Туганайлар

Шомырбашның галим егете

А.В.Кибяковның фән мирасы тирәнтен өйрәнелүгә, тормыш юлы исә әдәби әсәрләр язуга, кинолар төшерүгә лаеклы

Берничә ел элек, Татарстан  Республикасы керәшен оешмасы башкарма комитет җитәкчесе Людмила Белоусова тәкъдиме буенча “Глухов укулары”нда  күптәнге танышым, олы йөрәкле ир-егет, галимнәрнең дә укытучысы, күренекле якташыбыз, керәшен халкының горурлыгы Алексей Кибяков турындагы истәлекләрем белән уртаклашып чыгыш ясаган идем. Ул көннәрдән соң байтак кына яңа мәгълүматлар җыелды. Бүген инде, соңрак тупланган материалларны да бергә теркәп, аларны газета укучылар белән дә уртаклашасым килде. 

Алексей Васильевич белән танышуым очраклы гына булды дип әйтергә дә  мөмкин. Ул чагында мин Ленинград югары партия мәктәбенең журналистика факультетында укый идем. Көннәрнең берендә сабакташым Сәмигулла Хәйретдинов шактый кызыклы хәбәр алып кайтты. “Монда, Ленинградта, Александр Кибяков дигән бер профессор яши икән. Керәшен, ди.  Медик. Шул кешене эзләп табасы иде. Кайдан, ничек табарга икән?”, -ди.

Эзләүнең төрле юллары бар иде, әлбәттә. Адреслар бюросына гариза язарга мөмкин. Медицина уку йортларына мөрәҗәгать итәргә дә була. Бәлки Казан медиклары арасында аны белүчеләр бардыр. Алай дисәң, бәлки Казан ягыннан түгелдер дә ул. Чөнки керәшеннәр дә, аз-азлап булса да, бөтен илгә сибелгән бит. Каян эзләргә соң?

Ул елларда бөтен кешенең дә фатирында телефон юк иде. Профессор булгач, аныкы мөгаен бардыр, дигән уй башка килде. Үзебез яши торган тулай торакның коридорында телефон аппараты бар иде. Шуннан файдаланып, станция белән бәйләнешкә кердек. Ни әйтсәң дә, Совет власте елларында кеше ихтыяҗын игътибарсыз калдырмыйлар, я тегеләй, я болай дип, җавап бирәләр иде. Бу очракта да шулай булды. Шалтыратып сораштык та, бер сәгать чамасы көтеп утырдык. Һәм җавап та килеп җитте.  “Кибяков Александр түгел, Алексей Васильевич. Сез бәлки шуны эзлисездер? Башка Кибяков юк,- диде оператор кыз. Телефон номерын да әйтте. - Өй адресын бирергә ярамый”, -диде. Шул кичтә үк Алексей Васильевич белән элемтәгә кереп, иртәгәсен аның фатирына очрашуга бардык.

Безнең белән күрешергә шулай бик тиз ризалашуы һәм, гаҗәеп тә җылы каршы алып, күптәнге танышлары кебек эчкерсез сөйләшүе белән ул беренче очрашудан ук үзе турында әйтеп бетергесез җылы хисләр уятты.

Бу беренче очрашуыбыз турында шулай тәфсилләп язуымның сәбәбе аңлашыладыр. Алексей Васильевич белән моннан соңгы һәр күрешүебез дә аның олы җанлы, кешелекле, ярдәмчел бер шәхес булганлыгына яңа дәлил өсти иде.

Керәшеннәр арасыннан үсеп чыккан зур галим, профессор Алексей Кибяков исемен заманында җир шарының бөтен медицина дөньясында диярлек танып беләләр.  Әмма ни кызганыч, 40 елдан артык институтларда физиология кафедрасы белән  җитәкчелек иткән, Павлов исемендәге Халыкара премия лауреаты булган якташыбыз турында киң халык массалары бөтенләй диярлек белмиләр әле. XX гасырның  күренекле шәхесләре турындагы белешмә китапларда да аның хакында саран гына итеп өч-дүрт юл белән генә искә алып узыла.  Аның фәнни казанышлары һәм белгечләр әзерләүдәге тиңдәшсез зур хезмәтләре сүрән генә яктыртыла. Чынлыкта исә, А.В.Кибяковның фән мирасы тирәнтен өйрәнелүгә, тормыш юлы исә әдәби әсәрләр язуга, кинолар төшерүгә лаеклы.

Алексей Васильевичның әнисе Васса Александровна Афанасьеваның  бөлгән дворяннар нәселен  дәвам итүче хатын булуын, ә әтисе Василий Ефимовичның авыл чиркәвендә поп булып хезмәт итүен әйтеп узыйк.  Ә менә керәшеннәр өчен гадәти булмаган Кибяков фамилиясе каян килгән? Бер очрашуда без шул хакта сөйләшеп утырдык. Дөресрәге, бу  мәсьәләне Алексей Васильевич үзе кузгатты. Һәркемнең дә үз нәсел башын беләсе килә бит.

Аның борынгы бабаларыннан берсе, христиан динен кабул иткәнче, Килдебәк исемен йөрткән. Бу нәсел шактый гына мул тормышлы нәсел саналган. Фамилияне документка теркәгәндә Килдебәковның кыскартылып, урысчага җайлаштырып, Кибяков дип язылуы һич тә гаҗәп түгел. 

Алексей Васильевич әти-әнисенең нәсел-нәсәбе, нинди хезмәт белән көн күрүләре турында сөйләргә бик үк яратып бетерми иде. Соңгы гасыр тарихыбызны белүчеләргә моның сәбәбе җиңел аңлашыладыр. Алексей үсеп белем ала һәм эшли башлаган дәвернең нинди вакыт икәнен беләбез. Ул чорда элек югары катлау вәкилләре дип йөртелүчеләрнең һәм дин әһелләренең үзләрен сөргеннәргә сөргәннәр. Бaлaлары уку йортларына кертелмәгән, керсәләр дә куып чыгарылган. Бу курку Алексей Васильевичның да канына нык сеңгән иде, күрәсең. Әле 80 яшенә якынлашып килгәндә дә, аның шикләнүләре сизелеп-сизелеп куя иде.

(Дәвамы бар)

                                                                               Индус СИРМАТОВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: