Туганайлар

Татарстан Гидрометеорология үзәге: республикада җәй төнге суыклардан башлана

Июньнең беренче көннәре Татарстанда төнлә һәм иртән -2 градуска кадәр салкыннан башлана.

Республикада җәй төнге суыклардан башлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

“1 һәм 2 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән -2 градуска кадәр суык көтелә”, - дип хәбәр итә синоптиклар.

Кичә көндез Татарстан Гидрометүзәге көннең икенче яртысында гарасат фаразлаган иде. Көтелгәнчә, Казанда 14.00 сәгать тирәсендә давыл купты.

Республика башкаласында көчле җил Тукай урамында урнашкан кече бизнес көллиятенең түбәсен кубарып ташлаган. Шулай ук Тинчурин исемендәге театр һәм Тарпищев исемендәге Теннис академиясе түбәләренә дә зыян килгән.

Яшел Үзән районында 7 торак пункт тулысынча утсыз калган. Моннан тыш, Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә зыян күргән хатын-кыз һәм яшүсмер китерелгән.

20.00 сәгать тирәсендә Мөслим районында давыл аркасында хатын-кыз үлүе турында хәбәр иттеләр. 35 яшьлек кибетче өстенә түбә кисәге төшкән. Ул хастаханәдә җәрәхәтләрдән үлгән.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: