Теләче районының Тәмте авылында "Казанский" җыены узды

21 июль көнне керәшен карендәшләребез яшәүче Тәмте авылында узган "Казанский" җыенын чын мәгънәсендә халык бәйрәме дияргә була. Ул елдан-ел камилләшә, байый, зурая, халык тудырган, үзе үстергән бәйрәм бу. Шуңа да ул халык күңеленә якын, кадерле.
Чынлыкта исә әлеге бәйрәмнең тарихы ерак чорларга барып тоташа. Берничә гасырлар элек 21 июль көнне Казанда Изге Ана иконасы табылган. Табучысы Матрена исемле кыз булган, бу көнне иртәдән - чиркәүгә, көндезен зиратка барып, ыруының хәлен белеп, кичен түгәрәк уенга җыйналган. Шуңа да авыл халкы бу көнне чиркәү тарафыннан бирелгән бәйрәм көн буларак билгеләп үтә, - дип яза район газетасы.
Бәйрәм-йоланы егерме елдан артык оештыручы, шушы авылда туып үскән Николай Иванов башлап җибәрде. Ул авылдашларын, җыен кунакларын бәйрәм белән котлап, Тәмте авылының үзенә генә хас булган йөзен билгеләүче әлеге җыенның озын гомерле булуын, ун-унике генә йортлы авылның яңарыш кичерүен теләде.
Үзебезнең "Нардуган", Алабуга шәһәренең "Ак Каз", Казан шәһәренең "Айбагыр" керәшен фольклор ансамбльләре чыгышы белән башланып киткән бәйрәм концерт-дискотекасы таңгача дәвам итте. Тамашаны күңелле, мавыктыргыч итеп Камал театры артисты Олег Фазылҗан алып барса, сәхнә янына җыелган халыкның күңелен Татарстанның атказанган артисты Азат Тимершәех күрде.
Әлбәттә, "Казанский" җыенының иң күңелле өлеше татарча көрәш бәйгесе булды. Ул өлкәннәр арасында ике үлчәү авырлыгында алып барылды. Фәкать "чистага" гына егу шарты белән үткәрелгән ярышта Теләчедән Илдар Гыйниятуллин абсолют батыр булып танылды.
Фәнил Нигъмәтҗанов,
"Татар-информ"
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 14:23Чистайларга барасылар бар икән! Түбән Кама керәшен мәдәни этнографик җәмгыяте уздырган «И керәшенем, асыл бизәгем...» бәйрәмендә Чистайдан килгән кунаклар да катнашты. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде3700
-
26 февраль 2021 - 13:51На фолк-уроке в Кряш-Серде прошел урок по культуре кряшен Мероприятие прошло в рамках Всероссийского проекта «Народная культура для школьников»3500
-
26 февраль 2021 - 12:09Карендәш шагыйрәбез Мария Максимованың балачак хатирәләре “Әле дә тәме авызымда”2900
-
26 февраль 2021 - 11:51В Пестречинском районе пройдет турнир по хоккею в валенках Турнир состоится 27 февраля на открытой хоккейной коробке в селе Чита. Начало в 10 часов3300
-
26 февраль 2021 - 11:26В Культурном центре Я.Емельянова пройдет мастер-класс по ручной лепке На мастер-класс может записаться каждый желающий4100
-
26 февраль 2021 - 11:22«Созвездие-Йолдызлык-2021» посвящён Году родных языков и народного единства Зональные этапы фестиваля традиционно начинаются с юго-востока республики2600
-
26 февраль 2021 - 09:50В селе Надеждино рассказали о жизни и подвиге Петра Гаврилова Выездное мероприятие организовали сотрудники музея имени Героя Советского Союза Петра Гаврилова и Краеведческого музея Пестречинского района3600
-
26 февраль 2021 - 06:29Йомырканы суыткычта сакламагыз Ни өчен алай эшләргә ярамаганын белә идегезме?13200
-
25 февраль 2021 - 16:13В Алексеевском районе прошел межконфессиональный футбольный турнир Игроков команды победителей и призеров подарками и призами наградили благочинный Алексеевского благочиния, протоиерей Павел Чурашов и имам мухтасиб Алексеевского района Рустем хазрат Вальщиков6500
-
25 февраль 2021 - 12:32Җырчы Җәкәү йортында Питрәч керәшеннәре айлыгына багышланган концерт булачак Концертка Питрәч районының үзешчән артистлары, фольклор коллективлары чакырылган9200
-
25 февраль 2021 - 11:37Римма Никитина яңа клип тәкъдим итте Җырның исеме бүген туры эфирда билгеле булачак7500
-
25 февраль 2021 - 11:05Гөсләче Лиза яки «дәвамчылар да булса»... Карендәшебез Лиза түти гөсләдә уйный6501
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
26 февраль 2021 - 16:12В Казани откроется выставка художника-чеканщика Александра Иванова «Гостеприимный Татарстан»Выставка продлится до 28 марта 2021 года2400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.38500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!36400
-
23 февраль 2021 - 06:28Елизавета Михайлова: "Дәдәй, электән үк, безне әйдәп баручы булды" Республика күләмендә танылган җитәкче, җәмәгать эшлеклесе Иван Егоров тормышындагы кайбер сәхифәләр28807
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика