Туганайлар

Шагыйрь Егор Уткин турында кызыклы фактлар

Егор Уткин укучыларга лирик шагыйрь буларак билгеле. Үзенең шигырьләрендә ул, нигездә, бүгенге авыл кешеләренең фидакарь эшләрен, туган як табигатенең күркәмлеген, замандашларыбызның тынычлыкны яклап көрәшүләрен тасвирлый

Егор Васильевич Уткин 1932 елның 27 июлендә хәзерге Менделеевск районы Бөрешле авылында туа. Балачактан ук ул үзендә туган иленә мәхәббәт, хезмәткә һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли.

Җәгүр тормышында иң мөһим этапларның берсе булып - мәктәп тора. Гомуми белем алудан тыш, ул Тукай, Пушкин, Лермонтов поэзияләренең гаять зур дөньясын ача. Аны шигъри юлларның көйле булуы таң калдыра, һәм мәктәптә үк ул үз язмышын шигърият белән бәйлиячәген аңлый. 4 нче сыйныфта укыганда "Октябрь байрагы" газетасында татар телендәге беренче шигырьләрен бастыра. Абалач җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Егор Уткин Алабуга педучилищесына укырга керә, аннан аны Совет Армиясе сафларына чакыралар. Демобилизациядән соң 1955 елдан Бондюг химия заводында (хәзерге вакытта "Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ) хезмәт куя башлый. Предприятиедә эшләүне ул кичке мәктәптә уку белән бергә алып бара һәм 1959 елда "Октябрь байрагы" район газетасы редакциясенә җаваплы сәркатип булып билгеләнә.

Егор Уткин укучыларга лирик шагыйрь буларак билгеле. Үзенең шигырьләрендә ул, нигездә, бүгенге авыл кешеләренең фидакарь эшләрен, туган як табигатенең күркәмлеген, замандашларыбызның тынычлыкны яклап көрәшүләрен тасвирлый. Бер-бер артлы авторның "Яз күрке" ("Краса весны") ,"Кырлар сәламе" ("Привет с полей") "Төнге яшен" ("Ночная молния") ,"Минем романтикам" ("Моя романтика") шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.

Егор Уткин язучылар,шагыйрьләр арасында да зур хөрмәт яулый. Дифгать Сирай, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Рәшит Гәрәй Җәгүрне бик якын итәләр, аңа үзләренең киңәшләре, дусларча мөнәсәбәтләре белән ярдәм итеп торалар.

Егор Уткин турында Григорий Радионов (Гәрәй Рәхим) менә нинди истәлекләр белән уртаклашып калдырган: “Егор Уткин гаять тыйнак кеше иде. Ул шигырьләрендә дә, тормышта да бик итәгатьле, әхлаклы,игътибарлы булып истә калган. Әмма җитди мәсьәләләрдә ул үз фикереннән һич тә чигенми иде.”

"Офыкларда алсу болытлар" ("Материк счастья") шигырьләр җыентыгы ул исән чакта чыккан соңгы җыентык булып тора. 1977 елның 23 декабрендә Егор Васильевич Уткин бакыйлыкка күчте.

Асыл карендәшебезнең туган авылы Бөрешледә ул туган йорт урынына, улы Игорь тырышлыгы белән, аңлатма язулы зур гранит таш куелган. Менделеевск шәһәрендә Егор Уткин яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

Менделеевск районында Егор Уткин исемендә премияләр булдырылды. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан, бу премия Егор Уткин исемендәге Республика язучылары премиясенә әверелде.

2007 елда улы Игорь тырышлыгы белән Егор Уткинның “Күңелемә коя чишмәләр” (“Родники моей жизни”) шигырьләр җыентыгы бастырылып чыкты.
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: