Туганайлар

Роберт Миңнуллин вафат

Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Бүген 71 яшендә шагыйрь Роберт Миңнуллин вафат булды. Шагыйрь каты авыру белән көрәшкән.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: