Туганайлар

Роспотребнадзор: «Омикрон» авыр узмый, әмма күп кешене зарарлый

Ведомство җитәкчесе коронавирус штаммы бары тик прививка ясатмаучыларда гына авыр узарга мөмкин булуын искәртте

«Омикрон» коронавирусының яңа штаммы «дельта» штаммына караганда җиңелрәк уза, әмма ул бер үк вакытта күп кешене зарарлый һәм тизрәк тарала», - дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, коронавирус штаммы бары тик прививка ясатмаучыларда гына авыр узарга мөмкин.

«Ул берьюлы бик күп кешене зарарлый. Прививка ясатмаучыларда гына авыр уза, бу билгеле. Шулай ук хроник авырулары булган кешеләрдә, диабетның яки онкологиянең авыр формасы булган кешеләрдә авыр узучан...», - дип сөйләде Попова Санкт-Петербургтагы рәсми булмаган БДБ саммитында.

Ул шулай ук билгеле бер илдә иммунизация дәрәҗәсе мөһим роль уйный, дип искәртте. Әйтик, Бөекбританиядә бүген иммунизациянең гомуми дәрәҗәсе 80 проценттан артып китә. 

«Бу факторны да исәптән чыгарырга ярамый», - дип өстәде Роспотребнадзор башлыгы. 

ТИ

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: