Туганайлар

Питрәч районының Әлбәден авылыннан чыккан галимнәр

Әлбәден авылы укытучысы Афанасий Филиппович Афансьев бу юнәлештә зур уңганлык күрсәтә һәм гаять якты эз калдыручыларның берсе була

Кызы Анна белән улы Александрга укытучылык белеме бирүгә ирешә.

Бу уңайдан Александр Афанасьевичның педагогик эшчәнлеге аеруча үрнәк булып тора. Александр Афанасьевич 1877 елда Әлбәден авылында укытучы гаиләсендә туа. Сәләнгештәге чиркәү мәхәлләсеннән соң, Казан укытучылар семинариясен тәмамлый. Соңыннан Саратов шәһәренә барып, шәһәр мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә эшләү өчен математика укытучылары хәзерләү семинариясендә белем ала. Златоуст, Уфа мәктәпләрендә укыта.

Керәшен егете булса да, аңа Уфа мәдрәсәләренең берсендә математика укытырга рөхсәт бирелә. Аннары шунда югары хатын-кызлар мәгариф училищесы директоры итеп билгеләнә.

Казанның Ксения хатын-кызлар гимназиясендә математика укытырга кайта. Керәшен Сәрдәсе авылында туып үскән Ольга Николаевна Максимова дигән укытучы кызга өйләнә.

Александр Афанасьевич Афанасьев гомеренең соңгы елларында Казан педагогия институтында “мәктәпләрдә математика укыту осталыгы” дәресләре алып бара, күпсанлы математик педагоглар тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Ольга һәм Александр Афанасьевлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнеп үсә: Мария, Агафангел, Анатолий, Раиса һәм Юрий. Алар барысы да югары белем алып чыгалар.

Агафангел –экономик фәннәр докторы, Казан финанс-экономика һәм Казан авиация институтлары профессорлары була.

Аның кызы –Раиса Александровна Афанасьева-Вәлишина Ленинград халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Казан финанс институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.

Раиса Александровнаның улы – Эдуард Салихович Вәлишин – медицина фәннәре докторы.

Кызы – Динә Салиховна Вәлишина  –медицина фәннәре кандидаты.

Укымышлы Афанасьевлвр династиясе дәвам итә.

Кызыл Яшьләр авылында аларның бакча йорты бар. Җәйләрен алар нарат урманы хозурлыгында ял итәләр. Раиса Александровна исә әле дә исән 93 яшьлек әби – бакча йортының төп хуҗасы. Балаларына һәм оныкларына хуҗалык эшләрендә булыша. Аларга әби-бабаларының ямьле Мишә буйларында үткән гыйбрәтле һәм үрнәк тормышы турында тәфсилләп сөйли.

Павел һәм Михаил Апушевларның “Питрәч  – безнең туган җир”китабыннан алынды.

 “Галимнәр токымы” хикәясе

"Питрәч - туган җирем" китабыннан

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: