Туганайлар

Темәпей малае (Конкурска)

Узган елда, керәшен халкының беренче укытучысы, дин эшлеклесе Василий Тимофеевич Тимофеевның тууына 180 ел булды.

Тимофеевның керәшеннәр өчен куйган хезмәтләренә багышланган конференцияләрдә күп катнаштым, ә туган авылында булганым юк иде. Юбилей елы булганга үзем кызыксынып, күрәсем килеп, Чия башын күреп кайттым.
Мин анда ниндидер яңалык ачарга да бармадым. Бары Чия башы авылын, чиркәвен күрәсем килде.
Ниндидер бер изге җиргә аяк баскан кеше кебек хис иттем мин үземне. Шушында үскән, шушы сукмаклардан йөргән, шушы җирнең суын эчкән, авыл малайлары белән уйнап йөргән. Авылдан чыгып китеп, күрше приход мәктәбендә укыган. Кабат бирегә әйләнеп кайткан... Шуларны уйлап йөрдем. Аннары тагын менә нәрсәләр күз алдымнан үтте: Василий Тимофеевның биографиясенә күз салсак, Чия башы халкы әз күрсәтми бит аңа. Авыл кешесеннән хуплау тапмый ул, авыл кешесе аның Темәпи малае гына икәнен дә, бөтен нәсел-нәсәбәсен дә белә. Аны укымышлы кеше итеп тә, дини кеше итеп тә күрергә теләми. Шулай да беренче 3 укучыны үз авылыннан алып китә ул. Чиркәү дә салдыра, беренче мәктәп салдыруны да үз авылыннан башлый. Чөнки ул вак-төяк каршылыклардан өстен була.
Чия башы авылы чиркәве 1895нче елда Николай Ильминский истәлегенә салына. Казан сәүдәгәре Павел Щетинкин акча бирә. 1895нче елга кадәр Чия башы авылы Тау Иле приходына караган була. 1896нчы елның №811нче Святейший Синод приказы белән мөстәкыйль приход төзелә. Бөтен прихожаннары да - керәшеннәр. Василий Тимофеев инициативасы белән Чия башында керәшен хатын-кызлары җәмгыяте оештырылмакчы була. Ләкин уңайлы урын һәм акча табылмаганлыктан, бу план барып чыкмый. Чия башы прихожаннары арасыннан бик күп священниклар, дьяконнар, укытучылар чыга. Чия башының беренче священнигы - Василий Тимофеевның бертуганы отец Игнатий Тимофеев була. Ләкин авыл кешеләренең аңламавы, аны һаман кечкенә Игнат итеп карап, санламаулары отец Игнатийны авылдан китәргә мәҗбүр итә. Чия башында ислам динен тотып, күрше Сәртек авылына күчеп китүче Гавриловлар гаиләсенең дә булуы билгеле. Ураза һәм дини бәйрәмнәрдә прихожаннарның яртысы гына йөри, православие дине законнары тулысы белән үтәлми. Мәҗүсилек йолаларына бик зур игътибар бирелә.
Алда әйтеп үтелгәнчә, чиркәүләрдә служба Ильминский һәм Тимофеевның керәшен теленә тәрҗемә иткән дини китаплары нигезендә алып барыла, димәк китаплар да беренче чиратта Чия башына кайткандыр әле.
Шуны әйтеп үтү мөһим, үз туган телләрендә керәшеннәрне дингә тарту - приходларның һәм приход мәктәпләренең иң төп казанышы. Күрше авыл приходлары һәм аларга караган мәктәпләр турында сөйләгәндә, авыл кешеләренең дингә, дини белем алуга зур омтылышын күрергә була. Ә менә Чия башы авылы халкы дини белем алуны, чиркәүгә йөрүне түгел, хуҗалык алып баруны, эш эшләүне өстен күрергә яраткан", - дип язылган Казан епархиясенең чиркәү һәм приходларның тарихи-статистик тасвирламасында.
Чия башы приходында "Изге Гурий туганлыгы"ның 2 мәктәбе эшли. Беренче мәктәп 1866нчы елда Казан Духовная академиясе практиканты Василий Тимофеев җитәкчелегендә ачыла. Башта ул кечкенә генә бер иске йортта урнашкан булса, соңыннан сәүдәгәр Павел Щетинкин таш фундаментка утыртып, зур яңа мәктәп төзетә.
1880нче елда кызлар өчен дә мәктәп булдырыла. Акча булмау сәбәпле әлеге мәктәп ябылып та тора. Василий Тимофеев аны кабаттан ачтыру артыннан йөри. Үзе үк яңа бина төзетә. Мәктәпкә 10нан алып, 30га кадәр укучы кыз бала языла, тик йөрүчеләр саны 10-15 кешедән артмый. Авыл малайларының 75 проценты мәктәпкә йөрсә, кыз балаларның 25проценты гына йөри. Кыз балаларны йортта эшләтер өчен: ашарга пешерү, бала карау кебек эшләр өчен мәктәпкә йөртмәү җаен карыйлар. Ир балаларның шактые Казан Үзәк керәшен мәктәбендә дә укуларын дәвам итә. Дүсмәттәге 2 еллык приход училищесына китеп, белем алучылар да була.
Чия башы шулай ук керәшеннәрдән беренче дөньяви белем бирүче хатын-кыз укытучы Феодора Ивановна Иванованы да биргән авыл бит әле. Монысы да отец Василий Тимофеев тырышлыгы бит.
Чиркәү - 1895нче елгы бина, реставрациягә мохтаҗ. Совет заманнарында клуб булып хезмәт иткән чиркәүне торгызуда күп көч куйган отец Владимир Ивановны сагынып, хөрмәтләп искә алалар. (1993нче елда ул кабат чиркәү булып ачыла.) Бүген чиркәүне авыл әбиләре карап тора, үз священнигы юк. Керәшен священнигы керәшеннәр иң күп яши торган Мамадыш районында да берәү дә юк.
Шунысы эчне пошыра, Чия башында әлегә кадәр Василий Тимофеев музее юк. Мәктәп музеенда да аңа багышланган почмак та юк икән. Чиркәвенә берәр истәлек тактасы куелса да начар булмас иде.
Лидия Константинова,
Үсәли авылы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: