Туганайлар

Спорт тәвәкәлләрне ярата

Күптән түгел Кукмара районының Село-Чура авылы мәктәбендә туризм буенча ярышлар узды. Бәйге әлеге уку йортын, аннан соң Арча педагогия колледжын тәмамлаган, Татарстан һәм Россия чемпионатларында күптапкырлы җиңүче, туризм буенча Россия спорт мастеры Елена Федорова (Азина) призына оештырылды. Быел икенче тапкыр уздырылучы ярышларда Кукмара, Арча, Балтач районнарыннан, хәтта, Киров өлкәсеннән дә...

- Елена Сергеевна, Сез туризм белән ничек һәм кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

- Мәктәптә укыган елларда баскетболны яраттым. 9 классны тәмамлап, Арча педагогия колледжында укый башлагач, партадаш дус кызым туризм түгәрәгенә язылуын әйтте. Минем дә кызыксынуым көчле булды - шөгыльләнә башладым. Беренче елны ярышларга йөрмәдем. Икенче елны да, түгәрәккә йөрүчеләр күп булу сәбәпле, Арча җыелма командасына эләгә алмадым әле. Беренче тапкыр Бөгелмәдә узган республика ярышында Кукмара районы өчен чыгыш ясадым. Шунда ук республика чемпионы да булдым. Тренер, мине күреп алып, Арча районының җыелма командасына алды. Аннан соң, Татарстан җыелма командасында чыгыш ясадым. Туризм белән 11 елга якын шөгыльләндем.

Село-Чура авылында туризм буенча ярыш

- Ни өчен менә бу спорт төрен сайладыгыз?

- Мин төрлелек яратам. Бертөрле эштән ялыгам. Баскетбол уенында, мәсәлән, гел бер туп артыннан гына йөгерәсе. Туризмда исә тауга менәргә дә, төшәргә дә кирәк. Шул ук вакытта компас белән дә эшләргә, ориентлаша белергә кирәк. Хәтта, консерва ачу, палатка төзү, экстремаль ситуацияләрдән чыгу да кызыклы тоела. Кыскасы, туризм төрлелеге белән җәлеп итте.

- Исегезгә кереп калган ярышлар бармы?

- Һәр бәйгенең үзенчәлеге, кызыклы вакыйгалары була. Сочида узганы күңелемә кереп калды. Ул вакытта алты сәгать буе Кавказ тауларында йөрергә туры килде. Без, туристлар, атналар буе палаткаларда яшибез бит. Шунда, оештыручылар палаткагызны елга буена куймагыз, диделәр. Яңгырлы булды ул көннәр. Таудан төшкән сулар белән елга бик тиз күтәрелә икән. Шунлыктан, безнең палаткалар су эчендә калган иде. Аннан соң, 2006 елда Нягань шәһәрендә узган ярышлар да онытылмаслык булды. Финишка килеп җиткәндә, булмады инде, тагын мастер стандартларын үти алмадым диеп, борчыла-борчыла чапканда, тренерым "хоп-хоп" дип кычкырып җибәрде. Шулчак үземдә каяндыр көч барлыкка килеп, күземнән яшьләр чыкканчы йөгердем, шулай итеп, финиш лентасын өздем.

- Яулаган бүләкләрегез чиксез күп. Шуларның иң кадерлесе кайсысы?

- Кубокларым 40лап бар, медальләрем - 100дән артык. Татарстанда туризм буенча хатын-кызлар арасында ике генә спорт мастеры бар. Шуларның берсе мин. Иң кадерлесе - 2003 елда Воронеж шәһәрендә узган Бөтенроссия студентлар слетында 3 көн рәттән чемпион калуым. Өч көн рәттән Татарстан флагы күтәрелеп, гимныбыз уйнады. Горурлыгым чиксез иде.

- Бу спортта иң авыры нәрсә дип саныйсыз?

- Авырлыгын әллә ни тоймадым дисәм дә була, тренер миңа "син нәкъ шушы туризм өчен тугансың", дия торган иде. Һәрвакыт азакка кадәр көрәшергә кирәк. Төшенкелеккә бирелсәң, бернинди нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый. Һәр доллисекундның кадерен аңлый башлыйсың. Яшьтән үк спортка тартылырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

- Шушы көннәрдә Корея Республикасының Пхёнчхан шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары уза. Белгәнебезчә, Халыкара олимпиада комитеты Россия спортсменнарын төрле яклап кысрыклады, кайсыберләрен, хәтта, гомерлеккә Олимпия ярышларында катнашудан тыйды. Бу турыда да фикерегезне ишетәсе килә.

- Спортсменнар һәрвакыт үзләренә максат куя. Башта район, аннары шәһәр, республика, Россия күләмендә җиңү турында хыялланалар. Бу баскычларны узгач, тагын да югарыракка омтылалар. Чөнки көндәшләр калмый, ә спортсменга үсәргә кирәк. Ул нинди генә ярышка барса да, үзен сынап карау теләге белән "яна". Үзем спортсмен буларак, чагыштырып әйтә алам, профессиональ спорт белән шөгыльләнгән һәр кеше, Олимпия уеннарына нәкъ тә шушы уйлар белән керә. Шуңа күрә, Россиямы, әллә нейтраль флаг астында чыгыш ясыймы ул, спортсмен дөнья күләмендә үзен сынап карый. Алар моңа кечкенәдән үк омтыла. Барыбыз да яхшы аңлыйбыз, бу хәлләр - политика белән бәйле. Бик-бик аяныч, ләкин спортсменнарның монда гаебе юк. Мин алар кичергән хисләрне бик яхшы аңлыйм.

- Профессиональ спорт белән шөгыльләнүегезне гаиләгез хупладымы?

- Ирем Петр үзе дә спорт факультетында белем алган кеше. Аның белән Мари Илендә ярышларда таныштык. Ул минем хәлне бик аңлый, һәрвакыт ярдәм итә. Әйткәнемчә, бер урында таптанып торуны яратмаучы буларак, үземне берничә юнәлештә сынап карадым. Бүгенге көндә уку-укыту эшләре буенча белгеч булып эшлим. Алдагысын Ходай күрсәтер...

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: