Туганайлар

Сәрдәдә корман боткасы пешерделәр

23 - июльдә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында, елдагыча, Корман боткасы пешерү йоласы үткәрелде.

Авыл уртасындагы чишмә янында бу йоланы үткәрү өчен махсус урын бар. Учак ягылып, ботка һәм тәбә пешерергә ике зур казан куелды. Йола буенча, учакта чачауниктагы яулыклар алып яндырылды, яңаларын куяр өчен урын әзерләнде.

Бәйрәмгә халык күп җыелган иде. Авыл кешеләре, ботка һәм тәбә әзерләү өчен, ярма, май, тоз, сөт, йомырка китерделәр. Пешкән ризык шул кешеләргә таратылды.

 

Олег Волков,

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: