Туганайлар

Сәрдәдә Качману суы ташыдылар

Кач ману бәйрәмендә салкын бәке суына чумылу йоласы бездә инде күптән яши, кышкы чатнама суыклар да моңа киртә түгел. Ә менә бәйрәм келәвенә милли киемнәр киеп килү керәшеннәргә генә хас йола дисәң дә була. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында да шулай, чиркәүгә төнге келәүгә хатын-кызлар милли киемнәрен, әбиләре суккан тукымадан...

Халыкта Кач манган су төрле авырулардан арынырга ярдәм итә, кешене яманнан саклый, тәнгә көч бирә дигән ышану яши.

- Бу көнне суны аруландыру, Ходайның һәрвакыт безнең белән булуын искәртә. Шулай да Ходайга табыну, Аңа башыру бәкегә чуму белән генә исбатланмый, җанны языктан чистартырга кирәк, - ди Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле Димитрий Сизов.

Атакай иман укып, Качын чишмә суына өченче тапкыр манып алганнан соң, аруланган суга кереп коенып чыгарга теләүчеләр дә табылды.

"Тәнгә шулкадәр җиңеллек иңә, бу халәтне әйтеп аңлатып бетереп булмый", - ди кышкы суыкта чишмә суында коенып чыгучылар.

- Боздай салкын судан чыккач, төннең суыклыгы бөтенләй сизелми, тән, киресенчә, утта янган шикелле, - ди Янсуар авылыннан Евгений Спасеев.

Бу төндә Керәшен Сәрдәсе авылында кунаклар бик күп булды. Бәйрәмгә күрше-тирәдәге бөтен керәшен авылларыннан да килгәннәр иде.

Ә көндез авылда тагын бер матур йола - су китерү йоласын башкардылар. Бу көнне кып-кызыл алача хатын-кыз күлмәкләрен ирләр дә киде.

- Бар кешегә дә кызык һәм күңелле булсын өчен киенәбез. Бу болай киенеп-ясанып йөрергә, күңел ачарга, шаярырга ярый торган соңгы көн. Качманганнан соң инде кыланып йөрергә ярамый, - ди туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков. - Нардуганчылар Рождестводан Качмануга кадәр генә йөри. "Нардуган" борынгы төрки телдән ояш туган" дип тәрҗемә ителә, моннан соң көн озыная, яктылык караңгылыкны җиңеп чыга, - ди ул.

- Элек, авылда яшьләр күп чакта, бу бәйрәм тагын да күңеллерәк уза торган иде, суны күбрәк авылның өске өлешендә яшәгән кешеләргә китерә идек, аларга чишмә ерак, коелары да еш кибә, - ди авыл халкы.

- Без яшь чакта кызлар суны үзләре очрашып йөри торган егетләр өйләренә кертергә тырыша торган иде. Үзебез оялабыз, уңайсызланабыз, шулай да тулы чиләкләр белән шул йортка керәсе килә торган иде, - дип сөйли Мария Кузнецова.

Авыл музеенда бу йола вакытында төрле елларда төшерелгән фотографияләр саклана. Алар безгә әле берничә дистә ел элек кенә бу бәйрәмдә бар авыл яшьләренең чын күңелдән бик теләп катнашуы, рәхәтләнеп күңел ачуы турында сөйли. Хәзер авылда эшләп килә торган "Чулпы" халык ансамбле, үз халкының киләчәк язмышына битараф булмаган, тынгысыз күңелле кешеләр бу бәйрәмгә онытылырга ирек бирми.

- Халкыбызның мондый бәйрәмнәрендә катнашу күңелгә рәхәтлек, яшәү өчен көч бирә, киләчәккә ышаныч уята. Без үзебезнең яшьлегебезгә кайткан кебек булабыз, җанга юаныч табабыз, - ди йолада катнашучы Нина Фадеева. Педагог буларак, бу чараларга яшьләрнең дә битараф булмавы аны бик сөендерә.

- Бу бәйрәмдә бик теләп катнашам, киләчәктә үземнең балаларымның да үз халкыбызның гореф-гадәтләрен белүләрен, яратуларын телим, - ди чарада катнашучы Анна Иванова.

Әлеге йоланы Мәскәүдәге православие "Союз" телеканалы өчен "Керәшеннәр Ходай бәндәсе" (Божий народ кряшены) фильм трилогиясе режиссеры Наталья Гудылина да төшерде.

- Мин керәшеннәр турында бары тик моннан җиде ел элек "Алексеевские перезвоны" фестиваленә килгәч кенә ишеттем. Шуннан соң үзем өчен гаҗәеп матур бер яңа дөнья ачтым. Бездән, бу гадәти булмаган регионда, чиркәү белән мәчет янәшә торган, әле чиркәү чаңы, әле азан тавышы яңгырап торган үзенчәлекле җирдә, православие динен тотучыларның ничек яшәве турында фильм төшерүебезне сорадылар. Мин бик шатланып риза булдым. Ә керәшеннәрдән башка Татарстанда православие динен тотучыларны күз алдына да китереп булмый, - ди ул.

Ольга ШИПШОВА, Питрәч

Автор фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: