Туганайлар

Римма Никитина бер мәҗлестә итек киеп җырлаган

Җырчы түфлиләрен ап-ак итеккә алыштырган

Римма Никитина бер мәҗлестә аягына итек киеп җырлаган. «Юеш һәм тайгак булу бәла түгел. Аяктагы туфлиләрне салып, итек киеп куясың һәм барысы да әйбәт була», — дип яза ул инстаграм сәхифәсенә видео куеп.

Римма Никитинаның ап-ак итекләрдән җырлаганы күренә. Мәҗлес Пермь өлкәсендәге бер кафеда бара. Әлеге бинада ни өчен юеш һәм тайгак булуы гына аңлашылып бетми.

«Бик матур җыр, гел машинада тыңлап йөрим», «Бөтен җиргә ничекләр җитешәсең?», «Булдырасың», — дип мактый инстачылар Римманы. «Яратам. Бик булдырасың, мәхәббәтем, чибәрем минем», — дип берсе мәхәббәт тә аңлаткан.

 


ИТ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: