Туганайлар

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рождество бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне җанга яшәү дәрте, бәрәкәтле көч өсти торган Рождество бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. 

Бик күп гасырлар элек Җиргә могҗизалы төстә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нурлары бөтен дөньядагы христианнарның күңелендә бүген дә балкый. Рождествода  дин тотучыларның мәхәббәт һәм мәрхәмәткә, камиллеккә, татулыкка һәм аңлашуга булган көчле омтылышлары, зур өметләре чагылыш таба. 
Христос туган көн – төрле буын вәкилләрен, яшен-картын берләштерә торган, өлкәннәр дә, сабыйлар да бердәй дулкынланып һәм шатланып каршы ала торган ямьле гаилә бәйрәме дә. Ул кешеләр тормышын тылсым һәм ихлас сөенеч белән бизи, бу көннәрдә без ананың баласын өзелеп яратуын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерүче борын-борыннан туплана килгән рухи хәзинәләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аеруча ачык тоябыз. 
Мәгълүм авырлыклар һәм югалтуларга карамастан, узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар,   иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар. Без хәзерге вакытта Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге храм дип танылган Мария Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләрен тәмамлап киләбез. Иманнар укып, изгелек нуры иңдерү һәм аны ачу тантаналарын быел уздырырга ниятлибез. 
Яңа елда дини тормыш шулай ук  әһәмиятле вакыйгаларга, зур казанышларга, олы җиңүләргә бай булыр дип ышанам. 
 Сезгә Рождествода күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим!

 

Татарстан Республикасы 
           Президенты                                                                    Р.Н. Миңнеханов

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: