Туганайлар

Радик Сизовның "Әфган кызалаклары"

Минзәлә районы Иске Мәлкән авылыннан булган Радик Сизовның Әфган истәлекләре

Мин сезгә үземнең карендәшем – япь-яшь кенә килеш Әфганстанда интернациональ бурычын үтәргә җибәрелгән һәм ут-үлем эченнән туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан – Радик Михайлович Сизов турында сөйләргә телим. Ул әниемнең өченче буын энесе. Өйләребез кара-каршы гына, үскәндә  гел бергә уйнап үстек. Бергә Ыктан су ташыдык, су кердек, бергә бәбкә сакладык. Кышларын чанада, чаңгыда шудык. Гел бергә булуның тагын бер сәбәбе бар иде: бала-чагалардан безнең очтан без икебез генә.

Яшь чакта тормышның бөтен нечкәлекләрен дә аңлап та бетермисең бит әле. МИн аның ниләр күргәнен, нинди ут эченнән исән-сау кайтканын тора-бара гына аңладым. Әфганстаннан миңа язган  хаты эченә, яңадан әдәбиятта “Әфган кызалаклары” дип аталачак  кызыл тюльпан салганын да хәтерлим әле. Ул чәчәкне мин озак еллар китап эчендә сакладым.

Радик  белән хәзер дә аралашып, сөйләшеп торабыз, сөенеп очрашабыз, бергә үскән чакларны, әти-әниләрне искә алабыз. Әфганстанда күргәннәренең бик азы турында гына ул күз яшьләре белән менә ничек искә алып сөйли.

  Әти, нәрсә ул сугыш?

 Ул еллар турында сөйләгәндә, тыелгысыз рәвештә, минем күз яшьләрем ага. Ул дәһшәтле  көннәр турында минем сөйлисем дә, искә аласым да килми. Ләкин аларны искә алырга, онытмаска кирәк. Балалар өчен, үсеп килгән буын өчен, тарих өчен кирәк. Башка ул көннәр кабатланмасын өчен кирәк аларны искә алу.

Мин  гаиләдә - иң төпчеге,  көтеп алынганы, җиденчесе. Әниебез Софья - мине бик авырлык белән тапкан. Бик акыллы, искиткеч сабыр иде ул. Гел елмаеп кына сөйләшер, тавышын бер дә күтәрмәс, гел нидер эшләп йөрер, ә үзенең   эшләгәнен күрми дә кала идек, әнә шундый җитез, оста-уңган  иде ул. 

 Әтиебез – Сизов Мхаил Алексеевич, Бөек Ватан сугышында катнашкан солдат, бик гаярь йөрәкле, бераз кызу канлы. Гомер буе колхозның атларын карады. Ул һәрвакыт кояш белән бергә тора, кеше эшкә киткәндә, ул инде хуҗалыктагы бөтен  эшләрне бетереп, колхоз атларын карап, ашатып-эчертеп, колхозда эш башлануга әзерләп куя иде. Ләкин ул беркайчан да сугыш турында сөйләргә, аны искә алырга яратмады. Мин - кечкенә малай, әтинең төпчеге -  аның янына җайлап кына утырып, гел сугыш турында сорашам. Ләкин әти бервакытта да ачылып китеп сөйләми, авыр көрсенеп: “Андый көннәрне Ходай Тәгалә беркемгә дә күрергә язмасын!” – дип кенә куя иде. Бераз үсә төшкәч кенә мин аның иң авыр сугышлар барган җирдә  - Курск, Сталинград фронтларында булганын, атакага барган вакытта, берничә солдат алгарак китеп, дошман тылында калуларын, фашистлардан качып, үзебезнекеләр килеп җиткәнче, берничә көн  ат сараенда ятуларын белдем. Анда аларны бер немец солдаты күреп ала, ләкин алар хакында беркемгә дә әйтми. “Немецларның да төрлесе бар”, - дип сөйли иде әти. Өч-дүрт көн буе бер ризыксыз ач яткач, алар ат улагын кырып, андагы аттан калган,  каткан он кисәкләрен  -апараны кубарып ашарга да мәҗбүр булалар. Ә үзебезнең  солдатлар белән кушылгач, җан өшеткеч сорау алулар башлана... Сугышның менә шундый   газапларын кичкән әти, һөҗүмгә барулары, атакага күтәрелүләре турында сирәк кенә сөйләгәндә, мин үземне һәрвакыт кулыма автомат тоткан солдат итеп, я булмаса граната тотып танкка таба үрмәләгән сугышчы итеп күз алдыма китерәм, тизрәк Армиягә китәсем килә.

Мин - сугышчы-интернационалист 

18 яшь тулгач, мине дә, барлык  яшьтәшләрем кебек үк, военкоматка чакырдылар, анда минем кулга повестка тоттырдылар.  Нәни генә кәгазь кисәге минем бөтен язмышымны үзгәртеп, үзем өчен генә түгел, бөтен туганнарым өчен дә борчулы көннәрнең, йокысыз төннәрнең  башы булыр дип кем уйлаган ул чакта?!

Мин башта Ерак Көнчыгышта хәрби әзерлек үттем. Шуннан соң гына вертолётта  Әфганстанга озаттылар. Бу -  ул чорда хатларда кая җибәрелүеңне язарга ярамый торган хәрби сер  һәм “чит илгә командировка” дип атала иде. Менә мине шулай итеп Әфганстанның Кандагар төбәгенә,   ул вакыттагыча әйтсәк, провинциясенә  китерделәр.

Монда Әфганстан-Пакистан чикләре якын гына икән. Таулы төбәк, якында гына Памир таулары.  Безне, солдатларны,  вертолёттан Маштук кичүе ягындагы ике кышлак арасына ташлап киттеләр. Без басмачыларның юлларнына каршы төшеп, аларның юлларын капларга тиешбез икән. Палаткаларга урнаштык, йокы капчыкларында йоклыйбыз. Палаткаларны, пулялар үтеп кермәсенгә, ташлар белән уратып “тышладык”. Вакыт булган саен, әкренләп, землянкалар казый башладык, чөнки аларда куркынычсызрак иде. Землянкалар тирәли тирән окоплар казыдык, позицияләр кордык. Безгә кышлактагы гади кешеләр  дә ярдәм  итеште. Кая да булса бару  ишәкләрдә яки вертолётлар белән генә мөмкин иде. Вертолётлар һәрвакыт икешәрләп-өчәрләп очалар иде, чөнки берсе җиргә  кешеләр яки әйберләр бушатырга утырганда, калган икесе аны саклап тора. Вертолётлар безгә су, ризык, корал, почта алып киләләр. Китергән су гына  җитми, шуңа аны  яшерен сукмак-юлдан ишәкләр белән барып 6-7 км ераклыктан алып кайта идек.  Су – таудан агып төшә, күрәсең, бозлыклардагы эрегән  боз суы, аның бер тәме дә юк, ләкин ул алтын бәясенә тора.  Без аның бер тамчысын да әрәм итмәскә тырыша идек. Кышлакта яшәүчеләр безгә көн саен  суга бару өчен ике ишәк биреп торалар.  Утын белән күмерне дә безгә вертолёлар белән китерәләр. Ризыкны исә кыр кухнясында әзерли идек. Безнең белән хезмәт иткән таҗик егетләре – солдатлар, җирле халык белән сөйләшкәндә, безгә тәрҗемәче булалар иде. Әфган теле белән таҗик теле охшаш, якын телләр икән. Әфганлыларның сүзләрен русчага тәрҗемә итәләр иде.

“Хәрби операция” нәрсә ул?

Бу сүзнең нәрсә аңлатканын белү өчен шуны әйтү дә җитә: бик күп дусларыбыз шулардан әйләнеп кайтмады, күпләре танымаслык булып гарипләнеп калды, аяк-кулын өздерде. Дошманнар безгә автоматлардан һәм гранатомётлардан аталар. Бик күп япь  - яшь егетләрнең гомерләре өзелде. Без аларның берсен дә - яралыларны да, үлеләрне дә  атышлар барган җирдә дошманнарга  өзгәләргә, бүлгәләргә калдырмадык;  үле гәүдәләрен дә үзебезнең якка алып кайта идек, ә аларны цинк гробларда туган илгә озата тордылар... Хәтерлим әле: берсендә атышлар вакытында үлгән бер иптәшебезне ишәк белән алып кайттык. Вертолётлар безне алып китәргә я килеп өлгермиләр, я ташырга җитешмиләр иде. Һәр бәрелештә 2-3  иптәшебезне югалта идек.

Солдат башы күпме тора?

Совет солдатының баш бәясе бик кыйммәт йөри, аның өчен доманнар җирле халыкка акча түлиләр.  Шуңа күрә көндез безгә булышып йөргән гади әфганлылар да төннәрен миналар куярга  ялланалар, шулай акча эшлиләр иде. Иртән торып чыгасың -  тирә-якта миналар куелган. Иң беренче итеп, шуларны зарарсызландырырыга тотынабыз. Кышлактагы ир-егетләр, дошманнар ягына барып, безгә каршы сугышалар, атышалар, ә төнлә өйләренә кунарга кайталар. Монда кемнән нәрсә көтәргә дә белмисең, теләсә кайсы карт, хатын-кыз, бала-чага  акча эшләү  максатыннан, миналар куя, дошманнарга  яллана иде.

Бик куркыныч, адым саен үлем сагалый, ләкин кеше барысына да күнегә икән. Без дә әкренләп күнектек. Мин инде үзем турында уйламый да башладым, миңа әти-әнием кызганыч иде, чөнки алар инде олы яшьтә иделәр: әтигә 74, әнигә 63 яшь. Алар бит сугыш чоры кешеләре, аның афәтләрен үз күзләре белән күргән, бөтен кыенларны үткән, миңа дә теләсә кайсы мизгелдә сугышчан иптәшләремнең язмышы булырга мөмкин   иде... Шуларны уйласам,  яшермим, куркыныч булып китә иде. Бик авыр минутларда, мин бүтән беркайчан да  әти-әниемне, туган-тумачамны, дусларымны күрә алмам микәнни дип уйлый идем. Япь-яшь килеш  Әфганстанда күргәннәрдән әле дә тәннәр чымырдап китә. Ул чакта яшьлек белән бөтенесен төбенә төшеп аңлап та бетермәгәнбездер бәлки, еллар үткән саен, киресенчә, анда күргәннәрнең бөтен куркынычы ныграк аңлашыла бара шикелле...

Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми

Армия срогын тутырып кайткач, мин әле озак вакыт тыныч кына йоклый да алмадым. Бик күп дусларымны югалттым, күпләре гомерлеккә гарип булып калды, исән калганнарыбызның  барыбызның да күңелләрендә һәм җаннарында төзәлмәслек яра...

Без ил солдаты идек, солдатка нинди боерык бирәләр – ул шуны үтәргә тиеш. Без дә үтәдек, үзебезнең хәрби антыбызга тугры калдык. Ләкин нинди бәягә?! Күпме япь-яшь җаннар, яшәлмәгән гомерләр исәбенә үтәдек без аны. 

Тыныч тормышта мин үз урынымны  таптым, дип саныйм. Армиядән кайткач, Минзәлә  авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, озак еллар Минзәлә разведка-бораулау идарәсендә эшләдем, хәзерге вакытта  “Чаллыгаз” оешмасында хезмәт куям. Хатыным Эльмира белән ике ул үстердек, аларга югары белем бирдек, хәзер инде оныклар сөябез.

Минзәләдә әфганчы-интернационалистлар оешмасы эшләп килә. Егетләр белән даими очрашып, бер-беребезгә кирәк чакта ярдәм итешеп торабыз. 15 нче февральдә  ел саен   очрашу – ул инде зур  традициягә әйләнде. Бу көнне без Әфганстанда һәлак булган иптәшләребезнең каберенә барабыз, чәчәкләр салабыз. Башка шәһәрдәге дусларыбыз белән дә аралашып, хәл белешеп,  шалтыратышып торабыз.  Еллар үзенекен итә, инде арабыздан киткән егетләребез дә шактый. Аларның гаиләләрен дә онытмыйбыз: кыен чакларда бер-беребезгә ярдәм итешәбез, алар яшәгән йортларга мемориаль такталар куябыз, авылларда һәйкәлләр ачыла. 

1989 ел. 15 февраль. Бу датада исән калганнар шатлыгы да, арабызда булмаганнарны искә алу моңсулыгы да бар...

Әхмәтшина (Калинина ) Лариса Михайловна, 

Минзәлә районы Иске Мәлкән авылы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: