Туганайлар

Сәвәләйлеләр булачак табибларны көтеп алды

«Идел буе федераль округының медицина десанты» дип аталган акция бүген Зәй районы авылларыннан башланды

Мондый акция  районда өченче елын оештырыла инде.  Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, егет-кызлар эшкә керешкәнче, алар  белән очрашып, хәер-фатихасын бирде.  Алар өчен биредә инструктаж оештырылды.

Булачак табиблар Сәвәләй авылында булып, участок табибына 65 яшьтән өлкәннәрне диспансерлаштыруга, әби-бабайларның хуҗалык эшләрендә булыша. Аларның күбесенең Зәйдә, шул исәптән Сәвәләйдә булганы бар.Шуңа да сәвәләйлеләр булачак табибларны җылы һәм үз итеп  каршы алды.  Әлеге акция Яңа Спас, Урсай, Үтәшкин авылларын да колачлый.

"Зәй офыклары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: