Республика керәшен оешмасы яңа җитәкче һәм идарә составы сайлаячак
Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының бүгенге җитәкчесе Иван Егоров һәм идарә членнары 3 ел элек сайланган иде
Декабрь азагында Республика керәшен оешмасының V отчет-сайлау конференциясен уздыру бурычы куелган. Бу хакта оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.
Конференциягә әзерлек эшләре буенча Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә киңәшмә узды. Анда оешманың конференцияне уздыру өчен җаваплы правление членнары һәм оргкомитет – керәшен хәрәкәте ветераны Татьяна Дунаева, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле директоры Артур Поляков, галим Геннадий Макаров, Мамадыш районы керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Ирина Муллина, Үзәкнең директоры урынбасары Григорий Максимов, “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев катнашты.
“Быел безнең оешманың эшчәнлегенә 13 ел булды. Устав буенча, һәр ел саен күчмә идарә утырышлары һәм 3 ел саен отчет-сайлау конференцияләре уздырып киләбез. Пандемия аркасында конференция быел бераз кичектерелеп торылды. Шулай да, мөмкинлектән чыгып, отчет-сайлау җыелышын уздыру бурычы куелды. Делегатларның берникадәр өлеше конференциягә онлайн кушылачак” , - дип белдерде киңәшмәдә Людмила Белоусова.
Март аенда Питрәчтә узган күчмә утырышта оешманың идарә членнары отчет-сайлау конференциясенә чакырылачак делегатларның санын 168 дип раслаган иде. Оешманың правление членнары конференциягә чакырылса, төбәкләрдән сайланган калган делегатлар чарага онлайн кушылачак.
Конференциядә керәшен оешмасы халык алдында соңгы 3 елда эшләгән эшләре буенча отчет тотачак. Шулай ук, оешманың яңа идарә составы һәм җитәкчесе сайланачак.
Республика керәшен җәмгыятенең эшчәнлеге 2007 елның 25 маеннан исәпләнә. Соңгы отчет-сайлау конференциясе 2017 елның 27 маенда узган иде.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 18:52Карендәшебез Елена Зайцеваның шигырен тәкъдим итәбез "Көнбагыш" шигыре3200
-
15 август 2022 - 13:30Солистки ансамбля "Сурякя" выступили для нижнекамцев На улицах Нижнекамска продолжается проект "Культурная среда в микрорайонах города Нижнекамск!".6400
-
15 август 2022 - 12:43Спас уразасы башланды 14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башланды. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.362901
-
15 август 2022 - 11:07Экспедициянең дүртенче көненнән видеосюжет 8 августта Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Зәй районы авыллары буенча экспедициягә чыкты.10201
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.19600
-
15 август 2022 - 09:46Седмица 10-я по Пятидесятнице 15 августа. Седмица 10-я по Пятидесятнице День постный. 2 августа по ст. ст.7700
-
15 август 2022 - 09:23Кыяр орлыгын ничек алырга һәм сакларга? Киләсе елда да кыярдан мул уңыш аласыгыз киләме?3900
-
15 август 2022 - 09:12Тимур Кадыров: "Общественная организация кряшен РТ - одна из наиболее активных организаций в Ассамблее народов Татарстана" В прошлые выходные председатель Молодежной Ассамблеи народов Татарстана побывал на этносмене "Айбагыр".8500
-
15 август 2022 - 07:24Бөек ватан сугышы ветераны Кирилл Федорович Савельев сөйләгәннәрдән... Бу китапка язмалар туплаганда, Келәтленең исән булган бердәнбер сугыш ветераны – 1922 елда туган Кирилл Федорович Савельев белән дә очраштык.9400
-
15 август 2022 - 04:18Помидорыгыз уңса... Помидорны кая куярга белмисезме? Бездән сезгә рецептлар.8100
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
15 август 2022 - 09:32Зәй районы авыллары буйлап экспедиция тәмам (фоторепортаж)Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре биш көн эчендә Зәй районының унике авылында булып кайтты.9400
-
15 август 2022 - 12:43Спас уразасы башланды 14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башланды. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.362901
-
14 август 2022 - 06:19Бал Спасы - Иисус Христос хөрмәтенә аталган өч бәйрәмнең беренчесе 14 август – беренче Спас169502
-
14 август 2022 - 07:40Бал Спасын бәйрәм итәбез - хуҗабикәләр колагына 950 ел элек князь Андрей Боголюбский өч: Бал, Алма һәм Чикләвек Спасларын бәйрәм итәргә боера. Шуннан бирле һәр ел саен православныйлар бу бәйрәмнәрне билгеләп үтә башлый. Өстәлдә - алмалар, савытта - бал, шунда ук яңа пешкән икмәк, парларын таратып утыручы бөккәннәр, урман чикләвекләре... Болар барысы да - Спасның матур символлары....119100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика