән бәйле булды. Радионың баш редакторы Ирек Диндаров белән танышып киттек. Чаллыда Рифкать Алтынбаев идарә иткән чор. Ирек абый дөреслекне бәреп әйтүче кеше иде. Радиотапшыруларда хакимият адресына да тәнкыйть сүзләре яңгырый. Митингларда нәрсә сөйләнә - тиз генә кайтып, тапшыруларда шуны яңгыратабыз. Кыскача әйткәндә, ул чактагы "Татар радиосы" хакимиятнең тамагында кылчык булып утыра иде. Басымга чыдый алмыйча, Ирек Галиевичнең күп хезмәткәрләре киткән. Шул чакта ул мине үзенә эшкә чакырды. Кечкенә кызыма бер яшь тулып кына киткән иде әле. Баланы әниемә калдырып, эшкә чыктым. Ямаш дәдәй әнә шулай керәшеннәр җыелышы турында белдерү бирергә кушкач, редакторым янына кердем. Мин инде бер белдерү бирү белән генә риза түгел - керәшеннәр турында тапшырулар да эшлисем килә иде. Ирек абый каршы килмәде - атнага бер керәшеннәр өчен тапшыру чыгарырга рөхсәт алдым.

Белдерү чыкканнан соң, беренче җыелышка йөзләгән керәшен килде, дип әйтә алмыйм. Ямаш Игәнәй, Николай Антонов, Александр Филимонов, Виталий Агапов, Татьяна Миронова, Түбән Камадан Виктор Шадриннар катнашканын хәтерлим. Беренче җыелышта ук оештыру эшләрен үзара бүлештек. Мин - радиотапшырулар әзерләүне, бәйрәмнәр уздыруны , Ямаш дәдәй белән Николай - гәҗит чыгаруны, Татьяна керәшен ансамбле оештыруны башларга булдык.

Радиотапшырулар өчен материалны архивлардан эзлим, халык арасында йөрим. "Карендәшләр" ансамбле оешып килә, аларны да радиога яздырабыз. Ул чакта кеше бик актив иде бит. Дистәләгән кеше эшләгән урыныбызга килә. Шатлык-сөенечләре белән дә, борчу-кайгылары белән дә бүлешәләр. Араларында йолаларыбызны, иманнарыбызны белүчеләр, кызыклы затларыбыз турында хәбәрдар кешеләр дә була. Үзем аларны тыңлыйм, үзем эчтән генә: "Их, минем бит әле тапшыруымны да әзерлисем бар, эфирга чыгу вакытым да якынлаша", - дип борчылам. Ходайга шөкер, берәүне дә борып чыгарганым булмады. Килүчеләр белән ничек-ничек эшләргә, аларны тыңлый белергә, кирәк дип тапсаң - радиога яздырырга - боларның барысына мин Ямаш дәдәйдән һәм редакторым Ирек абыйдан өйрәндем. Рәхмәт аларга! Радио эшеннән китсәм дә, алар биргән сабак тормышымда бик ярап куйды. Мин әле дә кешеләрнең моң-зарларын тыңлыйм. Тыңлый белүчеләр, аңлый алучылар бик әз бит хәзер. Сөйләп бушанасы килүчеләр, киресенчә, күбәя бара.

Әйткәнемчә, шәһәр хакимиятенә безнең тапшырулар комачаулый иде. 1993 елның җәендә Алтынбаев үзенең радиосын ачты. Безнең үз тыңлаучыбыз бар, ә шәһәр радиосы иләк аша чыккан материаллар белән эшли. Конкуренция башланды. Нәтиҗәдә - безне яптылар. Кайсыбыз кая таралышып беттек. Мин үз эшемне ачтым, аннары Минзәләгә күчәргә туры килде.

Кибетләрдә, җәмәгать урыннарында минем тавышны ишетүчеләр: "Сез әллә "Татар радиосы"нда эшләүче диктормы?" - дип сорый торганнар иде. Кайчак шулай урамнан барганда, мактау сүзләре әйтеп, кызартып китүчеләр әле дә очрап куя. Радиода эшләгән ул елларны сагынам. Яшьлегемнең янып, ярсып, таулар җимерерлек энергияле чагы бит ул.

Һәр елны радио көнен сагышланып искә алам. Бергә эшләгән якын кешеләремнең күпмесе инде китеп барган: Ямаш Игәнәй, Ирек Диндаров, Николай Антоновлар юк. Кайчандыр шундый затлар янәшәсендә эшләвем белән мин бик бәхетле.

Бетүебезгә - бер адым

Казаннан Аграфена Васильева:

"Арумысез, карендәшләр" тапшыруын беренче тапкыр эфирга чыгаручылар - ветеран-журналистыбыз Елизавета Антонова белән Татарстанның халык артисты Галина Казанцевалар. Алар документ, проект эшләрен дә башкарганнар, тәүге тапшыруларын да чыгарганнар. Мин инде эстафетаны алардан кабул итеп алып китүче генә булдым.

Тапшырулар әзерләгәндә, Флера Баязитованың керәшеннәр турында җыйган материалларына таяна идек. Үзебезнең балачак истәлекләрен дә файдаландык. Тапшыруларга күренекле кешеләр, интеллигенция вәкилләрен генә түгел, гади кешеләрне дә чакырырга тырыштык. Галим-педагог Николай Валентинович Максимов редакциягә бик теләп килә, фольклорчы-галим Геннадий Михайлович Макаров балаларга фольклор дәресләре әзерли, галимә Татьяна Григорьевна Дунаева белән культура, фәлсәфә темаларын яктыртабыз. Мария Николаевна Матвеева дин буенча материаллар әзерли. Менә шулай эшли торган идек. Кызганыч, болар барысы да үткәндә калды. Керәшеннәр турында тапшырулар чыгарырга акча юк, диделәр.

"Арумысез, карендәшләр"нең ябылуына инде дистә елдан артык вакыт үтеп киткән. Булганны бетерү җиңел, җимерелгәнне торгызу бик авыр шул. Безнең тыңлаучыларыбызның күбесе - өлкән яшьтәгеләр. Алар газета-журнал укый алмый - күзләре начар, интернетта утыра алмый - моны булдыра алмыйлар, ә менә рәхәтләнеп, радио тыңларлар иде, югыйсә. Башлап, ярты юлда калынган эшләр өчен күңел әрни. Халкыбызны бетерүгә ясалган бер адым бит инде бу. Кызганыч."

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: