Туганайлар

Шулай төзелгән бу тормыш

Тукай районында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга 3 июнь көнне Сабантуй бәйрәме оештырылды. Сабантуй, традиция буенча, Мәләкәс авылы стадионында үтте. Әлмәт шәһәренең "Яз" хәйрия фонды (җитәкчесе - Фоат Комаров) хезмәткәре сүзләре белән әйтсәк, "балалар бәйрәмен үткәрү өчен моннан да матур, уңайлы урынны табып та булмый торгандыр". Районның социаль яклау идарәсе, "Шәфкать"...

Тукай районында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга 3 июнь көнне Сабантуй бәйрәме оештырылды. Сабантуй, традиция буенча, Мәләкәс авылы стадионында үтте.

Әлмәт шәһәренең "Яз" хәйрия фонды (җитәкчесе - Фоат Комаров) хезмәткәре сүзләре белән әйтсәк, "балалар бәйрәмен үткәрү өчен моннан да матур, уңайлы урынны табып та булмый торгандыр". Районның социаль яклау идарәсе, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әзерләгән кызыклы программаны стадион кунаклары яратып карады. Коляскалылар да һәр конкурс-бәйгедә катнашырга тырышты. Сәламәтлекләре буенча яшьтәшләреннән калышсалар да, талантлары, үҗәтлекләре, ихтыяр көчләренең ныклыгы буенча күпкә өстен икәнлекләрен күрсәтте алар.

Елына бер уздырыла торган мондый Сабантуйны бу балалар түземсезләнеп көтеп алалар. Балалары гына түгел, аларны караучы әти-әниләре өчен дә бу - көтелгән бәйрәм. Беренчедән, "йөрәк парә"сенең сөенгәнен, шатлыклы елмаюын күрү кинәндерсә, икенчедән, монда алар үзләренеке кебек язмышлы кешеләр белән аралашып, җыелган проблемалары турында уртага салып сөйләшә алалар. Бәйрәмгә килгән кайбер балалар, аларның әти-әниләре белән якыннан аралаштык.

Кояш кебек Камилә

Камилә Габдрахманова, Иске Җирекле авылыннан, 14 яшь

"Мин монда ел да киләм. Узган ел шахмат ярышында җиңүче булдым. Башка конкурсларда да катнашып, күп бүләкләр алдым", - дип, уңышлары белән бүлеште Камилә. Әнисе - Гөлсинә, әтисе - Камил дә, кызлары кебек, бик ачык һәм сөйләшергә яратучылар икән. "Камиләне инде шактый олы яшьтә, алдагы балаларыбыз үз ояларын коргач кына таптык. Ул - бердәнбер уртак балабыз. Карында чакта ук үсешендә тоткарлык барлыгын врачлар әйткәннәр иде. Баладан котылу кебек олы җинаятькә бара алмадым. Әтисе дә табарга кушты. Сәламәтлеге буенча яшьтәшләреннән калышса да, Аллага шөкер, кызыбыз бик кызыксынучан, акыллы бала булып үсә. Шахмат уйнарга, рәсем ясарга ярата. Рәсемнәрен күргәзмәләргә сорап алалар. Алты ел инде менә бассейнга йөрибез. Үзебез авылда яшәсәк тә, Чаллының 69нчы санлы коррекция мәктәбендә укыйбыз.

Авылда яшәгәч, йөрер, уйнар җиребез дә иркен. Турник, таган ясап куйдык үзенә. Иптәшләре дә күп. Безнең өчен әллә ни кыенлык тудырмый, язмыш биргән бер сөенечебез дип саныйбыз, - ди, Камилә турында әнисе. Без сөйләшкән арада, Камилә, сәхнәдә җырлап, бүләк алып килергә өлгерде. Кояш кебек елмаеп торган Камилә, үзе дә, кай ягы беләндер, кояшны хәтерләтте. Булуы, яшәве, характеры беләндер, мөгаен.

Я әнисе, я бала...
Альбина Прокопьева, Мәләкәс авылыннан, 17 яшь

Альбина белән узган ел шушы бәйрәмдә танышкан идек. Тугызынчы сыйныфны бетерергә әзерләнә иде ул чакта. Укуны уңышлы гына тәмамлап, өлгергәнлек турында документ алган икән. Аның тормышында - бу зур җиңү.

Альбина алты айлык булып туа. Әнисе Әлфия ул чакта сыер савучы булып эшли. Авыр-авыр бидоннар күтәрү, артык көчәнү ярамаганмы - бала тудыру йортына өч ай иртәрәк китерәләр үзен. Я әнисен, я баласын - бары берсен генә исән калдырып була, диләр врачлар. Ничек язган, шулай булыр... Аллага шөкер, икесе дә исән кала. Тик баланың аяклары хәрәкәтсез булуы, башын тота алмаячагы ачыклана. Башына күпсанлы операцияләр ясап, шунтирование куялар. Шуннан башын тотарга өйрәнә. Алда әйтелгәнчә, яше җиткәч, укырга керә, "домашнее обучение" программасы буенча өйгә укытучысы килеп йөри.

Кечкенә чакта күренмәгән проблемалар, кыз үскән саен, өстәлә бара. Хәзер Альбинаны "внутричерепное давление" борчый икән. Төннәрен йоклый алмый, сызланып чыга. Коляскадагы баланы больницаларга йөртү дә бик кыен. Ялынсаң да, ятарга салмыйлар. Әтисе инде март аенда ук невропатологка язылып кайткан булган, бүгенгәчә, әле чакыру килгәне юк, ди. Һаман көтәләр. Балаңа берничек тә булышып булмаганыңны аңлаудан да авыр хәл юк ул, дип, йөрәк сызлавы белән уртаклаша ана. "Өмет", "Кояшкай" реабилитация үзәкләренә дә барып караганнар, йөрмәүче балалар белән эшләмибез, дигән җавап кына ишеткәннәр. "Башта балагызның аякларына операция ясатыгыз, аннары безгә килегез, диделәр", - ди Әлфия, күзенә тыгылган яшьләрен сөртеп.

Санаторий-курортларга эләгү дә мөмкин түгел икән (закон буенча мондый балаларга ел да путевка бирелергә тиеш булса да). "3 һәм 7 яшьләрендә ике тапкыр санаторийга бардык. Беренчесендә - "Сосновый бор"га, икенчесендә - "Ливадия"гә. Соңгысында өченче катка урнаштырдылар. Лифт юк. Баланы күтәреп, этаждан этажга йөрдем. Ә хәзер ун ел буена андыена да путевка юллый алмыйбыз", - ди чарасыз калган ана.

Прокопьевлар гаиләсе янәшәсендә утырган укытучылар Флера Закирова белән Нурия Гәрәева да сүзгә кушылды. "Альбинаның әтисе дә әнисе дә бик тырыш, әйбәт кешеләр. Сәламәтлеге чикле балабыз бар, башкага вакытыбыз юк, димиләр, мәктәптә үтә торган бөтен конкурсларга, бөтен эшләргә катнашалар. Аларның түземлекләренә, сабырлыкларына һәйкәл куярлык", - диделәр алар.

Билгеле, һәйкәл куйсаң да урынлы булыр иде, анысы. Тик бит әле аларга бүгенге көндә медицина, социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләрдән реаль ярдәм, кешечә кайгырту кирәк.

Үземә төшкән сынау
Светлана Евтеева, Бәтке поселогыннан, 17 яшь

Светлана Сабантуй бәйрәменә әнисе Марина һәм әбисе Мәрзия белән килгән. Светлананың үзеннән нәрсәләр белән кызыксынуын, өйдә ниләр эшләвен сорыйм. "Папа белән балык тотарга яратам", - дигән җавапны ишетәм. Әбисе оныгының сүзен ялгап китә. "Чыннан да, әтисе аны үзе белән балык тотарга алып йөри. Кармагына берәр балык эләксә, Светланадан да бәхетлерәк кеше юк инде дөньяда..."

Кызның әнисе - Марина белән кызын караганда килеп туучы авырлыклар турында сөйләшәбез.

"Ун яшькә кадәр алай түгел иде. Санаториена да бардык, Реабилитация үзәкләрендә дә булдык. Ә хәзер бер җиргә дә эләгеп булмый. Барыйм, дисәң дә, иң беренче, медосмотр үтәргә кушалар. Коляскалы балаңны сөйрәп, бөтен кабинетларны үтәргә кирәк. Аны бит күтәреп йөрү ансат түгел. Шулай йөрткәндә, хәле дә начарлана, җитмәсә. Коляскалылар өчен "выездная комиссия" булырга тиеш. Килеп, анализларын алып китсәләр, баланы да, безне дә интектерү булмас иде. Кулдан килмәслек, башкарып чыкмаслык эш түгел бит инде бу. Безнең "боль"ны аңларга теләмәү, ваемсызлык - бары шул гына..."

Марина Петрова, Иске Җирекледән, 18 яшь

Марина үзе арган иде, әнисе - Надежда Александровна белән сөйләштек. Марина - игезәк сыңары икән. Туганы - Оксана сәламәт булып туган, быел колледжны тәмамлый. Маринаны карарга ул ярдәм итә. Туган чакта, аяк белән килеп, баланы алганда врачлар муен умырткасын имгәткәннәр.

"Туганнан бирле, коляскаларны да, памперсларны да гел үзебез алдык. Ике ел элек, беренче тапкыр коляска бирделәр. Мондый бәйрәмдә дә беренче тапкыр катнашуыбыз. Ята торган булгач, беркая алмыйлар, беркая чакырмыйлар бит безне, дип, зарлары белән бүлеште Надя.

Аннары, коляскалылар бер урынга җыйналып, үзара тәҗрибә уртаклашты. Балалары кечкенәрәкләргә балалары инде яшүсмер яшенә җитүчеләрнең киңәшләрен тыңлау файдалы булды. Язмышларына авыр сынау төшкән әлеге аналар үз балаларының үзләренә генә кирәк икәнен, аларның хәлен җиңеләйтү бары үзләреннән торганын инде әллә кайчан аңлаганнар. Светлана Евтееваның әбисе Мәрзия апа әйткәндәй: "Үз язмышыңа тигән өлешең, аннан кая да китеп булмый. Баламның хәлен җиңеләйтим, дип, салам гына икәнен белсәң дә, бәлки ярдәме тияр, дип, аңа да тотынасың..."

Круглое Поле авылында бер массажист бар, ди. Үзе сукыр икән. Менә шул кеше ясаган массаждан соң, балаңның аяк сызлаулары гына түгел, башы авырту да кимеп, берничә сәгатькә тынычлап йоклый ала икән... Шушындыйрак хәбәрләрне бер-берләренә җиткереп, әле шактый таралыша алмый торды әлеге аналар. Беркемнең дә эче буш түгел шул бу дөньяда: кемдер яңа машина турында, кемдер яшь хатын турында, кемдер баласының сулышын җиңеләйтү турында уйлый. Шулай төзелгән бу тормыш...

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: