Салкында да матур бул!

Чатнама салкын көннәр, ачы җил “һөҗүме”, витаминнар җитмәү… Кыш көне тән тиресе дучар булган сынауларның кайберләре генә әле бу. Шуңа өстәп аны дөрес тә тәрбияләмәсәң, язны таушалган кыяфәттә каршылавыңны көт тә тор!
Бит тиресе. Иң элек битне артык көчле косметик чаралар ярдәмендә чистартудан тыелып торыгыз. Алар бит тиресен тагын да ныграк киптерә. Составында спирт булмаган йомшак, майлы чистарткыч чараларга өстенлек бирегез. Бит тиресе майлы булган кешеләр дә майлы кремнар кулланудан курыкмасын! Кыш көне теләсә кайсы бит тиресе майлылыгын шактый югалта. Бу чорда бит тиресен минераль су, сөт ярдәмендә, йә булмаса, алма белән ышкып та чистартырга була. Иреннәр. Салкынга бик нык бирешәләр. Бу чорда составында Е витамины күп булган бәлзәм-помадалар тагын да яхшырак. Ярылган иреннәргә төнгә цинклы мазь ярдәмгә киләчәк. Көндез иренгә бал яки үсемлек мае тигезүнең дә файдасы зур. Теш щеткасын кайнар су белән пешекләп, иртән иреннәргә җиңелчә хәрәкәтләр белән массаж ясауның да нәтиҗәсе булыр.
Чәч. Иң элек, өстәлегездә көн саен яшелчә, җиләк-җимеш, эремчек, ит һәм балык ризыкларына урын табылсын. В төркеменә кергән витаминнар эчеп алу да комачауламас.Башны юганда коры чәч өчен чыгарылган шампунь кулланыгыз. Дымга сусаган чәч төпләренә су сипкәндәй булыр ул. Кыш көне лак, фен кебек чаралардан файдаланмау хәерле.
Майлы чәчтән котылу. Кышын гел башлык киеп йөргәч, чәчләр бик тиз майлана. Көн саен чәч юып тормас өчен яхшы рецепт бар. Ике төрле катнашманы алмаш-тилмәш кулланырга киңәш итәбез. Беренчесе, ипи катысын боткага әйләнгәнче җебетеп, шуны башка сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Соңрак чәчне лимон согы кушылган су белән чайкыйсы. Икенче катнашманы ясаганда, ярты литр кефирга 1 аш кашыгы солы ярмасы салып, бүрттерергә куясы. Шуны чәчкә сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Ахырдан чәчне аш серкәсе (уксус) кушылган су белән чайкагыз.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 18:52Карендәшебез Елена Зайцеваның шигырен тәкъдим итәбез "Көнбагыш" шигыре4200
-
15 август 2022 - 13:30Солистки ансамбля "Сурякя" выступили для нижнекамцев На улицах Нижнекамска продолжается проект "Культурная среда в микрорайонах города Нижнекамск!".7200
-
15 август 2022 - 12:43Спас уразасы башланды 14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башланды. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.363601
-
15 август 2022 - 11:07Экспедициянең дүртенче көненнән видеосюжет 8 августта Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Зәй районы авыллары буенча экспедициягә чыкты.11101
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.22400
-
15 август 2022 - 09:46Седмица 10-я по Пятидесятнице 15 августа. Седмица 10-я по Пятидесятнице День постный. 2 августа по ст. ст.8000
-
15 август 2022 - 09:23Кыяр орлыгын ничек алырга һәм сакларга? Киләсе елда да кыярдан мул уңыш аласыгыз киләме?4100
-
15 август 2022 - 09:12Тимур Кадыров: "Общественная организация кряшен РТ - одна из наиболее активных организаций в Ассамблее народов Татарстана" В прошлые выходные председатель Молодежной Ассамблеи народов Татарстана побывал на этносмене "Айбагыр".8700
-
15 август 2022 - 07:24Бөек ватан сугышы ветераны Кирилл Федорович Савельев сөйләгәннәрдән... Бу китапка язмалар туплаганда, Келәтленең исән булган бердәнбер сугыш ветераны – 1922 елда туган Кирилл Федорович Савельев белән дә очраштык.9600
-
15 август 2022 - 04:18Помидорыгыз уңса... Помидорны кая куярга белмисезме? Бездән сезгә рецептлар.8300
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
15 август 2022 - 09:32Зәй районы авыллары буйлап экспедиция тәмам (фоторепортаж)Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре биш көн эчендә Зәй районының унике авылында булып кайтты.10101
-
15 август 2022 - 12:43Спас уразасы башланды 14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башланды. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.363601
-
14 август 2022 - 06:19Бал Спасы - Иисус Христос хөрмәтенә аталган өч бәйрәмнең беренчесе 14 август – беренче Спас169702
-
14 август 2022 - 07:40Бал Спасын бәйрәм итәбез - хуҗабикәләр колагына 950 ел элек князь Андрей Боголюбский өч: Бал, Алма һәм Чикләвек Спасларын бәйрәм итәргә боера. Шуннан бирле һәр ел саен православныйлар бу бәйрәмнәрне билгеләп үтә башлый. Өстәлдә - алмалар, савытта - бал, шунда ук яңа пешкән икмәк, парларын таратып утыручы бөккәннәр, урман чикләвекләре... Болар барысы да - Спасның матур символлары....119300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика