Туганайлар

Тихвин чиркәвендә отец Павел Павловны искә алдылар

Отец Павел Павловның арабыздан китүенә бүген ярты ел.

Казандагы Тихвин чиркәвендә бүген протоиерей Павел Павлов истәлегенә атап служба узды. Аны Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин, иман йортының икенче священнигы Владимир Иванов, Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле Димитрий Сизов һәм Балык Бистәсе районы керәшен авыллары чиркәүләре священнигы Геннадий Сизов уздырдылар. 

Исегезгә төшерәбез, Отец Павел Павлов узган елның 8 августында көчле авырудан соң бакыйлыкка күчте.

Фото Тихвин чиркәвенең ВКонтакте группасыннан алынды. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: