Туганайлар

Сәвәләй егете Николай Удмуртиядә хәрби бурычын үти

Николай Бутяев узган көзге чакырылышта хәрби хезмәткә киткән

Сәвәләй авылы егете Николай Бутяев узган көзге чакырылышта хәрби хезмәткә киткән. Ул Удмуртия республикасының Кизнер поселогында инженер-сапер полкында хәрби бурычын үти. Зәй политехник колледжында белем алган егет өйләнергә дә өлгергән. Аның улы бар. Билгеле, Николайга гаиләсен калдырып китү ансат булмый, әмма авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый.

-Улым хезмәтеннән бер дә зарланмый, киресенчә, телефоннан сөйләшкәндә барысын да сабыр, тыныч итеп аңлата. Минем теләгем бер - җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын, яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, әти-әниләр кайгы яше түкмәсен иде. Улыбызның туган якларга кайтуын сагынып көтәбез, - ди әнисе Татьяна.

Фото гаилә архивыннан.

Зәй офыклары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: