Редакциябездә кунакта — “керәшен шагыйрәсе” Клара Булатова (Фото)

Бүген редакциябездә кунакта шагыйрә, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова булып китте. Хәл-әхвәлләр белән уртаклашып, газетабыз битләрендә басар өчен, берничә иҗат җимешен - шигырьләрен дә калдырды.
Клара Гарифовна редакция журналистларын 20 апрель көнне Сарман районының Ләке авылы клубында 12 сәгатьтә булачак иҗат кичәсенә, очрашуга да чакырды.
Клара Булатова
***
"Оныт инде шул Ләкене!" - диләр,
Шулмы булды дуслар әйтер сүз?!
Минсез дә ул Ләке - Ләке инде.
Мин кем булыр идем Ләкесез?
Бәлки ачтан үлгән булыр идем
Кырык алтынчының җәендә
Керәшеннәр ачтан алып калган
Гомерем дәвам итә әле дә.
Сәлим Мәкчемнәре дурычмагы
(Тышы алабута оныннан)
Җапай Аудыеның шишарасы
Киндер мае кушып куелган -
Шул азыклар мине саклап калды
Такыр басуларда, кырларда
Күрше кызлар белән ачы какы,
Кәҗә сакаллары җыйганда.
Алар бар да минем хәтермдә
Ике байлык миндә бүген бар!
Берсе - хәтер, икенчесе - китап.
Канатларым шулар булдылар.
"Шагыйрь" дигән олы сүзне миңа
Ләкедә бит башлап әйттеләр.
Шуңадырла минем иҗатымда
Гомер буе яши Ләкеләр.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 15:59Фотоларда керәшен тарихы - "Агай-эне ак мыек" спектакленнән күренеш, 1972 ел Узган ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, үзебезнең “Туганайлар” газетасындагы “Гасыр җөзе” дигән махсус рубрикада керәшеннәрнең элекке тормышын, көнкүрешен чагылдырган фотолардан архив туплый башлаган идек1500
-
4 март 2021 - 15:43Марттан ниләр үзгәрә? Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде1800
-
4 март 2021 - 15:20Җырчы Вадим Захаров үз машинасында биш мең сумлык купюра калдырган кешене эзли Җырчының концерттан кайтып килүе була1600
-
4 март 2021 - 15:01Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр Эссе һава торышында эшләү стресска, аруга, эссе сугуга китерә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар интегә торган хроник авыруларны катлауландыра2300
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7300
-
4 март 2021 - 11:43В селе Кассель Нагайбакского района прошел праздничный флешмоб в преддверии Международного женского дня В Кассельской школе была объявлена социальная акция, которая стартовала под хештегом#8МАРТАСЛЮБИМЫМИ3500
-
4 март 2021 - 11:02В некоторых районах республики пройдут мероприятия кряшен к Году родных языков и народного единства В Альметьевском, Менделеевском, Муслюмовском и Тюлячинском районах РТ состоятся фестивали, вечера, посиделки, викторины по вопросам сохранения и популяризации языка и традиций кряшен3400
-
4 март 2021 - 10:25В Нижнекамске прошел круглый стол по вопросам сохранения исторического и культурного наследия района Председатель общества кряшен Тамара Багаутдинова рассказала о проводимых работах по проекту «Исчезнувшие деревни Нижнекамского района»4801
-
4 март 2021 - 06:57Май белән кер юу сере Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк4500
-
3 март 2021 - 13:02Альбина Абрамова әни булырга җыена! Күрми торган җырчы Альбина Абрамова бәби көтә11800
-
3 март 2021 - 11:36"Чаткы"лар Бахта керәшеннәренең традицияләрен саклый Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Чистай керәшеннәре айлыгы башланды9800
-
3 март 2021 - 11:17Издан сборник нагайбакских народных песен Автор нотного сборника – кандидат искусствоведения, фольклорист, член жюри фестиваля «Арумысыз, туганнар» Геннадий Макаров7801
-
3 март 2021 - 11:13Коронавирус һәм вакцина турында 5 сорау Сорауга сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, инфекционист табиб Халит Хаертынов җавап бирә5301
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
3 март 2021 - 11:02В Культурном центре имени Якова Емельянова прошла выставка работ кряшенских мастерицВыставка прошла в рамках месячника пестречинских кряшен6700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.107400
-
2 март 2021 - 06:07Пилмән пешергәндә еш җибәрелә торган хата нинди? Катырылган пилмәннәрне кап-кайнар суга салырга ярамый24300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика