Туганайлар

"Туганайлар" журналистлары Тырлау аланында булып кайттылар - фото, видеорепортаж

Командировка "Онлайн Питрау" съемкалары көненә туры килде

3 июль көнне "Туганайлар" газетасы журналистлары "Питрау" республикакүләм керәшен культурасы бәйрәме уза торган Тырлау аланында булдылар. Бу көнне территориядә төзекләндерү эшләре һәм Мамадыш, Дүсмәт, Колышчы, Шәдче, Җөри авылы ансамбльләре белән "Онлайн Питрау" өчен видеосъемкалар бара иде. 

Журналистлар авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова һәм Җөринең "Көмеш тәңкә" ансамбле белән авыл тормышы, "Питрау" мәшәкатьләре, фестивальнең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштеләр. Бу турыда материаллар газетабызның киләсе саннарында басылачак.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: