Туганайлар

Шигърият тулпарыңны нык тот

Шушы көннәрдә карендәшебез Александр Захаровның юбилее уңаеннан, "Балачагым сукмаклары" дигән китабы табадан төште. Кереш сүзне Вәрис Гали язган

Александр Захаров шигырьләре белән танышуым “Туганайлар” газетасы аша башланды. Үзгә бер җылылык, оптимизм белән сугарылган, кызыклы гына сурәтләү чараларына бай булган шигырьләрне укып чыкмыйча мөмкин түгел.
“Каеннары тезелешеп баскан,
Әйтә кебек миңа баш иеп:
“Исән чакта туган авылыңа
Син инде ешрак кайт”, – диеп.”
Әйе, бүген читтә яшәүче кемнең генә туган авылы әнә шулай сагындырмый, төшләренә кереп, үзенә чакырмый икән?! Александр Николаевичның шагыйрь йөрәге дә моңа битараф кала алмый. Туган ягына мәхәббәте кайнап чыгып, шигырь юллары туган.
Авылларыбызның бүгенге аяныч хәле дә борчый, җанын камчылый аны.
“Таныш урамнарны айкап йөрдем,
Битләремне куеп буранга.
Балалар да хәзер күренмиләр,
Җилләр генә йөри урамда.”
Александр Татарстанның иң борынгы авылларыннан берсе булган, Мамадыш районының гүзәл табигатьле почмагына урнашкан Кумырыкта ишле гаиләдә үскән. 1960нчы елгы ул. Әтисе Николай Захарович – Бөек Ватан сугышы ветераны, илебез башкаласы Мәскәү оборонасында катнашкан кеше, укытучы булып эшләгән. Әнисе Мария Андреевна тәрбияче булган. Александр – унбер балалы гаиләдә унынчы бала. Башкаларда да дүрт-биштән ким бала үсмәде ул елларда. Урам тулы бала-чага иде. Ә хәзер бөтенесе дә нәкъ Александр әйткәнчә.
Бөтен бала чагы да, мәктәп, яшьлек еллары да чордашларыныкы кебек узган аның. Вахиттә сигезьеллык, Шәдчедә – урта мәктәп тәмамлый, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Утыз биш ел төзелештә эшләгән. Хәләл җефете Зоя белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Туган авылына һаман җирсеп кайта ул. Сагынулары шигырь юлларына да күчә.
Эзләп йөрим кайчак тузанында
Яланаяк йөргән эзләрне.
Юксына шул күңел, гел юксына
Авылдагы таныш йөзләрне, – дип яза ул.
Гомеренең акрын гына узып, яше баруына офтанып та ала.
“Хыялымда кайчак мин кышларны
Язлар кебек каршы аламын.”
Бу юлларында аның оптимистлыгы, иртәгесе көненә ил агасы булып горур атлавы да чагыла. Шагыйрь йөрәге бит үз тормышы белән генә яшәми. Ул – милләт терәге, халкым, дип җан атучы кеше.
“Тормыш булгач ялгышлары була,
Төзәтергә әле соң түгел.
Үткәннәргә үкенмәслек булсын,
Әрнемәслек булсын тик күңел”, – дигән юллары ил агасының яшь буыннарга нәсыйхәте булып яңгырый.
“Карны энҗе, көзне алтын диләр,
Чәчләремә куна ак көмеш.
Алтыннары, белмим, кемгә икән,
Ә көмеше – минем өлеш”, – дигән юллары белән шагыйрь үзенең бөтен барлыгын – олы җанлылыгын, гомере буе байлыкка кызыкмыйча, кеше өлешенә кермичә яшәгәнлеген ачып салган.
Бөек әдибебез Габдулла Тукай: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, – дигән. Александр Николаевич Захаров та шигърияткә тормыш тәҗрибәсе туплап, йөрәге кушуы буенча яза башлап килеп керде. Аңа озын шигърият юлларында зур иҗади уңышлар теләп калабыз.


Вәрис ГАЛИ,
Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: