Туганайлар

Ташкирмән авылы серләре

Мишә елгасы буенда урнашкан Ташкирмән - Лаешта бердәнбер керәшен авылы

 Исеменнән үк күренгәнчә, авыл башындагы таштан өелгән кирмән безнең эраның V-VII гасырларында ук булган. Авыл халкы бу урынны «Кала башы» дип йөртә. Ташкирмәндә «Трои­ца» бәйрәмен дә шунда билгеләп үтәләр.

Авылның «Көмеш» балалар ансамбле туристларга әнә шул «Троица»ны сәхнәләштереп күрсәтте. Троицада бар халык кирмән буйлап өч тапкыр йөгереп үтәргә тиеш икән. Бу көнне үк өч төрле үлән дә җыеп куялар. Троицада җыелган үлән иң файдалысы-сихәтлесе санала ди. Әлеге бәйрәмгә җыелган халык, һичшиксез, «Чи камыш» һәм «Мәрьям» җырларын да җырлап кайтырга тиеш.

Биредә Казан ханлыгы чорыннан ук сакланып килгән җырларны әле дә җыр­лыйлар, гадәти булмаган музыкаль инструментлар: самавыр торбасы яки мич капкачына сугып чыгарылган музыка астында салмак кына бииләр. Ташкирмән авылы мәктәбендә керәшеннәр яшәешен чагылдырган музей да эшләп килә. Мәктәп балалары туристларны авыллары, керәшеннәрнең культурасы, сәнгате, һөнәрчелеге һәм көнкүреше белән таныштыра. Туристларда бигрәк тә керәшеннәрнең мил­ли киемнәре кызыксыну уятты. Хатын-кызның костюмына карап, аның кайсы җирлектән булуын, бай яшиме-юкмы, кияү­дәме-түгелме икәнлеген, ничә баласы барлыгын белеп булган. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып тора. Яшь кызлар башларына калфак кигән. Яшь киленнәр түгәрәк яулык япкан. Олырак хатын-кызлар, башларына сүрәкә кигәннән соң, өстән яулык бәйләгәннәр.

Ташкирмәндә Изге Гурий чиркәве дә сакланган. Аңа нигез 1895 елда ук салынса да, ул 1914 елда гына төзелеп бетә. Советлар чорында чиркәү склад вазифасын үтәгән. 2011 елда реставрациядән соң кабат ишек­ләрен ача.

Шәһри Казан

 

Исеменнән үк күренгәнчә, авыл башындагы таштан өелгән кирмән безнең эраның V-VII гасырларында ук булган. Авыл халкы бу урынны «Кала башы» дип йөртә. Ташкирмәндә «Трои­ца» бәйрәмен дә шунда билгеләп үтәләр. Авылның «Көмеш» балалар ансамбле туристларга әнә шул «Троица»ны сәхнәләштереп күрсәтте. Троицада бар халык кирмән буйлап өч тапкыр йөгереп үтәргә тиеш икән. Бу көнне үк өч төрле үлән дә җыеп куялар. Троицада җыелган үлән иң файдалысы-сихәтлесе санала ди. Әлеге бәйрәмгә җыелган халык, һичшиксез, «Чи камыш» һәм «Мәрьям» җырларын да җырлап кайтырга тиеш. Биредә Казан ханлыгы чорыннан ук сакланып килгән җырларны әле дә җыр­лыйлар, гадәти булмаган музыкаль инструментлар: самавыр торбасы яки мич капкачына сугып чыгарылган музыка астында салмак кына бииләр. Ташкирмән авылы мәктәбендә керәшеннәр яшәешен чагылдырган музей да эшләп килә. Мәктәп балалары туристларны авыллары, керәшеннәрнең культурасы, сәнгате, һөнәрчелеге һәм көнкүреше белән таныштыра. Туристларда бигрәк тә керәшеннәрнең мил­ли киемнәре кызыксыну уятты. Хатын-кызның костюмына карап, аның кайсы җирлектән булуын, бай яшиме-юкмы, кияү­дәме-түгелме икәнлеген, ничә баласы барлыгын белеп булган. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып тора. Яшь кызлар башларына калфак кигән. Яшь киленнәр түгәрәк яулык япкан. Олырак хатын-кызлар, башларына сүрәкә кигәннән соң, өстән яулык бәйләгәннәр. Ташкирмәндә Изге Гурий чиркәве дә сакланган. Аңа нигез 1895 елда ук салынса да, ул 1914 елда гына төзелеп бетә. Советлар чорында чиркәү склад вазифасын үтәгән. 2011 елда реставрациядән соң кабат ишек­ләрен ача.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/laesh-rayonyinyi-etnik-traditsiyalre-marshrutyi-bu

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: