Туганайлар

Сәрдә мәктәбендә ветераннар белән очраштылар

Фашизмны җиңгән күпмилләтле халкым быел Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтә. Авыр сугышларда батырларча көрәшеп, туган иленең дәрәҗәсен һәм бәйсезлеген саклап үлеп калганнарны; тылда ару-талуны белмичә, фашизмны юк итү өчен, көчле җиңү кораллары ясаучыларны; колхоз кырларында бил турайтмый эшләп, бөек ил каһарманнарын һәм иксез-чиксез халыкны сугыш чоры ипие белән туендырганнарны...

Питрәч җиренең 6785 улы Ватанны сакларга китә, шуларның 5685 яу кырында ятып кала һәм хәбәрсез югала. Ә сугыштан соңгы авыр хезмәт һәм кимсетү-җәберләүләрдән үлүчеләр күпме? Сугыш кырында күпме яшь гомерләр әрәм булган да, күпме сабый дөньяга килә алмый калган? Күпме сугыш чоры баласы бүгенге картлык көнендә дә яу кырында калган әтисен сагынып, көтеп яши? Һәр батырга - билгеле һәм билгесезгә - онытылмас сугыштан җиңү яулап исән кайткан һәм һәлак булганнарга - мәңгелек дан! Питрәчлеләр хаклы рәвештә үз җиренең легендар фронт батырлары белән горурлана. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен, өч якташыма Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Өч меңгә якыны орден һәм медальләр иясе, авылдашыбыз Михаил Матвеевич Морозов исә "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән.

73 ел үтсә дә, күпме исемнәр үзләренә тиешле бүләкләрен ала алмаган...

Якташларым арасында Бөек Ватан сугышының иң каты урыннарында катнашып, Берлингача барып җитүчеләр дә, Сталинград, Днепр сугышларын кичүчеләр дә, 1945 нче елда Җиңү Парадында катнашучылар да булган.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү тантанасына авылымның бер ветераны калды. Ул - Николай Алексеевич Никитин. Әлегә, бәхетебезгә, ул үз аягында. Без - олыбыз да, кечебез дә - өлкән буынны хөрмәтлибез, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез, алар турында күбрәк мәгълүмат тупларга тырышабыз.

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 24 февраль көнне мәктәптә Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу чарасы оештырдык. Чарабызда Керәшен Сәрдәсе җирле үзидарә советы җитәкчесе Петр Дмитриевич Гаврилов, ветераннар советы җитәкчесе Долгов Иван Александрович катнашты.

Чараны мәктәп директоры Николай Васильевич Морозов башлап җибәрде. Билгеле, алдан мәктәп тормышы турындагы әзерләнелгән презентация күрсәтелде, ветераннар алдында хисап ясалды. Николай Васильевич хөрмәтле ветераныбызны, чарада катнашучы ир-атларны, егетләрне бәйрәм белән котлады, сәламәтлек һәм гомер озынлыгы теләде. Әлбәттә, балалар белән очрашуга теләп катнашкан, гомеренең яртысыннан күбрәк өлешен балалар тәрбияләүгә багышлаган, мәктәптә хезмәт куючы укытучыларның барысын да укыткан һәм тәрбияләгән директорыбыз Николай Алексеевичка барлык катнашучылар исеменнән чиксез рәхмәтен белдерде.

Сүз Николай Алексеевич белән ингә-иң эшләгән хезмәттәше Долгов Иван Александровичка бирелде. Аның директорлык вазифасын башкаруы, укытучылык итүе, шушы олы хезмәт юлындагы кыенлыкларны ничек җиңүләре, уңышлары, мәктәп тормышы турында чыгыш ясаганда, Иван Александровичның йөзендә горурлык һәм олы ихтирам чагыла иде. Очрашуда ветеран укытучыбыз (Иван Александрович - Николай Алексеевичның беренче укучысы) Николай Алексеевичның һәрвакыт мәктәп, халкыбыз тормышы белән кызыксынып яшәвен әйтте.

Иван Александрович үзе дә, озак еллар Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укытучы буларак, Бөек Ватан сугышы турындагы вакыйгаларга тарихи яктан бәя бирде. "Сугышларны хәзерге һәм киләчәк буыннарга күрергә язмасын," - диде. Көлкәмәр, Иксуар, Керәшен Сәрдәсеннән Бөек Ватан сугышында ктнашкан авылдашлар турындагы мәгълүматлар белән уртаклашты. Бәйрәм белән котлады.

Аннары сүз Николай Алексеевичның үзенә бирелде. Ветераныбыз исә үзенең тормыш хатирәләрен яңартты. Сугышның ни дәрәҗәдә рәхимсез, канкойгыч, фаҗигале булуын сөйләде. Бу җиңүдә сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының һәм яшьләренең дә өлеше зурлыгын ассызыклады. Заман яңалыклары белән хәбәрдар, тәҗрибәле, "Татарстанның атказанган укытучысы" исемен йөрткән ветеран, билгеле, балаларны мәрхәмәтле, гадел, патриот булырга чакырды. Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә белем алган укучыларның һәрвакыт белемле, тәртипле, хезмәт сөючән, кешелекле булулары белән аерылып торуын искәртте. Яшь буынга да, кайда гына, нинди генә җирдә хезмәт итсәләр дә, укуда да бары яхшы кешеләр булып калырга тырышырга кирәклекне аңлатырга тырышты.

Хөрмәтле ветеран һәр яңа көндә мәктәп тормышы, укытудагы яңалыклар белән кызыксынудан туктамый. Әле дә шатлыкларыбызга куана, безнең белән борчыла. Чираттагы очрашуга сугыш ветеранына этәргеч биргән бер сәбәп: аның үзе эшләгән мәктәбенә, укучыларга - киләчәк буынга нинди дә булса истәлек-бүләк тапшыру була. "Питрәчтә, кибетләрдә йөргәндә килде башыма шундый уй," - ди ветеран. Истәлеккә авыл, табигать күренешен чагылдырып ясалган зур картина ала ул. Чөнки гомере буе авылына, аның кешеләренә гашыйк. Табигатьне ярата, өстәвенә, балыкчы да...

Әлбәттә, мәктәп өчен ветеранның үз кулы белән имзаланган бүләктән дә олырак истәлекнең булуы мөмкинме икән?!

Ветеран турында Николай Петрович Никифоров шактый гына истәлекләр яңартты. Җирле үзидарә советы рәисе Петр Гаврилов та чыгышында ветераннарны һәм укучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, гомер озынлыгы теләде.

Мәктәп директоры Н. В. Морозов та ветераннарга безнең белән һәрчак элемтәдә торулары, акыллы һәм урынлы киңәшләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Соңыннан укучылар чыгышы булды. Истәлеккә фотоларга төштек. Ветераннар өчен чәй табыны оештырылды. Өлкәннәр очрашудан канәгать калды.

Бөек Ватан сугышына безнең Керәшен Сәрдәсе авылыннан да 343 кеше алына. Шулардан 221 е генә кире кайткан. 122 авылдашыбыз чит-ят җирләрдә ятып калган. Алар еракта, дөньяның төрле илләрендәге туфракта мәңгелек йокыга талган. Безнең якты киләчәгебезне яклап үлеп калган меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка омтылышы, рухи һәм физик яктан ныклыгы, туган илебезгә булган чиксез мәхәббәте, безгә - бүгенге буынга һәр яктан үрнәк.

Нина Фадеева.

Керәшен Сәрдәсе гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: