Туганайлар

Солдат Илҗәнең сугыштан җибәргән хатлары

Питрәч районының Әлбәдән авылында гомер итүче Мария Богомоловага сугышта хәбәрсез югалган әтисе белән дәдәеннән килгән өчпочмаклы хатлар

Анна Михайловна улы Ильяның сугыш кырыннан язган хатларын гомере буе күз карасыдай кадерләп саклый. Гомеренең соңгы сәгатьләренә кадәр улы белән ирен көткән Анна әбинең үлгәненә 23 ел үтсә дә, ул хатлар әле дә исән. Алар –  бу гаиләдә иң кадерле, иң кыйммәтле мирас!

Еллар агышы саргайткан,һәр җөмләсе диярлек “әни” сүзе белән башланган өчпочмаклы хатлар. Малайлыктан чыгып кына килүче солдатның кичерешләре, юлы саен сагыну-сагышлары. 77 ел элек язылган  хатларның унсигезен дә җаннарым өзгәләнеп укып чыктым.

“18.06.1943 ел.Хат баш... Мин, армия сафына баручы Илҗәдән, әни, сиңа бик сагынып, бик саргаеп, бик күптән күп сәлам. Әүдәкәгә дә, Маргаритага да, Мариягә дә бик сагынып, берләр күрергә тилмереп, бик күп сәлам.  Әбигә дә  бик күп сәлам, җиңгигә дә бик күп сәлам. Авылдагы  бар туганнарга бик күп сәлам.Хәзер үземнең тормышка күчәм.Первыйга кадәр ятабыз әле, әни. Ашарга бетте. Безне ач көе  Гришка җизниләр  җаныннан еш алып баралар. Кереп кенә булмый, әни. Монда килсәгез, сәгать 2ләрдә, 1ләрдә кертәләр. Безнең җанга җырак. Җырак түтиләрнең адресын белмим шул. Әйберне урлатмадым, әни. Без чыгып киткән идек. Кире кайттык. Әни, әтинең язуы килсә, миңа язарсыз.Әни, сау бул, кайда җибәрерләр, белмим. Без монда бик күп инде. Минем һаман да 0224нче команда. 3нче взвод, 1нче рота. Бик кайтасы килә. Черек бәрәңге булса, бик ашыйм, ул да юк. Әни, безне 1нче числода алып китәрләр... Язучы – улың Богомолов Илья Иванович”.

Гадәттә, Илья үзенең хатларында, шул чордагы эпистоляр жанрга хас булганча, барлык туганнарына аерым-аерым сәламнәр юллаганнан соң, бик саран гына итеп, үзе турында яза:“Әни, без килеп җиттек урынга. Җегерме чакрым гына! Безгә ишетелә. Әни, нинди авыл икәнен язарга ярамый. Адрес бар, әни. Безне 1 ай укыталар. Аннары “кайтабыз”. Кайтабыз дигәнне үзегез аңларсыз инде. Теге җакка таба кайтабыз.Әни бик ямансу.Райондагы иптәшләр  юк. Җыен җырактагылар арасында үзем генә. Әни, хат языгыз. Миннән озак хат килми торса, мине көтмәгез кайта дип. Әтинең хәбәре килмиме? Иван киттеме әле?Әни, җиңгигә әйт, сезгә чабата ясасын. Җалан аяк йөртмәсен. Әни, бәрәңгеләр үсәме. Яхшымы? Ашарыгызга беткәндер. Эш катыдыр. Авылда ниләр бар? Әни, сүзем бетте. Бөтенесен язып булмый. Әни, акча юк, ашарга күп. Күп дигәнне үзегез аңларсыз.  Әни, сау бул. Сезне бер кайтып күреп булса ярар иде...”.

1943 елның 24 июлендә язган хатында Илья үзләренең Козино авылына  (анысы Смоленск өлкәсендә – ред.)килеп җитүләре, пычрак ерып йөрүләре турында яза. Моннан 50 чакрым гына дип тә өстәп куйган. Анысы – алгы сызыктыр, мөгаен. “Просмотрено военной цензурой 00929» дигән штамп сугылган хатта Илья, шулай читләтеп кенә булса да, солдат тормышы турында хәбәр иткәләгән.

Солдат Илҗәнең  15 числода язылган хатыннан:“Әни, без килеп җиттек. 20 чакрым гына! Шуннан үзегез аңларсыз инде. Без өйрәнәбез, укыйбыз. 1 ай укырга, аннары – кайтабыз. Үзегез аңлагыз инде “кайтам” дигән сүзне. Әни, каптык инде. 20 чакрым җырак түгел. Тавышы ишетелә. Әни, сау бул.Бер кайтып күрер идем. Минем адрес: Полевая почта 43929”.

Солдат Илья 1943 елның 16 августында язган хатында да рәттән барысына да сәлам юллаган. Әтисеннән хат килү-килмәве белән кызыксынган.

19ында язган хатында да әтисе турында сорашкан: “20 чакрым гына. Безгә ишетелә.  Әни, кошлар  күктә түгел, бик җырак бит. Сезне бер кайтып күрсәк иде.Әти кайтмадымы?”.

Икенче бер хатында да, читләтеп кенә бусла да, үзенең ут эчендә йөрүен аңлатырга тырышкан: “Әни, минем тормыш бик яхшы. Бер рәт кереп чыктык (һөҗүм итүләрен турыдан-туры язарга ярамагач, шулай читләтеп булса да, өйдәгеләренә белдергән булса кирәк – ред.). Алла бирсә, тагын немецны куабыз. Әтинең язуы юкмы?”.

29 числода язган хатында: “...безгә 17 чакрым гына, бик дөберди. Кайсы авыл икәнен язарга ярамый. Мин авырып булнистә яттым, 5 көн. Бер эләккәч, кайтып булмый шул. Әни, әтинең язуы килсә, миңа язып җибәрегез. Арыш урасызмы әле”, дип тә сораган. Хат  язар өчен кәгазьне ипигә алмаштырып алуын әйткән.

Хәзерге вакытта да Мария түти кадерләп саклый торган ул хатлар арасыннан берсе – өлкән Богомоловныкы.Ул 28нче числода язылган. Карандаш белән язылганлыктан, хәрефләре беленер-беленмәслек кенә булган хатта түбәндәге юлларны укып булырлык: “Хат башы. Мин Иваннан сәлам. Без, Анна, дүрт кич кундык. 27 февраль көнне (1942 ел булырга тиеш – ред.) чыгып киттек, Мәскәү ягына...Алтыбыз да бер вагонда.Анна, мин кирәк булсам, Алладан теләгез. Может исән  калырбыз. Сау булыгыз”.

Өчпочмаклы хатлар арасында Аннаның улы Илҗәгә юллаган хаты да бар. “21нче число. Илҗә, сиңа синтәбернең  8ендә өч ай була. Сукыр Иван да китте инде. Сәпрүк Әндерейләре дә алынды инде. Көтеп кенә торалар. Питук җизней алты айга кайтты. Илҗә, нинди эш эшлисең? Шуны язып җибәр. Илҗә, ашарыңа җитсә, бик яхшы инде. Киемнәрең кайтмады. Сау бул.”.

 “Проверено военной цензурой 13895” дигән штамп сугылган өчпочмаклы   ул хатның һәр сүзеннән тылдагы ананың унсигез яшьлек солдат улы өчен яну-көюе сизелә. Анна түтинең улы Илҗәгә язып салган ул хаты кире үзләренә әйләнеп кайткан. Димәк, кече Богомолов сугыш кырында һәлак булгач, ул хатны өенә салып җибәргәннәр. Сугыш чорында андый хәлләр булган...

“Ашарыңа җитәме, улым” дип өзгәләнүче Анна түтиләрнең үз тормышлары да бик авыр булган, халык ачлыктан интеккән. Җитмәсә, төрле йөкләмәләр белән авыл кешесенең җанын ашаганнар. Солдат хатлары арасыннан шундый бер рәсми кәгазь килеп чыкты. 1943 ел өчен булган ул йөкләмәдәБогомолов Иван гаиләсенең дәүләткә 40 кг. ит, 100 данә күкәй, 1 сарык яки кәҗә тиресе тапшырырга тиешлеге күрсәтелгән. Ирем дә, улым да фронтта, калган балаларым ач дип, беркем дә читтә кала алмаган. Нишлисең, кырыс сугыш чорының үз законнары...

Фирая МОРАТОВА.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: