Туганайлар

Президент эшенә бәяне кем бирә?

Менә 17 ел инде урта буын хәтеренә Пионерия көне булып кереп калган 19 май республикабызда Журналистлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн "Бәллүр каләм" журналистлар конкурсына йомгак ясап, "иң-иң" коллегаларыбызны билгеләү һәм хөрмәт күрсәтү, Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашып, республикада барган вакыйгаларга бергәләп бәя бирү кебек чаралар белән...

Менә 17 ел инде урта буын хәтеренә Пионерия көне булып кереп калган 19 май республикабызда Журналистлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн "Бәллүр каләм" журналистлар конкурсына йомгак ясап, "иң-иң" коллегаларыбызны билгеләү һәм хөрмәт күрсәтү, Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашып, республикада барган вакыйгаларга бергәләп бәя бирү кебек чаралар белән традициягә кереп китте инде. Быел исә журналистлар белән республикабызның Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов та очрашты. 20 майда "Пирамида" культура үзәгендә ике сәгатьтән артык барган очрашудан республикабызның йөзләгән матбугат чарасының вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Нургалиевич сорауларның берсен дә - җайлысын да, җайсызын да - җавапсыз калдырмады. Журналистларны политик, экономик мәсьәләләр дә, Россиянең, Татарстанның дөнья күләмендә тоткан урыны һәм халыкара мөнәсәбәтләр дә, республика, башкала тормышы да, Президент вазифаларын башкаручының шәхси тормышы да кызыксындырды.

Сорауларга аерым тукталмыйча, Рөстәм Нургалиевичның кайбер уй-фикерләре белән танышып үтик.

Соңгы 20 елда республика күләмендә ирешелгән уңышларга тукталсак, ул да булса экономик үсеш һәм стабильлек. Шулар белән беррәттән куярлык тагын бер казаныш - төрле диндәге һәм төрле милләттәге халыклар арасында яшәп килгән татулык.

Дөнья күләмендәге информацион кыр безнең илгә карата бер дә дустанә карашта түгел. Берни дә булмады, дип әйтү дөрес булмас иде. Шулай да, тагын да кыенрак булуы бик мөмкин иде. Кризис моментлары, акча җитмәүчелек үзен бик сиздерә. Шуңа күрә, экономиканы җанландырып җибәрергә кирәк. Бүгенге көндә республика үзенең проектлары өстендә эшли һәм үз алдына алган бурычларны үтәргә омтыла.

Татарстан - нефть ресурслары булган бай регионнарның берсе. Тик без чи нефтьне сатарга түгел, ә аны үзебездә эшкәртергә тиешбез. Республикада пластик, каучук җитештерелә, һәм без моны алга таба да үстерергә тиеш. Нефть чималы сатып алып, аны эшкәртеп саткан илләр мисалында, без бик тә отышлы хәлдә, чимал безнең үзебездә! Без шуның белән бәхетлебез!

2015 ел республикада парклар елы буларак билгеләп үтелә. Әйләнә-тирәне үзгәртеп кору теләге күптән туды. Кешеләргә ял итү өчен шартлар тудырырга, бербөтен система булдырырга кирәк. Моның өчен инвесторлар да, мөмкинлекләр дә бар. Парклар һәм скверлар программасы күп елларга исәпләнгән. Дөрес проектлаштырып, уңышлы итеп эшләтеп җибәрергә кирәк. Бер генә республика, регион да безнең кебек су ресурсларына бай түгел. Идел, Кама, Вятка, Зөя, Агыйдел, Казанның үзендә генә Казанка, Кабан күле бар - ә ял итәрлек бер генә урын да юк! Хәзер менә Казанка елга буйларын рәткә китерү башланды. Татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен елга буйларында пляжлар, ял итү урыннары булдырылырга тиеш.

Кадрлар сайлау бик тә җаваплы һәм катлаулы мәсьәлә, ди Рөстәм Нургалиевич. Гомумән алганда, сайлаган кадрлары ышанычын аклыйлар икән. Заманалар үзгәрү белән, таләпләр дә арта, кискенләшә бара. Вакыт узу белән, кешеләр дә үзгәрә, ди ул. Татарстанда үскән кадрларны Мәскәүдә дә бик теләп кабул итәләр. Россиянең иң яшь министры - Николай Никифоров - Татарстанда тәрбияләнгән кадр. Иң зур таләп - сайлаган җитәкченең намуслы, гадел булуы, дәүләт кесәсенә кермәве.

Үзенең эшен ул яхшы, кызыклы эш дип саный, һәм бик яратып башкара икән. Ә иң яхшы ял - өйдә, ди ул. Телефоныннан аерылырга ярамаса да, ул аңа ял итәргә комачауламый икән.

Соңгы араларда 17 яшьлек чечен кызы Луиза Гойлабиева белән 47 яшьлек полиция бүлеге җитәкчесе Нәҗүд Гучиловның шау-шулы туе аркасында килеп чыккан бәхәсләргә карата да үз фикерен белдерергә туры килде Рөстәм Нургалиевичка. "Мин хатыным белән ризамын. Ул бу мәсьәләгә кире карашта", - дип җавап бирде ул "Сез ике хатын алуга ничек карыйсыз?" - дигән сорауга.

Журналистлар белән мондый очрашулар бик кирәк, бу саф һава сулау белән бер, ди ул. Ник дигәндә, Президентның аралашуы күбрәк үзенең кул астында эшләгән кешеләр белән чикләнә. Республика башлыгы үзенең эшен җиренә җиткереп эшләргә бурычлы. Эш дәверендә дә хаталар да, җитешсезлекләр дә килеп чыгарга мөмкин. Ә менә эшләнгән эшләргә бәя бирү, объектив яктыртып бару - монысы инде журналистлар бурычы.

Людмила БЕЛОУСОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: