Туганайлар

Тамара Баһаветдинова: "Бердәм булыйк, туганайларым!"

Түбән Кама керәшеннәре җәмгыятенең инде 25 еллык тарихы бар. Быел алар әлеге юбилейларын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы төзелгәч, алар яңа көч һәм дәрт белән, алларына тагын да зур максатлар куеп эшли башладылар. Башкарылган эшләренә күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясап һәм тәҗрибә уртаклашып, Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Түбән...

- Ни өчен нәкъ менә Сезне районыгызның керәшеннәр оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар? Сезнеңчә, Сез халык өметен акладыгызмы?

- 1992 елның 29 ноябрь көне иде. Үзгәртеп кору җилләре искән, дөнья шаулаган чак. Без, керәшеннәр дә, уянып киләбез, бер дә башкалардан ким буласы килми. Оешма төзергә булып, җыелыш җыйдык. Сөйләүчеләр күп, йөрәге җитеп, җитәкче эшенә алынырга теләүче юк. Үгетли торгач, мине күндерделәр. Ышанганнардыр инде. 25 ел узгач та, шушы рольдә калганмын икән - өметләрен дә аклаганмындыр, дим.

Шулай бер җыелыш вакытында журналист, күп еллар оешмабызның идарә члены булган Виктор Шадрин да " Ирләр бу эшкә алынмады, без, җыелышып, Тамара Алексеевнаны ризалаттык, шуңа сөенеп туялмыйбыз", - дигән иде. Шөкер, хөрмәт иттеләр, сүземне тыңладылар, эшемдә терәк булдылар ирләребез, хәзер дә бергә эшлибез. Халкыбызның культурасын үстерү, бәйрәмнәрен барлау, ансамбльләр оештыру буенча бергә-бергә күп эшләр башкарабыз, шуның белән халык өметен дә аклыйбыз, дип уйлыйм. 10 ел элек, 2007 елда шушы республика оешмасы төзелгәндә дә, шәһәр администрациясе дә, халык та, минем кандидатураны яклады. Шуннан соң да, күпме гомер халыкка хезмәттә үткән.

- Сез, эшләр өчен, үзегезгә нинди команда җыйдыгыз?

- Безнең актив - асыл керәшен егетләре һәм кызларыннан тора. Аларны, мөмкинлекләренә карап, үз төбәкләренең лидерлары, авылдашлары арасыннан, ышанычлы кешеләре итеп, халык үзе сайлады. Урыннарда, туган авылларында авторитетлы, актив булган керәшен егетләребез шәһәрдә дә, авылларда да бар эшне җиренә җиткереп эшлиләр. Престол бәйрәмнәр уздыру, чиркәүләр төзү, чишмәләрне затландыру, зиратларны чистарту һәм шундый башка эшләрне башкару да әлеге "алтын багана"ларыбыз җилкәсенә төшә. Чыгышы белән Нариман авылыннан булган Александр Павлов, Балчыклы егете Юрий Иванов, Келәтле авылыннан Геннадий Муллин - сүзем шулар турында.

- Керәшен мәсьәләсенең ун ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?

- Бүгенге көндә Республиканың керәшен оешмасы безгә төрле яклап булыша, эшендә үрнәк булып тора. Елдан-ел ешрак уздырылучы фәнни конференцияләр, мәдәни фестивальләр, "Туганайлар" һәм "Туган як" гәҗитләре битләрендә керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, уздырган чараларын һәм шагыйрь-язучыларының әсәрләрен яктырткан язмалар - барысы да керәшеннәрнең дәрәҗәсен күтәрә. Керәшен авылларында чиркәүләр төзелә, часовнялар ачыла. Ун ел элек боларның күбесе безнең планда гына иде әле, кайсы берсе хәтта планда түгел, хыялда иде.

- Ун ел эчендә и решелгән у ңышларыгыз? Уңышсызлыклар булдымы?

- Соңгы вакытта җәмгыятебез бик активлашты. Иң сөенечлесе - 2016 җылда Түбән Кама шәһәрендә керәшен чиркәве төзергә җир бүлеп бирелү. Ярты җыл әчендә эшмәкәр Валерий Иванов кебек булдыклы җегетләр ярдәмендә кечкенә чиркәү-часовня җиткерелде. Бүгенге көндә керәшен приходында келәүләр узып тора. Планлаштырган төп зур чиркәүне төзү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Шәһәребездә, районыбызда яңа керәшен коллективлары оеша, алар конкурсларда катнашып, үз авылларының гореф-гадәтләрен күрсәтәләр. Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты ачылу эшебезне җанландырды, киңәйтте. Бүгенге көндә андагы барлык 13 милли-мәдәни оешма белән тату, дус яшибез. Хәзер оешмабызда үткәрелә торган чаралар саны җыл буена йөздән артып китә. Безнең төбәк язучылары, халкыбызның горурлыгы Никифор Тукмачев белән Анастасия Усачева үзләренең иҗат җимешләре белән сөендереп торалар, берничә китапларын бастырып чыгардылар. Фольклор ансамбльләр җитәкчеләре Валентина Тупаева, Надежда Анисимова, Флёра Облакова һәр сезонда яңа, кызыклы чыгышлары белән куандыралар. Бергә һәм бердәм булу безгә эшләргә ярдәм итә, уңышлар китерә.

- Керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнгәндә керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?

- Керәшенлегем белән чиксез горурланам. Чын күңелдән бирелеп, халкым, нәселем, б алаларым өчен, дип эшлим. Каршылыклар булмады. Халыклар тату яшәргә, бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш. Безнең күп милләтле илебездә бу иң мөһим шартларның берсе, бигрәк тә бүгенге тынгысыз заманда.

- Безнең халык ни өчен пассив?

- Пассив дип әйтмәс идем. Үзебезгә халык белән күбрәк эшләргә, активлаштырырга кирәк. Үзебезнең эшләвебез җитмидер, дип уйлыйм.

- Халык белән ничек аралашасыз? Сез халыкка никадәр якын?

- Халык белән һәрвакыт элемтәдә - Интернет аша булсынмы, җыелышларда, бәйрәмнәрдә, чиркәүләрдә дисеңме. Районнарга чыгып торабыз, шәһәр мероприятияләрендә дә актив катнашабыз. Сорау-проблемалары килеп туган карендәшләрем яныма үзләре киләләр. Алар өчен ишекләр һәрчак ачык. Оешманың һәр идарә члены үз урынын белә, үз эшен эшли. Барлык очрашулар да шәһәр халкы белән генә түгел, авыллардан килгән карендәшләребез катнашуы белән дә үтә. Шактый гына чаралар авылларда үткәрелә. Кушай, Балчыклы, Нариман авыллары бик актив. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар белән эшлибез. "Асыл нәсел" балалар ансамбленең матур чыгышлары - шуның бер нәтиҗәсе.

- Сезнең районда керәшеннәрне берләштерү, туплау өчен нишләргә кирәк?

- Тагын да ныграк, яхшырак, бер-беребезгә булышып, тупланып эшләргә кирәк. Халкыбыз арасында кайберләрнең бер ягы бик үк ошап бетми. "Тегеләй эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк", дип өйрәтәләр, тәнкыйтьлиләр, чынлыкта, үзләре алынмыйлар, тотып эшләүчесе аз. Безгә бик нык бердәм булырга, азрак сөйләргә, күбрәк эшләргә, көчне халкыбызны күтәрә, бергә туплый торган эшләргә юнәлтергә кирәк.

- Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?

- Халык һәм яшьләр активлаша башлады. Илебездә - тынычлык, халыклар бер-берсен хөрмәт итеп яши, шул сөендерә. Проблемалар күп түгел, ләкин һәр эштә дә килеп чыгып торалар. Заманында Түбән Камага үз нигезләрен биргән Чәбия, Актүбә авыллары инде юк. Дөрес, шәһәрдә авыллар исемендәге урамнар бар, анысы яхшы. Ләкин бүгенге көндә нигезләрендә шәһәр йортлары, предприятиеләр утырган авыллар тарихтан болай гына сызылырга тиеш түгел. Шул авыллардан чыккан кешеләр, аларның балалары бүгенге көндә безнең керәшен оешмасын тәшкил итә дә инде. Шуңа күрә, халык хәтерендә калырлык итеп, урыннарында стелла урнаштырылса, дөрес булыр иде, дип саныйбыз.

- Иҗтимагый башлангычларда керәшен мәсьәләсе белән шөгыльләнү авырмы? Сезне халык, район җитәкчеләре хуплыймы, яклыймы?

- Шәһәр администрациясе керәшеннәрне борчый торган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрчак ярдәм итә. Халыклар дуслыгы йортында үзебезнең иркен, матур бүлмәбез һәм музеебыз бар. Килгән кунакларны шунда каршы алабыз, музей буенча экскурсия үткәрәбез. Җәмәгатьчелек оешмалары белән администрациянең милли мәсьәләләр бүлеге дә бик яхшы эшли. Башка районнар белән дә элемтәдә булу, алар белән бергә эшләү, халыкның асылын саклап калу өчен бик мөһим. Шуңа күрә, бергә булыйк, бердәм булыйк, туганайларым!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: