Туганайлар

Римма Никитина төрек егетенә каршы

Уфа каласында узучы "Идел" Халыкара фестивальдә катнашырга танылган, яшь җырчыбыз Римма Никитина (Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы кызы) китте.

16-17 октябрь көннәрендә биредә сайлап алу конкурслары узачак. Әлеге фестиваль инде бишенче тапкыр уздырыла икән. Биредә Мәскәү каласыннан, Башкортстан, Татарстан, Үзбәкстан, Латвия, Кытай, һәм Төркия илләреннән катнашучылар җыелачак. Риммабыз төрек егетенә каршы "Автор-башкаручы" номинациясендә "Китмә" җыры белән чыгыш ясаячак.

Риммага уңышлар телик!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: