Туганайлар

Римма Никитина 18+ тамгасы белән клип чыгарды (видео)

Татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе - Римма Никитина PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән берлектә татар эстрадасында революцион клип тәкъдим итте. "Синсез алга атлыйм" җырына төшерелгән клип экраннарга чыкканчыга кадәр үк күп бәхәсләр тудырган иде инде.

"Бу клипның сюжеты тормышымнан алынган. Мин күпләр әйтергә кыймаган теманы бөтенләй дә яңа яктан ачарга булдым. Клиптагы ачык сәхнәләргә карата шау-шу клип чыкканчыга кадәр ук купкан иде, тик мин кеше фикереннән курыкмыйм", - дип белдерде Римма Никитина.
Билгеләп узарга кирәк, клип ике вариантта булачак: берсе - телевизион версия, икенчесе - интернет өчен. Клипның иң кыю вариантын бары GONGTV спорт һәм музыка каналы гына тәкъдим итә.
Gong-TV

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: