Туганайлар

Тәрәзәдә утлар балкысын

Авыл җирендә кардай ап-ак итеп акшарланган мичне, кулына табагач тотып, мичтә коймак пешерүче түтиләрне очратканыгыз бармы? Түбән Кама районының Келәтле авылында көн итүче Мария түти белән Василий дәдәй Муллиннарда тап булдым әлеге сихри күренешкә...

Мичтәге ялкыннан йөзе кызарып, балкып янган Мария түти табадагы коймакларны савытка салды да, кулындагы табагачны мич буена сөяп куйды. Ялкын телләреннән күземне ала алмавымны күрепме: “Пичтә пешкән ризык тәмлерәк, камыры да йомшаграк була. Балалар кайтуга өчпочмак, бәлеш пешерәм. Газ пичен кабызганым да юк ”, – дип елмайды.

Гадәт буенча, Яңа елга да күп итеп камыр ризыгы пешерә икән Мария түти. Яңа елны яратып көтеп алалар. Олы яшьтә инде без дип, кичтән ятып йокламыйлар, тәрәзәдән күршеләренең Яңа ел кичендә чыршы янында күңел ачканнарын сокланып карап утыралар. Янәшәдәге күршеләре Галина белән Николай Мәхмүтовлар үз йортлары каршында, елның-елында, елка ясап, бизәп куялар, ди. Нишләсеннәр, Келәтледә халыкка җыелырга клуб та юк шул.   

– 1983 елның көзендә шәһәрнең Кайманов урамындагы бер йортыннан үзебезгә бирелгән квартирга күчендек. Шул елны аталары беренче мәртәбә чын чыршы сатып алып кайтты. Кызларыбыз Люда белән Надя елканы бик мтур итеп бизәп куйдылар, – дип сөйли Мария түти. – Аңа кадәр андый гадәт булмады. Без мәктәптә укыганда, яңа ел җитәрәк, бәйрәмгә дип, берничә прәнник белән конфет бирәләр иде. Елкалар куйганнарын хәтерләмим. Нардуганда, төрлечә киенеп, без бәләкәй чагында ук җөрделәр. Әле үзем кияүгә чыккач та, әниләр янына Келәтлегә төшкәч, пәлтә өстеннән чәчәкле сарафан киеп, кешегә танытмас өчен биткә марля каплап, нардуганчы булып җөрдек. Гурий безгә иярми иде.

Ә Гурий дәдәй үзе Ключ Труда поселогыннан, гаиләдәге сигез баланың уртанчысы. Әтиләре Тимофей сугыш кырында хәбәрсез югалган. Алар авыр тормышта үссәләр дә, абыйсы укытучылыкка укыган, ә апасы яшьли эшләгән. “Өс-башларына да булмаган, бер куфайканы берсе салган, икенчесе кигән”, – дип сөйләп торды Мария түти.

Шуңа күрәдер, тамагы тук булыр дип, ерак туганнарына асрамага биргәннәр унбер яшьлек Гурийны. Әмма алардагы тормышын Гурий дәдәй хәзер дә күңеле тулып, әрнеп искә ала. Туганнары аны үзләренә алып төшкәч, мәктәпне, укуны уйламасын диптер инде, китапларын, сумкаларын яшереп куйганнар. Ә бит алты яшеннән Ключ Труда мәктәбендә укый башлаган Гурий зиһенле, тырыш булуы белн аерылып торган.  Буыны да ныгымаган малайдан бар булган утыннарын ярдыртканнар. Көтү көттергәннәр. “Кояш агач башына төшкәч кенә сыерны алып кайтырсың”, – дип кисәтеп куйгач, малай бернишли алмаган. Моны күреп йөргән күршеләре түзмәгән, Гурийның апасына: “Шушы салкында, бер кат ыштан белән, иртәдән кичкә кадәр кибән астында сыер саклап утыра. Үлә инде ул бала”, – дип барып әйткән. Шуннан соң гына малайны барып алганнар.

Авылда төрле эштә йөргән үсмер Пермь ягына китеп, заводта кранчы булып эшли, кичке мәктәптә 7-9 классны укый.

1952 елда армиягә алынып, өч ел дәвамында Кенигсбергта хезмәт итә. Хәрби хезмттән соң, туган ягына кайта. Булачак Түбән Кама шәһәрен төзергә теләүчеләр исемлегенә Гурий Муллин унсигезенче кеше булып теркәлә. 1961 елда ул инде төзелештә эшли башлый. Гурийлар бригадасы бараклар сала, ә Келәтле авылы кызы Мария штукатурчы булып эшли. 

“Катын аерган дип, әниләрнең Гурийга бирәселәре килмәде. Ә ул мотоцикл белән төште дә, эшкә барырга чыккан җиремнән үзләренә алып китте. Кеше күрмәсен, бакча артыннан кайт, дим. Кулда – әниләр сатырга дип биргән сөтле бидон. Авыл очында Аудый түти очрады. Әниләргә кертерсең, дип, бидонны бирдем дә, Ключ Трудага киттек. Энесе белән мине сорарга Гурий төште. Мин бармадым, әниләрнең ачулануыннан курыктым. Питрау узгач өйләнештек, – дип кияүгә чыгу тарихын сөйләде Мария түти. – Ике айлап әниләр күзенә күренмәдем. Олы Покрауга төштек. Әни каз суйдырган. Бер сүз әйтмичә, каз йонын йолкый башладым. Аш әзерләделәр. Әни, бирнәлек дип, ашъяулык, бистәрләр бирде. Акрынлап, алар да Гурийга баруыма ризалаштылар”.

 Яшәр урыннары булганчы, шәһәр төзелешенә көн дә барып-кайтып йөриләр. Иртә белән авылдан Балчыклыга кадәр җәяү баралар, ә анда вахта машинасы көтә. Кузов өстенә тарттырылган брезент кышкы салкыннардан сакламаса да, тирә-як авыллардан җыелышкан яшьләр салкынны сизмиләр дә. Олы кызлары Люданы Келәтледәге әбиләре карагач, кичләрен шунда кайтып куналар да, иртәнге биштән тагын эшкә чыгып китәләр. Кибете, ашханәсе булган “промбаза”дагы вагонда да торалар, Актүбә авылы зираты кырындагы “Нахаловка”дан будка алып, шунда да яшиләр, Төзүчеләр поселогындагы барактан бүлмә бирелгәч, яшь гаиләгә ул җәннәттәй тоела.

Гурий Тимофеевич энергорайонда участокка җитәкчелек итә, ә аннан соң, озак еллар “Камэнергостройпром”да слесарь булып эшли. Мария түти дә шул ук КЭСПда башта –гардеробчы, ә лаеклы ялга киткәнче, ун елга якын, сварщик була. Эретеп-ябыштыручы һөнәре  хатын-кыз өчен авыр хезмәт, әмма ул үз эшен ирләр көнләшерлек итеп, җиренә җиткереп башкара.

– 1990 елны каршы алуыбыз һич онытылмас. Чөнки 1989 елның 15 декабрендә бердәнбер оныгыбыз  Дима туды. Кызыбыз Надя белән кияүнең бездә яшәгән чагы иде. Яңа ел бәйрәменә кодалар килделәр, шау-гөр килеп, күңелле итеп утырдык, – дип искә төшереп алды Гурий дәдәй... 

Шушы үтеп барган елның 28 декабрендә туксан яшен тутырачак Гурий дәдәй әле нык. Бакчаларының 20 сутыена утырткан бәрәңгене дә, балаларының эштән бушап кайтканын көтеп тормыйча, көрәк белән казып, үзе алып бетерә язган. Иреннән тугыз елга гына кечерәк Мария түти бәрәңгене җыеп, ташып торган. Шәһәрдә яшәүче кызлары үзебез эшлибез дип ачулансалар да, гомере эштә үткән олы кеше түзәме соң инде?! Олыгайдык дип тормыйлар, хәзер дә күп итеп тавык-чебеш асрыйлар, йорт-җирдәге вак-төякне дә үзләре караштыралар...

Декабрьнең саран карлы кышында Келәтленең аклыкка оеп утырган йортлары арасында кичләрен тәрәзәләре электр утыннан балкыган Мулиннар өе дә бар. Берничә көннән җир йөзендә хакимлек итәчәк яңа 2021 елда да аларның өендә утлар балкып торсын, 90 яшьлек Гурий Тимофеевич та, аның карчыгы Мария Васильевна да исән-сау булсыннар. Мария түтигә авыл мичендә тәмле тәбикмәкләр, бәлешләр пешереп, якыннарын, туганнарын озак еллар сыйларга язсын әле.

 

Фирая МОРАТОВА.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: