Туганайлар

Рәссам Дмитрий Красильников эшләре республиканың Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана

2018 елда "Хәзинә" галереясында Дмитрий Красильниковның беренче персональ күргәзмәсе ачылды

Зәй районында рәссам һөнәре сирәк һөнәрләрдән санала. Сез рәссам Дмитрий Николаевич Красильниковны беләсезме? Ә бит ул - ТАССР сәнгатендә сизелерлек эз калдырган якташ. Күп еллар аның лаеклы исеме онытылып торды кебек. Ә менә 2018 елда "Хәзинә" галереясында Дмитрий Красильниковның беренче персональ күргәзмәсе ачылды. Бу, билгеле, зур ачыш булды.

Дмитрий 1903 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең (элекке Зәй районы) Урта Пәнәче авылында Красильниковлар гаиләсендә туа. Ул шул чор өчен дәрәҗәле саналган һөнәри белем ала. 1922 елда Пермь сәнгать, 1923–1926 елларда Казан архитектура-сәнгать остаханәләрендә эшли, 1927–1930 елларда югары сәнгать-техник институтының полиграфия факультетында укый.

Казанда укыганда "Авыл яшьләре", "Азат хатын", "Безнең юл" басмалары белән хезмәттәшлек итә, татар нәшрияты өчен китаплар рәсем ясый. Аның рәсемнәре чынбарлыктагыча, лирикалы, график фактуралы булуы белән аерылып тора.

Дмитрий Мәскәүдә укыганда башкаланың "Яшь гвардия", СССР халкының үзәк басмасы һ. б.лар белән хезмәттәшлек итә. Ул татар басмаларыннан "Коммунист" газетасы, "Ударниклар" һәм "Октябрь баласы" журналларында эшли һәм Муса Җәлил белән дуслаша. Рус телендә басылган "Прожектор", "Смена", "Пионер" һәм башка басмаларда аның иллюстрация һәм карикатуралары әйдәп баручы совет графикасы осталары рәсемнәре белән бергә басыла.
1930 елда Дмитрий Красильников плакат, рәсем ясау һәм башкалар белән хирыс була. Эшләрен совет сәнгатенең эре һәм чит ил күргәзмәләрендә тәкъдим итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка алына. Сугышта яралангач, белорус партизан редакциясендә газета чыгару эшенә күчерелә. Аның дошманга каршы сурәтләнгән рәсемнәре әлеге газетада урын ала. Шул рәвешле якташ каләме белән җиңүгә үз өлешен кертә.

Сугыштан соң ул Минскида "Вожык" сатира журналында эшләп кала һәм белорус сатира графика үсешенә зур өлеш кертә.

Дмитрий Красильников гомеренең соңны көннәрен биредә уздыра һәм 1951 елда бакыйлыкка күчә.

Дмитрий Красильников эшләре ТР Дәүләт сынлы сәнгате музеенда, Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә, рәссам гаиләсе архивында саклана. Гаилә архивын рәссамның кызы кадерле ядкарь итеп саклый.

Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү муззеның өлкән фәнни хезмәткәре.

Җәлил белән, 1930 ел.

 

Автопортрет.

 

Фотолар музей архивыннан

"Зәй офыклары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: