Туганайлар

Сәрдә мәктәбендә Тимофеев эзләре

Быел үзенең 150 еллыгын каршылаучы Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең дә Тимофеев, Ильминскийлар белән бәйле үз тарихы бар.

Казан Үзәк керәшен-татар мәктәбе 1863 елны ачыла. Укырга балаларны авыллардан җыйганнар. Мәктәп Арча кырында ике катлы агач йортта урнашкан була. Директоры булып Мамадыш районы Чиябаш авылыннан чыккан Тимофеев Василий Тимофеевич (1836-1895) эшләгән. Бу мәктәп Н.И. Ильминский инициативасы белән ачыла. Ул Василий Тимофеев белән берлектә беренче керәшен алфавитын төзегән, шулай ук иман китапларын керәшенчәгә тәрҗемә иткән кеше.

Халык телендә "керәшен мәктәбе" дип кенә йөртелгән бу уку йорты үз заманында төпле белем биргән, анда укып чыгучылар Россиянең төрле төбәкләрендә җаваплы урыннарда эшләгәннәр.

Архивлардагы язмалардан күренгәнчә, Керәшен Сәрдәсендә ( Казан губернасы, Лаеш өязе) мәктәп 1867 елны ачыла. Ул катнаш, укыту керәшен телендә баручы бер класслы мәктәп була. Мәктәпнең беренче укытучысы - Дмитрий Максимов. Укытучы балаларны үз өендә укыткан.

1867 елның 4 маенда Сәрдәдә мәктәп ачу мөмкинлеге булу турында Николай Иванович Ильминский Россия мәгариф министры граф Толстойга хат яза. Хатында мондый юллар бар: "Можно открыть школы в деревнях Уреево-Челны, Карабаяне, Казылях, Серде, Таш-Кирмене".

1920 елга чаклы Сәрдә авылы " Верхняя Серда" дип аталган. Ильминский Сәрдә турында: "Ул авыл Казаннан 50 километр ераклыкта, анда иске керәшеннәр яши",- дип язып калдырган.

Сәрдә мәктәбе " Изге Гурий туганлыгы" ( "Братство святителя Г урия") җ әмгыяте с истемасында ачылган һәм аның җитәкчелегендә эшләгән. Б у җәмгыять 1867 елны төзелгән һәм хәзерге Питрәч районы территориясендәге тугыз керәшен авылында мәктәпләр ачкан. Ул мәктәпләр 1867 елдан алып 1917 елга чаклы шушы җәмгыять хисабына яшәгәннәр. Дөрес, Сәрдә мәктәбе 5 елдан соң (1872 елда) земство карамагына күчкән.

Бу мәктәпләрдә 8 яше тулган балалар өчен 3 еллык укыту каралган була. 1907 елдан "русча булмаган" мәктәпләрне 4 еллык укытуга күчергәннәр. Класста бер үк вакытта ике яки өч группа укыган. Укытуның даими программасы булмаган. Башлыча дини китаплар укырга, язарга, санарга, җырларга өйрәнгәннәр. Түбәнге һәм урта группада керәшенчә укытсалар, югары группада русча у кытуга к үчкәннәр. Уку елы 25 с ентябрьдән 15 апрельгә кадәр, 160 көн дәвам иткән.

Дәреслекләр һәм уку әсбаплары итеп Агафодорның "Наставление божье", Вольперның "Русская речь", Поповның "Книга для чтения", Н. Ильминскийның "Славянская азбука", Тихомиров һәм Пуцыковичның "Грамматика", Г.Вишневский һәм Н.Поповның "Арифметические задачники" китапларын кулланганнар.

Мәктәпне ташлаучылар һәм укый-яза белмәгәннәр өчен авылларда атнакөн мәктәпләре оештырганнар. Атнакөн мәктәбендә Д.Соколовскийның "Иске һәм Яңа Заветның кыскача изге тарихын", Л.Н.Толстойның "Яңа азбукасын", К.Д. Ушинскийның "Туган тел", К. Говоровның "Рус грамматикасы", А.Ф. Малининаның "Арифметик мәсьәләләр җыентыгы" исемле китапларын кулланганнар.

Сәрдә мәктәбенең беренче укытучысы Дмитрий Максимов булганлыгы турында авылдашларга авылның дәрәҗәле кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны, полковник, сугыштан соң озак еллар Дәүләт куркынычсызлык комитетында бик җаваплы постларда эшләгән Токинов Георгий Алексеевич (1919-2012) сөйләгән. Токиновлар һәм Максимовлар күршеләр булып яшәгәннәр. Казан федераль университеты доценты, беренче укытучының өченче буын оныгы Николай Валентинович Максимов: "Мин шул карт бабабыз хөрмәтенә үземнең улыма Дмитрий исемен куштым,"- ди.

Ул чорда укытучыларны мәктәптән мәктәпкә күчереп йөрткәннәр. Максимовтан соң мәктәптә Николай Федорович Скворцов укыта. 1871-1872 елларда Сәрдәдә Андрей Константинович Елисеев эшләгән. 1873 елдан 1886 елга чаклы Федор Никитович Никитин укыта. Ул 1869 елда Казан Үзәк керәшен мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаган була. Шул ук елны ул Кәвәлдә яңа ачылган мәктәптә укыта башлый. Анда 4 ел эшләгәннән соң, Сәрдәгә кайта. Аның керәшен мәктәбенә укырга керүе турында оныгы Никитин Николай Алексеевич (1924 елда туган) семьясында мондый истәлек сакланган.

Федорның әтисе Микит (Никита) күршесе Гөркә Гөрие (Яковлев Григорий) белән кышын Май чабу көннәрендә Казанга ат белән сату өчен утын алып барганнар. Алар базарда Василий Тимофеев белән танышалар. Ул аларны ү зенең мәктәбенә алып бара, мәктәп белән, андагы тәртип белән таныштыра. Мужикларга мәктәп ошый, малайларын укырга алып килергә килешәләр. Н.И. Ильминский үзенең көндәлегенә: "Привезли из деревни Серды двоих ребят",- дип язып куйган. 1866 уку елы башында керәшен мәктәбендә Сәрдәдән - өч, Иванайдан - ике, Әлбәденнән - дүрт кеше укыйлар, дип күрсәтелгән.

Никитин Федор, мәктәптән киткәч, озак еллар волость идарәсендә, башта Ключищеда (Янсуар), аннары Казылида писарь булып эшли. 1918 елны Сәрдәдә ярлылар комитеты - комбед председателе була.

1886 елны безнең як авыл мәктәпләренә Казан Үзәк керәшен мәктәбе директоры Василий Тимофеев килә. Ул Көлкәмәр, Сәрдә, Әлбәден мәктәпләрендә була. Балаларны укытып, санатып, җырлатып карый. Укучылар бирелгән эшләрне уңышлы гына башкарганнар, татарча һәм русча җырлап күрсәткәннәр. Ул Сәрдәдә Никитин Федорларда кунган. Иртән чәй эчкәндә Федор укытучысы белән бер өстәл артына утырырга кыенсынып торган. Ул аны үз янына чакырып утырткан һәм мәктәпкә барганда көмеш медален тагып барырга кушкан. Федор шулай эшләгән дә.

Бу уку елында Көлкәмәр мәктәбендә 27 малай, 3 кыз; Сәрдәдә - 45 малай, 7 кыз; Әлбәдендә - 30 малай, 5 кыз укыганнар.

Сәрдә авылы керәшен мәктәбе белән Совет власте урнашкач та аралашып торган.

Иван ДОЛГОВ,

ветеран укытучы.

Питрәч районы, Көлкәмәр авылы.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: