Туганайлар

Питрәчлеләр озак яшәү серен белә

Питрәчтәге "Кайгырту" социаль үзәге карамагындагылар Керәшен Сәрдәсе авылындагы туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды. Бу өлкәннәр өчен бер тапкыр гына үткәрелә торган вакытлы акция түгел, "Кайгырту" үзәге социаль туризм дигән яңа технологияне тормышка ашыра башлаган.

Юлда барганда өлкән яшьтәге ханымнар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашкан арада, "Кайгырту" социаль үзәге директоры урынбасары Флера Туркунова социаль үзәкнең эшчәнлеге һәм үзләренең яңа проектлары турында сөйләде.

- Өлкәннәр өчен хезмәт күрсәтүнең социаль туризм дигән яңа формасын уйлап таптык. Бу бик кызыклы һәм файдалы юнәлеш. Безнең пенсионерлар арасында кызыксынучан кешеләр бик күп, алар сәяхәт итәргә ярата, кая гына барсалар да, һәрвакыт үзләре өчен ниндидер яңалык ачалар, бу юнәлеш нәкъ менә алар өчен, - диде ул.

Керәшеннәрдә кабул ителгәнчә, музейда кунакларны ачык йөз белән җырлап каршы алдылар. "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбле дә очрашуларын музей бинасында үткәрә. Музейның төп экспозициясе керәшен халкының көнкүреше һәм мәдәнияте турында сөйли. Бина үзе дә бик зур тарихи кыйммәткә ия. Ике катлы әлеге йортны земство мәктәбе укытучысы, тугыз бала атасы Николай Максимов-Сердинский салган. Элек бу нигездә яшәгән кешеләр, аларның нәсел дәвачылары турында Питрәч туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков бик горурланып сөйләде. Бүгенге көндә биредә эшләүчеләрнең хезмәтләре бәяләп бетергесез. Бу нигездә белемгә, мәдәнияткә омтылган кешеләр яшәгән, аларның якты дөньядан китүләренә бик күп еллар узган, шулай да аларның йорты бүген дә халыкны мәдәни агарту миссиясен үтәвен дәвам итә.

- Бездәге бу байлык укытучы Анна Никифорова тырышлыгы белән тупланган. 1986 елда ул мәктәптә конкурс оештырган, шулай итеп мәктәп музееның беренче эспонатлары җыела башлаган. 2003 елда аны бу йортка күчерделәр һәм ул туган якны өйрәнү музее филиалы буларак эшли башлады, - дип сөйләде Олег Волков.

Күн авылыннан 45 еллык хезмәт стажы булган укытучы Светлана Гобәева бирегә инде күптәннән килергә хыялланган.

- "Кайгырту" социаль үзәге хезмәткәрләренең мондый сәяхәт оештыруларын белгәч, мин бик шатланып юлга җыендым. Максимовлар-Сердинскийлар нәселеннән булуым белән бик горурланам, - диде ул.

Музейда бик күп төр эш кораллары, кием-салым һәм көнкүреш предметлары, авыл халкының шәхси архивындагы истәлекле фотолар бар.

- Менә бу, 1910 елда басылып чыккан китап, минем өчен бик кадерле, аның буенча Казан үзәк керәшен-татар мәктәпләре укучылары укыган. Димәк, узган гасыр башында безнең милләткә белем биргән һәр укытучы бу китап белән таныш булган, аны кулында тоткан дигән сүз. Монда булган һәр нәрсә безнең өчен бик кадерле, һәм хәзер дә музей фонды даими тулыланып тора, - ди Олег Александрович.

Менә бүген дә бирегә килүчеләрнең берсе Ирина Никитина музейга гармун бүләк итәргә карар иткән.

- Мин рус кешесе, Әлбәден янында урнашкан Норма авылында тудым, без кечкенәдән үк керәшеннәр белән дус-тату булдык һәм хәтта туганлашырга да өлгердек. Туганнарымның берсе Әлбәден авылыннан Петр Баламыков бик изге күңелле кеше иде. Керәшеннәр аеруча киң күңелле халык бит, ничектер бер ул минем иремә гармун бүләк иткән иде. Һәм мин бик тә аны бу музейга тапшырырга телим, - ди Ирина Николаевна.

- Бүген мин бик күп уңай тәэсирләр алдым, яшьлегемне һәм балачагымны искә төшердем. Биредәге һәрбер экспонат минем тормышым турында да сөйли. Абыем һәм сеңлем туганда, миңа җиде яшь иде, мин аларны нәкъ шушындый бишектә тирбәтә, йоклата идем. Аның барлык бөтеркә бизәкләре минем өчен бик якын. "Кайгырту" социаль үзәгенә мондый хис-кичерешләр өчен зур рәхмәт, - ди ул.

- Мондый экскурсияләр безнең әбиләрне һәрвакыт шатландыра, ә шатлык - ул гомерне озынайтуның иң ышанычлы ысулларының берсе, - ди үзәкнең социаль эшләр буенча белгече туристларны озата килгән Гөлгенә Галиәхмәтова.

Ольга ШИПШОВА

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: