Туганайлар

Сәвәләй авылының рәт җырулары

Бу язманы фольклорчы галим, музыка белгече Геннадий Макаровка 2003 елда филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать интитутында күп еллар дәвамында текстология, археография өлкәсендә хезмәт иткән галим Заһир Шәйхлисламов тапшырган иде. Бүген бу Зәй төбәге керәшеннәренең халык иҗатын чагылдырган язманы “Туганайлар” укучыларына да тәкъдим итәбез

Фольклорчы, шагыйрь һәм педагог Сәхаутдин Миңлекәйнең (1895-1954) шәхси архивын фәнни яктан өйрәнү, тасвирлау барышында кулга халык авыз иҗаты үрнәкләре язылган бер бәйләм дәфтәрләр килеп керде. Бу дәфтәрләрнең хуҗасы – Сәхаутдин Миңлекәйнең бертуган абыйсы Фәттахетдиннең улы Әсгать Миңлекәев. Ул гомере буе хәрби хезмәттә булса да иҗат эшен дә ят итмәгән. Кешеләрдән, туганнарыннан ишеткән фольклор материалларын язып барган, үзе дә шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр, истәлекләр язып каләмен сынаган. Аның бу дәфтәрләрен вафатыннан соң, хатыны Екатерина Андреевна (рус милләтеннән) почта аша, Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына юллый. Шул юл белән алар С. Миңлекәй архивына килеп кушылалар. Күп санлы җырлар арасыннан игътибарымны керәшеннәрнең үзенчәлекле рәт җырлары җәлеп итте. Әсгать Миңлекәев аларның җыелу тарихын да күрсәткән. Аның бертуган сеңлесе Һәдия Фәттахова 1941-1945 елларны Татарстанның Зәй районы Сәвәләй авылында мөгаллимәлек иткән. Бу җырларны ул үзе укыткан мәктәп балаларыннан ишетеп алып, озак еллар хәтерендә саклаган. Сеңлесенең көйләп бирүе буенча Әсгать аларны язып алган һәм кайбер аңлашылмаган сүзләргә аңлатмалар да биргән. Бәйрәмнәрдә Сәвәләйнең хатын-кызлары ул җырларны өйдән-өйгә, рәт буенча кереп (шуңа рәт җырлары дип атала да ул) җырлап йөргәннәр. Ни өчен хатын-кызлар гына җырлап йөрү аңлашылса кирәк, чөнки ул елларда ирләр барысы да сугышта. Бу җырларның өч төрле көе булган. Төрле көйгә җырлаганда, көенә бәйле рәвештә, җыр текстларындагы кушымчалар саны гына үзгәргән. Көйләре никадәр моңлы, матур булса да, Әсгать Миңлекәев нота гыйлеменә ия булмау сәбәпле, аларны кәгазьгә төшерә алмаган. Фольклор музыкасы белгече Геннадий Макаров фикеренчә, әлеге җырларның күпчелеге керәшеннәрдә әле хәзер дә онытылмыйча башкарыла икән. Җыр текстларында керәшеннәрнең яшәү рәвеше, образлы фикерләве, тормыш фәлсәфәсе ачык чагылыш тапкан. Бу урында укучыларга шул җырларны тәкъдим итәбез.

 

*

Сәвәләйгә чиркәү салдырганнар

Бик тә ямьле булган бизәгәч шул, ай, бизәгәч.

Елама, елама дип әйтәләр

Ник еламыйм күңелем бизмәгәч шул, ай, бизмәгәч.

*

Иртәнчеккәй торып тышка чыксам

Чаң авазы килә һавадан шул, ай, һавадан.

Синнәр тумагансың, һай, анадан

Иисус төшергәндер һавадан шул, ай, һавадан.

*

Бер дә җыруларым барлар иде

Сандык эчләрендә сырларда шул, ай, сырларда1.

Сандыкларны ачып сайлап алдым

Сез туганкайларга җырларга шул, ай, җырларга.

*

Алтын гына качы2, һай, ал кисәр

Көмеш кенә качы гөл кисәр шул, ай, гөл кисәр.

Сезнең генә кебек булса булыр

Сталин янында әфисәр шул, ай, әфисәр.

*

Синең чәчкенәең бигрәк шома

Нинди тарак белән тарыйсың шул, ай, тарыйсың.

Йөргән җирләреңдә бик мактыйлар

Нинди телең белән ярыйсың шул, ай, ярыйсың.

*

Минем алъяпкычым, әй, кылампит3.

Күкерәге4 тартып тора бит шул, ай, тора бит.

Синең җангынаең әллә ничек

Минем җаныем тартып тора бит шул, ай, тора бит.

*

Синең кулларыңда, әй, алчәчәк

Минем кулларымда гөлчәчәк шул, ай, гөлчәчәк.

Минем сөюләрем артыгырак

Мыскылларга салып үлчәсәк5 шул, ай, үлчәсәк.

*

Әй, әле дә күрәм миннәр сине

Тагын кайчан күрермен сине шул, ай, күрермен.

Итләрем бетәр, сөягем калыр

Шунда да онытмам мин сине шул, ай, мин сине.

*

Әкрен генә басып без йөриек

Арымасын җирән атыбыз шул, ай, атыбыз.

Арыса да арыр, ай атыбыз

Чыкмасын ла яманатыбыз шул, ай, яманатыбыз.

*

Сикереп атларга атланганда

Кулыңда йөгәнең җиз булсын шул, ай, җиз булсын.

Кулыңда йөгәнең һай җиз булсын,

Сөйгән ярың матур кыз булсын шул, матур кыз булсын.

*

Казаннардан кайткан көймәләрнең6

Чукланмаган төше һич тә юк, ай, һич тә юк.

Кашкынаең кара, буең зифа

Сокланмаган кеше һич тә юк шул, ай, һич тә юк.

*

Тәрәзәмне ачып мин сызгырдым

Болын печәннәре кипсен дип шул, ай, кипсен дип.

Болын печәннәре, ай кипкәндер,

Безгә китәр вакыт җиткәндер шул, ай, җиткәндер.

*

Эзей7 буйларында йөри торгач

Җиз дагалы ката8 туздырдым шул, ай туздырдым.

Җиз дагалы ката туздырмадым

Яшьлек гомеремне уздырдым шул, ай уздырдым.

*

Арлылар да-бирле йөртә торгач

Түктерәсез бугай дегетне шул, ай, дегетне.

Җырлый-җырлый гына салып торгач

Исертәсез бугай егетне шул, ай, егетне.

*

Арлылар да- бирле без йөрибез

Аерылмады микән кортыбыз шул, ай, кортыбыз.

Ашаплар да-эчеп без йөрибез

Исән торды микән йортыбыз шул, ай, йортыбыз.

*

Күрешеләр бура ай, бурыйдыр

Бурашырга кереп булмыйдыр шул, ай, булмыйдыр

Күрешеләр белән тату булгач

Керешмичә торып булмыйдыр шул, ай, булмыйдыр.

*

Әй, талийан, кода, талийан ла

Талийан эчләрендә бадыян10 шул, ай, бадыян.

Үсеп кенә буйга җиткән чакта

Матур ярдан булсын талигың11 шул, ай, талигаң.

*

Арылар да оча, ай бер чәүкә

Биреләр дә оча бер чәүкә шул, ай, бер чәүкә.

Аяклар да өсли җырлап тора

Җырлаучыга кирәк бер чәркә шул, ай, бер чәркә.

*

Атларымны барам, ай атлатып

Болын печәннәрен таптатып шул, ай, таптатып.

Сөйләгәннәр дошман тик сөйләсен

Без эчәек бармак шартлатып шул, ай, шартлатып.

*

Җырлый гына-җырлый, гөрли-гөрли

Байлар бал эчәләр дисеннәр шул, ай, дисеннәр.

Тәмле генә-татлы без сөйләшик

Туганнары килгән дисеннәр шул, ай, дисеннәр.

*

Аклы гына ситсы күлмәгемне

Читәннәргә юып элмәм дә шул, ай, элмәм дә.

Шулай да стаканны эчәлмагач,

Кодачалар булып килмәм дә шул, ай, килмәм дә.

*

Ашыйсым да килә, эчәсем дә

Табаларда пешкән әлләни шул, ай, әлләни.

Ашап-эчүләре берни түгел

Бер сөйләшүләре әлләни шул, ай, әлләни.

*

Базарларга барсаң миңа да әйт

Мин дә җибәрермен җиләнгә шул, ай, җиләнгә.

Никләр җырламыймын берәр җыру

Әүлиялар кебек җиңгәйгә шул, ай, җиңгейгә.

*

Алмалар да алсаң, ал иң зурын

Икебезгә тигез бүләрмен шул, ай, бүләрмен.

Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә

Синең өчен үзем үләрмен шул, ай, үләрмен.

 

1.Сырларда – серле, яшерен урында.

2. Качы – кайчы.

3. Кылампин – кылампит дип тә әйтәләр, буй-буй итеп буяган тукыма.

4. Күкерәге – күкрәкчәсе.

5. Мыскалларга салып үлчәсәк – бик җентекләп, һәр ягын уйлап сөйләү турында.

6. Көймәләрнең – капланмалы арба яки кибитка.

7. Эзей – Зәй елгасы.

8. Җиз дагалы ката – күн башмак, күн итек.

9. Талийан – чит илдән (Европадан) кергән затлы тукыма, яулык та булырга мөмкин.

10. Бадыян – Әнис үләненең бер төре, гөл сыйфатында да үстергәннәр, хуш исле.

11. Талигың – бәхетең, яхшы киләчәк (гарәпчә).

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: