Туганайлар

Сайлап алган алмалар күк, икебез дә пар килгән

Тагын бер ел тарихта калды. Яңа - 2015 елъязмасы инде үзенең вакыйгаларын терки башлады. Ул битләргә бары тик матур вакыйгалар, күңелле яңалыклар гына язылсын иде. Башланып килә торган елда да яшьләр үз тиңнәренэзләрләр, мәхәббәткә нигезләнгән семьялар корылыр. Нәкъ менә синеке дигән ярны ничек табарга, ничек танырга? Гомерлек яр итеп сайланган...

Тагын бер ел тарихта калды. Яңа - 2015 елъязмасы инде үзенең вакыйгаларын терки башлады. Ул битләргә бары тик матур вакыйгалар, күңелле яңалыклар гына язылсын иде. Башланып килә торган елда да яшьләр үз тиңнәренэзләрләр, мәхәббәткә нигезләнгән семьялар корылыр. Нәкъ менә синеке дигән ярны ничек табарга, ничек танырга? Гомерлек яр итеп сайланган кешеңнең кайсы халыктан булуы роль уйныймы? Әлеге һәм шуңа охшашлы сорауларга җавап-киңәшләрне яшь керәшен семьялары түбәндәгечә бирде.

Надежда һәм Иван ТОКРАНОВЛАР:

Надежда: " 2014 ел - безнең өчен иң истәлекле ел булды - без гаилә корып яши башладык. Әти-әнием: "Керәшенгә чыкмасаң, кайтып та йөрисе булма", - кебек сүзләр әйтмәсә дә, аларның мине бары керәшенгә бирәсе килүләрен инде бәләкәй чактан ук белә идем. Ходайга шөкер, үземнең дә, аларның теләкләрен дә тормышка ашыра алдым.

Үз кешеңне табу - бик зур бәхет бит ул. Иң беренче шатлык - бергәләп, Ходай ризалыгын алу. Чиркәүгә барып, җазыкларыңны әйтәсең, өлеш аласың, ниятләреңнең ныклыгын тагын бер кат раслыйсың. Бу эшләреңне священник белән киңәшләшеп башкарасың. Башка халыкка, мәсәлән, татарга чыксаң, священник икеңне берләштерә алмый бит. Шулай итеп, беренче адымнарыңны ук аңлашып атлыйсың.

Кыз озатканда, килен төшергәндә дә үзебезнең йолалар башкарылды. Бүләкләрне дә кода-кодагыйлар, җырлый-җырлый, теләкләр әйтешеп бирештеләр. Барысы да үзебезчә үтте.Әлегә үзенең парын тапмаган яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: үз кешеңне әллә кайлардан эзлисе түгел, эзләсәң, әле ул табылмый да. Бары: "Изгелекле Изге Кыз Мария, мин җазыклыны ярдәмеңнән ташлама, үземә тиешле кешем белән бергә була алсам иде", - дип теләк итәргә кирәк. Сиңа тиешлесе, көтмәгәндә, үзе юлыңа чыга. Минем белән шулай булды. Менә шулай очрашып кавыштык.

Иван: "Надяны мәктәп елларыннан ук беләм. Мин армия хезмәтен үтәп кайткач, 2011 елда яңадан күрештек. Нәкъ минем кеше икәнен беренче тапкыр очрашуыбызда ук чамаладым. Өч елдан соң гына кавыштык. Юлыма мин теләгән кешене чыгарган өчен, язмышыма бик рәхмәтлемен. Башкаларга да үз кешеләрен табуны телим".

Надежда һәм Алевтин НИКОЛАЕВЛАР:

Алевтин: "Безнең беренче очрашуыбыз керәшен яшьләренең икенче Форумында булды. Мин - Кукмара делегациясе составында идем. Көндезге аш вакытында безнең өстәл артына бер кыз килеп утырды (безнең янда буш урын бар иде). Карашларыбыз очрашу белән, йөрәгем әллә нишләп китте. Шул минуттан тынычлыгымны югалттым. Күзем белән гел аны эзлим. Башта мең төрле уй бөтерелә: кемнәр белән икән, йөргән егете бармы? Бәлки, форумга да егете белән килгәндер? Ул кайда - мин шунда булырга тырыштым. Бию буенча мастер-класста гел аның тирәсендә бөтерелдем. Йөрәгемне биләп алса да, ныклы адым ясарга кыюлыгым җитмәде.

Форумнан соң бераз вакыт үткәч, "Контактта" языша башладык. Биш айдан соң гына очраша алдык. Беребез - Кукмарада, икенчебез Түбән Камада яши, күрешү урынын Мамадышта билгеләдек. Шушы беренче очрашуда ук үземнең кешем икәнен тойдым. Йөрәк үзе үк "синеке" дип тибә башлый икән ул. Кызлар белән йөрмәдем түгел, шактый очрашкалаган булды. Моңарчы татар кызлары белән дә йөрелде. Ничектер, аларга бик ачылып бетеп булмый иде, нәрсәдер итәктән тарта... Ә Надя белән бөтенләй башкача, аралашу да шулай җиңел, уртак темалар да күп. Әти-әниләребезне дә шатландырдык. Туйларыбыз да керәшенчә үтте".

Надежда: " Мин өйдән чыкканда, крестныйларым тәре үптерделәр. Яңа нигезгә төшкәч, мендәргә бастырып, бал-май каптырдылар. Алып барган казларныда, үзебезнең йолаларны үтәп, бүләкләр алышып, җырлап чыгардылар. Туй барышында: "Ярый әле форумга барганмын, ярый әле язмыш Алевтин белән очраштырды, башка берәүгә чыксам, мәңге бәхетсез буласы икәнмен бит",- дигән уйлар кичердем. Ходаем бәхетебезне генә күпсенмәсен.

Светлана һәм Евгений МАКСИМОВЛАР:

Светлана: "Безнең танышу да яшьләр форумында башланды. Дөресрәге, без бер-беребезне күреп белә идек. Икебез дә культура институтында укыйбыз. Форумга әзерләнү барышында якыннанрак аралашып киттек. Концерт алып баруны икебезгә тапшырдылар. Сәхнәдән: "Концертны Светлана һәм Евгений Максимовлар алып барды", - дип яңгыраткач, күпләр безне ирле-хатынлы дип уйлаганнар. Үзебезгә дә кызык булып китте.

Фамилиябез бертөрле булу аркасында гына бер-беребезгә тартылганбыздыр, дип уйламыйм. Интересларыбыз, шөгыльләребез, уйларыбыз туры килә иде. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, беребез башлаган уйны икенчебез төгәлләп куя. Вакытыбызны күбрәк бергә үткәрәбез. Мәхәббәт гөлебез әнә шулай бөреләнде. Мин, гомумән, бер күрүдә гашыйк булдым, аңа чыкмасам, мәңгегә бәхетсез булам, диючеләрне аңламыйм. Интересларың туры килмәсә, сөйләшергә уртак темаң табылмаса, дөрләп кабынган сөю уты шулай бик тиз генә сүнеп китәргә дә мөмкин бит ул".

Евгений: "Үз-үземне белә башлаганнан бирле, әти-әнием, әбиләрем бары тик керәшен кызына гына өйләнүемне сорадылар. Тәрбиянең төп нигезе семьяда салына бит. Башкача булуны мин күз алдына да китерми идем. Ә инде мин сайлаган кызның фамилиясе дә туры килер дип уйламаган идем. Әти белән әнинең теләкләре йөз процентка арттырып үтәлде - хатыныма фамилиясен дә үзгәртергә туры килмәде. Светлана белән берәр ел очрашып йөргәннән соң, балаларымның әнисе нәкъ менә ул булачак дип нәтиҗә ясадым. Өч ел ярым очрашкач, кыз сорарга бардык. Керәшенчә туй иттек, кәбен койдырдык. Чыннан да, бергә тормыш көтү өчен, Светлана менә дигән кеше. Бөтен нәрсәне булдыра, кулыннан килмәгән эш юк. Әби белән бабайга шундый кыз үстереп биргәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Без икебез дә культура өлкәсендә хезмәт итүчеләр. Кайчагында икеңә ике якка концерт белән чыгып китәргә дә туры килә. Бер-береңне аңлау, бер-береңә карата ышаныч булмаса, семьяны саклап калу кыен. Аллага шөкер, бу яктан да җаннарыбыз тыныч, бер-беребезнең нервысын ашамыйбыз. Икенче яртыларын әлегә кадәр тапмаучыларга нәрсә дияргә? Тирә-ягыгызга игътибар белән карагыз әле: яныгызда гына түгелме икән сезгә насыйп яр? Сез кайта торган авылга кайтып йөрмиме? Бәлки, безнең сыман, бер институтта укып йөрисездер? Мәхәббәтегез күңел тәрәзәгезне какса, исем-фамилиясе сезнекенә туры киләме, сезнеке кебек гореф-гадәтләр, традицияләр тәрбиясендә үскәнме - шуларга игътибар итәргә онытмагыз. Яратканда, боларның әллә ни әһәмияте юк кебек тә, яши башлагач, бик тиз үзләрен сиздерә бит алар. Барыгызга да бәхет телибез".

Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: